Туган як

Дәрәҗәсен төшермик

Гадәтләрнең төрлесе була: күркәмнәре яки ямьсезләре, яхшылары яки яманнары. Кайвакыт гел яхшы кебек булган гадәт тә милли гореф-гадәтләргә, йолаларга каршы килә. Хәтта бер сүзне еш кабатлау, ул яхшы сүз булса да - туйдыра. Соңгы вакытта яшәешебезгә бер тискәре күренеш үтеп керде. «Изге» дигән сүзне кирәксә дә, кирәкмәсә дә еш куллана...

Гадәтләрнең төрлесе була: күркәмнәре яки ямьсезләре, яхшылары яки яманнары. Кайвакыт гел яхшы кебек булган гадәт тә милли гореф-гадәтләргә, йолаларга каршы килә. Хәтта бер сүзне еш кабатлау, ул яхшы сүз булса да - туйдыра.
Соңгы вакытта яшәешебезгә бер тискәре күренеш үтеп керде. «Изге» дигән сүзне кирәксә дә, кирәкмәсә дә еш куллана башладык бит, җәмәгать. Ул «Изге чишмә»ләрне генә алыйк. Рес-публикабызда гына да аларның исәбе-саны юктыр. Авыл саен бер яки ике «Изге чишмә» бар. Дөрес, «изге» начар сүз түгел дә... Ләкин күп ашасаң, тәмле әйбер дә туйдыра дигәндәй, күп куллана башласаң, ул сүзнең дә дәрәҗәсе төшә бит.
Сүз дә юк, су - яшәү чыганагы, ансыз торып булмый. Шулай булгач, аның кыйммәте дә әйтеп бетергесез. Ләкин шул сәбәпле генә күп чишмәләрне «изге» дип атау дөресме? Ниндидер әйберләргә, күренешләргә табынуга, мәҗүсилеккә якынаю булмасмы? Бу хәл мине бик борчый. Күңелем белән «изге» сүзендә ниндидер илаһи төсмер тоя торган кеше буларак, урынсыз куллану, сүзнең дәрәҗәсен төшерә, көчен киметә, дип уйлыйм. Шуңа күрә, чишмәләрне «изге» дип атауны халык фикерен өйрәнеп, яки дин оешмалары белән килешенеп, билгеле бер кагыйдәләр буенча башкару зарур. Теләсә кем, үз белдеге белән, чишмәне «Изге» дип атап, соңыннан аның халык арасында, чыннан да, изге дип кереп китүе, хәтта аңа табына башлау бернинди кысаларга да сыймый, минемчә.
Табыну дигәннән, шул ук чишмәләр янында агачларга кулъяулыктыр, чүпрәк-чапрак кисәкләредер элү, шулай ук, безнең милли йолаларыбызга килешә торган нәрсә түгел.
Тагын бер нәрсә күңелне борчый. Чишмәләр бит алар табигый байлык, кешегә табигать биргән нигъмәт диикме. Ул берничек тә аерым бер кешенеке, аерым милләтнеке яисә диннеке була алмый. Хәзерге вакытта чишмәләр янына аерым диннәрнең билгеләрен куеп (яисә тирәсенә дингә кагылышлы корылмалар төзеп), аны Аллаһка табыну урыны итәргә маташучыларга гаҗәпләнәм. Бу Аллаһка түгел, чишмәгә табыну кебегрәк килеп чыга бит, җәмәгать. Су чыганагы - ул сусауны басу урыны. Алардан яшәү көче алабыз. Аны хосусыйлаштырырга кирәк түгел. Ә инде яхшылык кылу максаты белән, кайсыдыр берәр оешма чишмә тирәсен төзекләндерүне, чистартуны, яхшы хәлдә тотуны үз өстенә ала икән, анысы бары тик мактауга гына лаек, әлбәттә. Ә суны файдалану барлык кеше өчен тигез булырга тиеш...
Тагын бер нәрсәне әйтеп узасым килә: «Изге Болгар шәһәре» дип әйтү дөресме? Бу хакта газета битләрендә күп бәхәсләр укырга туры килде. Белүемчә, дин әһелләре дә аны бөтенләй «изгеләштереп» бетерү ягында түгел. Үзем дә «Шәһри Болгар», «Бөек Болгар» яисә «тарихи Болгар шәһәре» дип кенә калдыру дөрестер дип уйлыйм. Безнең өчен Аллаһ һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) исемнәре белән бәйле хаҗ кыла торган изге урын да бик җиткән. Ә менә Болгарны Изге дип атап, анда барып мәҗүсиләрчә һәр ташка табыну, аларны сыйпау, хәтта үбү - анысы, гафу итегез, безнең динебезгә һәм гореф-гадәтебезгә туры килә торган гамәл түгелдер. Теге яки бу нәрсәгә булган хөрмәтебезне без башкача юллар белән дә белдерә алабыз, ләбаса.
Әйтәсе килгән фикерем шул: «изге» сүзен кирәксә дә, кирәкмәсә дә кулланмаска, игътибарлырак булырга, ә инде аннан башка һич барып чыгарлык түгел икән, моны дин белгечләре тәкъдиме белән, халык фикеренә дә колак салып, билгеле бер кагыйдәләрен булдырып, шулар нигезендә эшләргә кирәктер.
Зирәк ШИҺАПОВ,
Түбән Кама аксакаллар
шурасы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: