Туган як

Дуңгызларның африка чумасынан ничек сакланырга?

Түбән Кама - куркыныч зонада Норлат районында дуңгызларның африка чумасы белән авыру очрагы турында узган атнада билгеле булды. Лаборатория тикшеренүләре күрсәткәнчә, әлеге вирус белән Сосновка авылында бер шәхси хуҗалыктагы дуңгызның авыруы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның тугыз районында - Норлат районы җирлегендә һәм, шулай ук, беренче һәм икенче куркыныч зоналарда катгый...

Түбән Кама - куркыныч зонада
Норлат районында дуңгызларның африка чумасы белән авыру очрагы турында узган атнада билгеле булды. Лаборатория тикшеренүләре күрсәткәнчә, әлеге вирус белән Сосновка авылында бер шәхси хуҗалыктагы дуңгызның авыруы ачыкланган.
Шулай итеп, Татарстанның тугыз районында - Норлат районы җирлегендә һәм, шулай ук, беренче һәм икенче куркыныч зоналарда катгый карантин игълан ителде. Беренче куркыныч зонага Норлат районының Сосновка (чыганак), Елаур, Чуаш Тимерлеге, Рождественский, Стекольный, Петровский, Кирпичное бистәләре керә. Икенче куркыныч зонага Аксубай, Алексеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чирмешән, Чистай муниципаль районнары кергән. Биредә хәзер тәүлек буе ветеринария һәм полиция хезмәткәрләре кизү тора. Димәк, әлеге территорияләрдән дуңгызларны һәм аларның итеннән җитештерелгән продукцияне чыгарырга ярамый.
Ветеринария табиблары сүзлә-ренә караганда, дуңгызларның африка чумасы кеше өчен куркыныч түгел, ләкин республикабызга ул шактый икътисадый зыян сала. Шулай итеп, каратин чарасы буларак, Татарстанда 450гә якын баш дуңгыз юк ителгән. Берече чиратта, фермерлар һәм хайваннарны үзләренә итлек өчен генә асраган кешеләр дә шактый зур зыян күрде.
Кабан дуңгызлары да авырый...
Дуңгызларның африка чумасы темасы Түбән Камада узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышының төп мәсъәләсе булды. Ашыгыч рә-вештә җыелган киңәшмәгә ветеринарларны гына түгел, полиция хезмәткәрләрен, авыл хуҗалыгы башлыкларын, хәтта аучыларны да чакырганнар иде. Билгеле: кабан дуңгызлары африка чумасы вирусына бирешүчән. Аларның даими рәвештә күчеп йөрүләре аркасында, соңгы берничә ай эчендә Россиядә йөзләрчә дуңгызларның авыру очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә кабаннарны ату (аулау), аларның торак пунктлар янына якын килүләрен булдырмау мәсьәләсе шактый кискен тора. Хайваннарны суеп, калдыкларын ташлаганда да, шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.
-Билгеле: чума вирусын кыргый кабаннар гына түгел, йорт дуңгызлары да тарата, - дип белдерде хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау идарәсенең район бүлеге начальнигы Эдуард Иванов. - Хәтта кеше дә әлеге вирусны таратырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, итне перчатка киеп турарга һәм целлофан пакетларга тутырырга кирәк. Тирене утилизацияләү кагыйдәләрен дә төгәл үтәү зарур - аны яндырырга яки үләксә базына күмеп куярга кирәк. Вирусның өске һәм аяк киемендә дә саклана алуын онытырга ярамый.
Әлеге авыру аеруча тиз тарала, хайваннарның үлеменә китерә, өстәвенә, африка чумасыннан махсус вакцина да юк.
Комиссия утырышында Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов барлык структураларны һәм авыл хуҗалыгы башлыкларын шәхси хуҗалыкларда барлык дуңгыз башын классик чума авыруыннан тулысынча вакцинацияләүне тәэмин итәргә кирәклеген белдерде.
Терлекләрне чикләү
Комиссия утырышында райондагы барлык дуңгызларны тагын бер мәртәбә санап чыгарга карар кабул ителде. Альфред Галим улы сүзләренә караганда, җәй көне узган авыл хуҗалыгындагы терлекләр санын исәпкә алу буенча, районда яшәүчеләрнең барысы да хуҗалыкларындагы дуңгыз санын төгәл белдермәгән. Дуңгыз башының санын төгәл белү, беренче чиратта, Түбән Камада узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә зарарлы ит сатуны булдырмас өчен кирәк. Шәһәребездә Норлат һәм аның белән чиктәш районнардан китерелгән дуңгыз итен сату катгый рәвештә тыелган, әмма дә ләкин бөлгенлек чигендә калган җитештерүчеләр барыбер үз продукцияләрен сатырга омтылачаклар. Дуңгызларның төгәл санын белү - мондый очракларны булдырмас өчен кирәк.
Терлекләрне чикләү, ветеринария табиблары фикеренчә, куркыныч вирусның таралуын кисәтергә ярдәм итәчәк. Хәзердән башлап хуҗалары дуңгызларын бары тик ышанычлы итеп ябылган урында гына асрарга тиешләр, югыйсә аларга зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Дуңгызларны хәтта ишегалдына да чыгарырга ярамый.Әлеге гадәттән тыш хәл кысаларында кисәтү яки аңлату максаты белән әңгәмә үткәрү кебек чаралар кулланылмаячак.
Дуңгызларның африка чумасы белән авыруның төп билгеләре:
- дуңгызның тән температурасы 42 градуска кадәр күтәрелә;
- сулыш алуы авырая, тыны кысыла;
- хайван хәлсезләнә: аякка көч-хәл белән баса һәм бик тиз арый;
- кәефе төшә;
- терлекнең тиресендә кызгылт-шәмәхә төстәге таплар барлыкка килә, корсакларында, колакларында, ботларының эчке якларында кан саву күзәтелә;
- дуңгызның тәне урыны-урыны белән үлекли һәм җәрәхәтләнә;
- ризык эшкәртү системасының эшчәнлеге бозыла, һәм нәтиҗә буларак, хайванның эче китә яки, киресенчә, эче ката;
- аппетиты югала, эчәсе килү теләге көчәя;
- күзләре эреннли;
- хайван аягында басып тора алмый, егыла;
- нерв өзлегүләре күзәтелә, паралич сугарга мөмкин.
Материал Татарстан Республикасы ветеринария баш идарәсенең Түбән Камадагы бүлеге мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: