Туган як

Эш юкмы, әллә эшләргә теләмиләрме?

Бу елның 1 августына алынган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә эш табу өчен 2105 кеше исәптә тора. Ә эш урыннарына 2037 вакансия бар. Аерма зур түгел шикелле: алты дистәдән артык кешегә генә эш урыннары җитмәс иде дә... Тик исәптә торучы эшсезләрнең күбесе беркемгә дә кирәксез юристлар, менеджерлар, бухгалтерлар, экономистлар...

Бу елның 1 августына алынган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә эш табу өчен 2105 кеше исәптә тора. Ә эш урыннарына 2037 вакансия бар. Аерма зур түгел шикелле: алты дистәдән артык кешегә генә эш урыннары җитмәс иде дә... Тик исәптә торучы эшсезләрнең күбесе беркемгә дә кирәксез юристлар, менеджерлар, бухгалтерлар, экономистлар булса, вакансияләр монтажчыларга, ремонтчыларга, слесарьларга, операторларга, токарьларга, балта осталарына һ.б. - барлыгы 1432 төрдәге эшче һөнәрләренә икән.

Бу саннарны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Камада уздырылган күчмә коллегия киңәшмәсендәге чыгышында китерде.
Сүз дә юк, хәзерге заманда эшкә урнашу, бигрәк тә яшьләр өчен, бик авыр. Инде күп мәртәбә кабатланса да, бу урында Совет чорының өстенлекләрен тагын бер мәртәбә әйтмичә калып булмастыр: бушлай уку, бернинди тоткарлыксыз эшкә урнашу, хезмәт баскычында күтәрелү, бушлай торак алу һ.б. шундый уңай яклар. Әнә шул чор белән чагыштырганда, хәзер яшьләрнең хәлләре, чыннан да, мактанырлык түгел. Аеруча кыен проблемаларның берсе - эшсезлек. Олы тормышка әле аяк кына баскан яшьләрнең эшкә урнаша алмавы - үзләре өчен дә, ата-аналарына да зур борчу, әлбәттә.
Ни өчен юк икән ул эш урыннары, дигән бик урынлы сорау туа. Әле 90нчы елларда без моның сәбәбен предприятиеләрнең банкротлыкка төшеп күпләп ябылуы белән аңлатыр идек. Чыннан да, андый чор булып алды, кечерәк предприятиеләрдән дистәләгән кешеләр кыскартылса, эрерәкләрендә йөзләрчә кешеләр эшсез калды. Инде, тора-бара, хәл яхшы якка үзгәрә башлады, предприятиеләрнең эшчәнлеге дә тотрыклыланды кебек. Тик андый заманнарда да без эшсезлекнең сәбәпләрен тиз таптык: завод-фабрикаларга заманча технологияләр үтеп кергәнлектән, күп җитештерелешле станок-лар берничә хезмәткәрне алмаштыра, дидек. Димәк, эшчеләрнең артыгы кирәк түгел. Инде бүгенге көннәргә килсәк, хәзер заманча технологияле предприятиеләр киңәя бара. Бездәге кебек химия заводлары шыплап тутырылган шәһәрдә бу аеруча күзгә ташлана. Көн туды исә яңа цех ачыла, ел туды исә яңа завод сафка баса. Димәк, эш урыннары җитәрлек - эшлә генә. Боларга сөенеп туя алмаслык та бит. Тик, шундый күп заводлар ачылуга карамастан, эш таба алмаучылар саны һаман кимеми, арта гына бара.
Хикмәт нәрсәдә? Әлеге хәлне кадрлар хәзерләүдә алып барыла торган вазгыятьнең дөрес булмавы белән аңлатырга була. Шуның аркасында илдә катлаулы проблема туган: икътисадчы, юрист, менеджер һ.б. шундый белгечләр буа буарлык, ә менә эшчеләр җитешми. Күрәсезме, нинди баш әйләндергеч, капма-каршылык килеп чыга: кешеләр эш таба алмыйлар, шул ук вакытта предприятиеләрдә эшләргә кеше юк. Болай барса, икътисад үсешен өйрәнүче белгечләр фаразлавынча, 2030 елларга Россиядә эшләүче кешеләр саны 12 процентка кыскарачак икән. Бу эшсезләр санын тагын да ишәйтәчәк. Чөнки эшләүчеләр саны кимү ул кешеләр саны кими дигән сүз түгел, алар эшләмәүчеләр исәбен тулыландырачаклар гына.
Кадрлар хәзерләү дигәннән, хәзерге заманда, гомумән, аның планлы рәвештә алып барылуына зур шик уяна. Узган гасырның ахырларында барлык шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә башкаладагы югары уку йортларының филиаллары ачылды, аларга өстәп, яңа уку йортлары барлыкка килде. Юк, ВУЗлар җитмәгәнлектән түгелдер. Совет чорында алар бармак белән генә санарлык булсалар да җитә иде бит. Ул чакларда укып бетергән кеше, шунда ук эшкә дә урнаша иде. Чөнки уку йортлары белән предприятиеләр һәм оешмалар тыгыз элемтәдә торып, кадрларны кирәк кадәр генә әзерләп чыгардылар. Ә хәзер исә «дипломлы белгеч» эш таба алмыйча интегә. Узган ел, мәсәлән, институт тәмамлаганнарның бары тик 68 проценты гына эшкә урнашкан. Шуңа да карамастан, яшьләр шул ук уку йортларына агылуларын дәвам итә. Ә җирле предприятиеләргә, оешмаларга нинди һөнәр кешеләре һәм күпме белгеч кирәклеге бөтенләй исәпкә алынмый. Шулай булмый хәле юк, хәзерге уку йортларының күбесендә белем бирү коммерциягә корылган. Калын кесәле кемсәләр базар шартларында белемнең дә (дөресрәге - диплом) акчага сатылганлыгын, ә акча булганда, белем сай булса да, диплом алырга мөмкин икәнлеген тиз шәйләделәр. Әнә шундыйлар диплом өчен күпме булса да акча түләргә риза. Шунлыктан, югары белем алу «мода»га әверелде. Ә базар мөнәсәбәтләре бары тик бер принципка нигезләнә: товарга ихтыяҗ бар икән, товары да, аны сатучысы да тиз табыла. Бу очракта диплом да товар буларак файдаланыла. Шуңа да, бездәге уку йортлары «эш биржасына чират торучы кадрлар» әзерләп чыгаруларын дәвам итәләр.
Түбән Камада промышленность предприятиеләренең 60 проценты эшче кадрларга кытлык кичерә икән. «Шин», «Нефтехим», «ТАИФ», «ТАНЕКО» - барысы да перспективалы эшчеләрне кайчан килсәләр дә, колач җәеп каршыларга әзерләр. Аларда хезмәт хаклары да яхшы, социаль ярдәм һәм яклау да гарантияләнә, яшьләргә эшләү һәм ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган - эшлә генә. Тик чынбарлык гел киресен күрсәтә. Яшьләр шундый мөмкинлекләрне теләмиләр. Чөнки күбесе матур киенеп, офисларда, зиннәтле өстәлләр артына утыруны кулай күрә.
Дөрес, бу проблема бер безнең шәһәрдә генә түгел, республика һәм бөтен ил күләмендә дә хәл шулай. Шушы көннәрдә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең Түбән Камада уздырылган киңәшмәсендә дә әлеге мәсьәлә тикшерелде. Эшче һәнәрләре дәрәҗәле булып исәпләнгән һәм һәрбер кеше эш белән тәэмин ителгән совет чорында яшь кешегә һәнәр сайлауда мәктәптә үк юнәлеш бирелде. Укып чыккач кая барасын чыгарылыш укучылары яхшы беләләр иде. Бәлки, шул тәрбия ысулларының нәтиҗәлерәкләрен кабат яңартырга кирәктер?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: