Туган як

Елъязмачы Һәдия апа

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Һәдия Хәбибуллинаның «Яшьлегемә кайтып барыш» дигән җиденче китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Анда укучылар, җәмәгать оешмасы вәкилләре, китапханәчеләр, Аксакаллар шурасы әгъзалары, гомумән, авторның иҗатын якын итүчеләр һәм шәһәребез тарихы, аның танылган шәхесләре белән кызыксынучылар килгән иде. Бүлмә түрендәге өстәл янында утыручы Һәдия апага күз салам....

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Һәдия Хәбибуллинаның «Яшьлегемә кайтып барыш» дигән җиденче китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Анда укучылар, җәмәгать оешмасы вәкилләре, китапханәчеләр, Аксакаллар шурасы әгъзалары, гомумән, авторның иҗатын якын итүчеләр һәм шәһәребез тарихы, аның танылган шәхесләре белән кызыксынучылар килгән иде.
Бүлмә түрендәге өстәл янында утыручы Һәдия апага күз салам. Аннан күңелләргә тынычлык бирә торган җылы яктылык бөркелә сыман. Юк, ак төсләрдән киенгәне өчен генә түгел. Карашы ук нурлы шул Һәдия апаның. Озын һәм катлаулы тормыш юлы узган бу өлкән кешегә карыйм да: «Йә Раббым, шушы кечкенә генә гәүдәле кеше, шундый зур эшләр башкарырга каян көч ала икән?» - дип уйлап куям. Чыннан да, мондый китаплар язу өчен яшьләр көнләшерлек үҗәтлек, үз-үзеңә таләпчәнлек, шул ук вакытта зур сабырлык та кирәктер! Башкаларга үрнәк булырлык сабырлык өлгесе! Чөнки аның китапларында уйлап табылган әдәби геройлар түгел, арабызда яшәүче яисә яшәгән кешеләр тормышы сурәтләнә. Ә бит аларны язу өчен эзләнергә, мәгълүмат тупларга, хәтер сандыгын актарырга, кешеләр белән әңгәмәләр үткәрергә кирәк...
Җиде китап! Әле китаплары да нинди бит: аларда шәһәребезнең илле еллык тарихы. Түбән Кама-ның танылган шәхесләре турында да шактый мәгълүмат бар. Бер китабында ул: «Минем язмаларның геройлары - эш-гамәлләре, уй-фикерләре белән батырларга тиң кешеләр турында», - дип яза. Әлеге кичәдә дә Һәдия Хәбибуллинаның үзенә сүз бирелгәч: «Бу китабымны чордашларыма, Чулман буенда гүзәл Түбән Кама шәһәрен төзүче батыр йөрәкле кыю замандашларыма, алар үрнәгендә хәзерге көннәрдә яңа производстволар башында торучы тәвәккәл, акыллы һәм тырыш яшьләргә багышладым», - диде.
Һәдия апаның китапларына
тулы бер предприятиенең, халык
хуҗалыгы тармагының яисә иҗтимагый оешманың тарихы сыеп беткән. Автор китап-ларында шул өлкәдә эшләгән шәхесләр турында да үз фикерен белдергән. Һәм, гадәттә, ул аларның башкарган эшләрен санап чыгу, рәсми характеристикасыннан өземтәләр китерү белән генә чикләнеп калмый, эшчәнлек барышында килеп туган теге яки бу катлаулы хәлдән чыгу өчен ныклы карарга килү сәләтенә ия булуын мисалларда күрсәтә. Һәм укучыны да шуңа ышандыра. Шулай булмый мөмкин түгел: гомере буе кешеләр белән эшләгән, башта укытучы, методист, аннан соң партия линиясе буенча җаваплы вазыйфалар башкарган шәхес буларак, ул үз алдына куйган максатына хилафлык китерми: кешеләргә карата гадел, туры сүзле, һәркемгә игътибарлы, намуслы булып кала.
Һәдия апа Хәбибуллина Түбән Камага - үзе язганча «гүзәл Аккала»га - килеп, шәһәр партия комитетында 8 ел эшләп тәҗрибә туплагач, аны тагын да җаваплырак эшкә җибәрәләр. 1980 елда «Шин» производство берләшмәсе партия комитетына да райком хокукы бирелгәнлектән, берничә партия хезмәткәрен шунда партия эшчәнлеген оештырып җибәрү эшенә билгелиләр. Ул анда лаеклы
ялга чыкканчы хезмәт куя. Бәлки шуңадыр, бу чор Һәдия апаның гомер юлында иң әһәмиятле урынны били. Аның күпчелек ки-
тапларында да чагылыш таба. «Шин» берләшмәсенең парткомына партучет секторы мөдире итеп билгеләнгән беренче көнен-нән башлап, һәр көнен, атнасын, аен, елын елъязма итеп, китап-ларына керткән Һәдия апа. Әле алай гына түгел, хәзерге көндә зур комплекс булып әверелгән шин җитештерү заводларның бүгенгесе дә аның язмаларында чагылыш таба. Шулай ук әлегә кадәр бер китапта да басылмаган фоторәсемнәр дә урын алган аларда.
«Яшьлегемә кайтып барыш» дигән китабының тагын бер үзенчәлекле ягы бар: автор анда китапханәчеләр эшенә киң урын биргән. Китап турында сүз алып барганда, китапка якын торган һөнәр ияләре - китапханәчеләр турында онытып җибәрәбез кайчак. Химиклар, төзүчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башка һөнәр ияләре мактала, ә шул ук китапны кешеләргә җиткерүче китапханәчеләр читтә кала. Ләкин Һәдия апа бу якны да онытмаган. Әлеге китабында шушы мактаулы һөнәр ияләре эшчәнлегенә багышланган күпсанлы язмаларында ул аларга дан җырлый. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында күп еллар методист-библиограф булып эшләгән Рәмзия Камбиева, балалар үзәк китапханәсе мөдире Римма Хәсәнова һәм, әлбәттә, җирле авторларның да, инде популярлык казанган язучыларның да китапларын «табадан төшүгә» үк халыкка җиткерүдә үзләреннән зур өлеш керткән Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина чыгышларында да нәкъ менә шушы фикерне ассызыкладылар. Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин китапның тәрбияви әһәмияте турында да әйтеп узды.
Фәрит ИМАМОВ.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: