Туган як

Дуслыкка ни җитә!

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 35нче лицеенда «Халыклар дуслыгы» фестиваленең финал конкурсы булып үтте. Лицей директоры Гүзәлия Зыятдинова оештырган бу чараны без, аксакаллар исебез-акылыбыз китеп карап утырдык. Шушы кадәр катлаулы, зәвыклы тамашаны оештырырга күпме көч һәм хезмәт сарыф ителгәнен укытучылар, класс җитәкчеләре, укучыларның әти-әниләре үзләре генә беләдер. Конкурста катнашучы укучылар барысы да...

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 35нче лицеенда «Халыклар дуслыгы» фестиваленең финал конкурсы булып үтте.
Лицей директоры Гүзәлия Зыятдинова оештырган бу чараны без, аксакаллар исебез-акылыбыз китеп карап утырдык. Шушы кадәр катлаулы, зәвыклы тамашаны оештырырга күпме көч һәм хезмәт сарыф ителгәнен укытучылар, класс җитәкчеләре, укучыларның әти-әниләре үзләре генә беләдер. Конкурста катнашучы укучылар барысы да күз явын алырлык милли киемнәрдән. Аларны табарга да, тектерергә дә кирәк бит әле! Монда укучыларның ата-аналарының ярдәме бик ачык күренә, рәхмәт аларга.
Чыннан да бу лицейда инде менә ничә еллар «Халыклар дуслыгы» фестивале уздырыла. Биредә 12 милләттән булган укучылар, бер гаилә кебек дус-тату булып, бер-берсен хөрмәт итеп белем алалар.
Конкурста 14 команда рус, татар, мордва, таҗик, украин, чуваш, әрмән, башкорт, керәшен, грузин, мари, удмурт, осетин, үзбәк халыкларының гореф-гадәтләрен милли киемнәр, шигырьләр, җырлар, биюләр аша тамашачылар күңеленә үтемле итеп җиткереләр. Шигырьләрнең һәм җырларның күпчелеге милли телдә башкарылды, биюләр турында әйтеп тә торасы юк инде.
Әгәр тарихка күз салсак, халыклар дуслыгының әһәмиятен, аның нинди зур көчкә ия икәнен бик ачык аңлыйсың. Немец илбасарлары илебезгә басып кергәндә, СССР дип аталган бөек дәүләт күп төрле милләт вәкилләрен берләштергән республикалардан тора иде. Немец фашистлары идеологлары бу республикалар таркалыр, көчле немец армиясенә каршы тора алмас, дигән өмет белән, тиз генә илебезне яулап алырга теләделәр. Ләкин алар ялгышты.
Кызганычка каршы, узган гасырның туксанынчы елларында, барыбызга да билгеле булган «акыллы башлы» түрәләр, илне үзгәртеп корабыз дип, фашистлар тарката алмаган, СССР дип аталган бөек дәүләтне сугышсыз-нисез генә таркаттылар. Шуңа да карамастан, халыклар дуслыгы үз әһәмиятен югалтмады.
Бүгенге көндә шәһә-ребездә күп төрле милләт вәкилләре яши, эшли һәм иҗат итә. Шәһәребез җитәкчеләре халыклар дуслыгын ныгытуга аерым игътибар бирәләр. Моннан ике ел элек ачылган Халыклар дуслыгы йорты - моңа ачык дәлил.
Йомгаклап шуны әйтәм: 35нче лицей коллективын бүгенге көндә ата-бабаларыздан калган мирасыбызны дәвам итүчеләр, дияргә була.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: