Туган як

Дуслык белән көчле без!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шушы уңайдан шәһәребезнең Халык иҗаты йортында зур бәйрәм чарасы булып узды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долатказина бәйрәмгә килүчеләрне котлап әйткән җылы сүзләреннән соң, милли-мәдәни оешмалар вәкилләренә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Күп милләтле Түбән Кама өчен бу бәйрәм аеруча мөһим. Чөнки шәһәргә нигез салынганда, комсомол юлламасы буенча Советлар Союзының барлык почмакларыннан төрле һөнәр ияләре, милләт вәкилләре килеп, монда төпләнеп калды. Инде менә ярты гасырдан артык вакыт узып та киткән, кайчандыр яшь кызлар-егетләр булып «пятачок»ларда күңел ачып, кунакка йөрешкән апа-абыйларның балалары һәм оныклары үзара аралашып, дус тату яши. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны, керәшеннәрнең Питрауын, русларның Раштуасын бәйрәм иткәндә милләткә бүлеп карау юк – рәхәтләнеп бергә күңел ача түбәнкамалылар.
Моннан биш ел элек барлык милләт вәкилләрен бер түбә астына туплап, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Монда рус, украин, керәшен, башкорт, чуваш, әзербайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк һәм башка милли-мәдәни оешмалары тупланды. Һәр диаспорага милләттәшләрен ачыклап, бергә җыю өчен уңай шартлар тудырылды. Тиз арада Халыклар дуслыгы йорты шәһәрдәшләр арасында популярлык казанды. 4 ноябрьдә шул милли-мәдәни оешмалар Халык иҗаты йортында Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәргә бар түбәнкамалыларны да дәштеләр.
Көндезге ике тулганны да көтмичә, түбәнкамалылар бәйрәмгә агылды. Фойеда аларны төрле милләт вәкилләре әзерләгән күргәзмә һәм җырлы-биюле тамаша каршы алды. Теләсәң фотога төшәсең, теләсәң – кушылып җыр сузасың, тыпырдап биеп аласың. Сәгать өчтә бәйрәм зур залга күчте. Сәхнәдә татар, рус, керәшен, башкорт, украин көйләре яңгырады, биючеләр табан асларыннан ут чыгарып биеделәр. Тамашачылар да битараф калмады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Шәһәребездә төрле милләтләрнең үзара дус яшәвен раслагандай, залда алма төшәр урын да юк иде. Ике сәгать буе барган тамашаны залдагылар тын да алмый карап утырдылар.
«Дуслык» төшенчәсен сабыйлар балалар бакчасыннан ук белә. Төркемдәшләре белән, сортларга аермыйча, һәркайсы дус-тату уйный, аралаша, егылса – торырга кулын бирә. Балаларыбыз үсеп буй җиткәч, мәктәптә, югары уку йортларында, мөстәкыйль тормышка аяк баскач та, шулай бердәм булсыннар иде. Бөтендөнья Татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев әйтмешли: «Безнең үзара бүлешер нәрсәбез юк».
Себеркедәге бер чыбыкны аерып, бик тиз генә сындырып булса да, бар чыбыкларын бер юлы сындыруы ай-һай. Киләчәктә дә, «олы ага», «кече ага» сортларына бүленмичә үзара ярдәмләшеп, һәр милләт вәкиленә хөрмәт белән карап, дус-тату яшәргә язсын иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Алмаз Фәттахов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: