Туган як

Электрны өзәчәкләр

Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б. ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, Түбән Кама шәһәрендә һәм кайбер авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.

3 апрельдә 9.00-16.00 сәгатьтә Химиклар урамындагы 30 нчы, 30а, 32 нче; Корабельная урамындагы 24 нче, 26 нчы, 28 нче йортларда ут булмаячак. Районда 3 апрельдә 9.00-17.00 сәгатьтә Прости (1 нче Кыр ур., 3 нче Кыр ур., Урман ур.), Актүбә; 4 апрельдә Прости (1 нче Кыр ур., 3 нче Кыр ур., Урман ур.), Самоновка, Оша, Первомайский, Камский; 5  апрельдә  Прости (1 нче Кыр ур., 3 нче Кыр ур., Урман ур.) авыллары утсыз калачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: