Туган як

Дөрес сөйләшәбезме?

Мин авылда туып-үсеп, гомер буе авылда яшәгән төрле буын кешеләре белән дә, шәһәр татарлары белән дә аралашам. Арада эшчеләр, укытучылар, журналистлар, язучылар һ.б. һөнәр ияләре бар. Төрле темаларга сөйләшәбез, шул исәптән, сәламәт-лек турында да. Бер-сеннән дә «хастаханәдә ятып чыгарга туры килде», «сырхауханәдә чират зур иде», «шифаханәдә ял итеп кайттым», «даруханәдә...

Мин авылда туып-үсеп, гомер буе авылда яшәгән төрле буын кешеләре белән дә, шәһәр татарлары белән дә аралашам.
Арада эшчеләр, укытучылар, журналистлар, язучылар һ.б. һөнәр ияләре бар. Төрле темаларга сөйләшәбез, шул исәптән, сәламәт-лек турында да. Бер-сеннән дә «хастаханәдә ятып чыгарга туры килде», «сырхауханәдә чират зур иде», «шифаханәдә ял итеп кайттым», «даруханәдә дарулар бигрәк кыйбат» кебек сүзләр ишетергә туры килгәне юк. Алар больницада яталар, поликлиникада чиратта утыргалыйлар, җай килсә, санаторийда ял итеп кайтырга мөмкиннәр, аптекадан дару алалар.
Шулай дип сөйләшәләр. Әлбәттә, язмабызда аерып күрсәтелгән сүзләр татар теленең сүзлек составында бар һәм урыны белән, әйтик, газета битләрендә, элмә такталарда алар кулланыла да. Еш кына хаталар белән яки урынлы-урынсыз. Бигрәк тә хастаханә, сырхауханә, шифаханә сүзләрен дөрес кулланмау очрый. Аларны дөрес куллану өчен хаста, сырхау, шифа сүзләренең мәгънәләрен белергә кирәк. Хаста да, сырхау да - авыру (чирле) сүзенең синонимнары. Ләкин авыру белән авыру арасында аерма була. Нык авырып, урында ятарга мәҗбүр булганда хаста диләр. Хаста кешегә даими ярдәм, белгечләр дәвалавы кирәк. Андыйларны, гадәттә, хастаханәгә, ягъни больницага салалар. Сырхау кеше врачлар киңәшен тотып, аларга күренгәләп торып, алар билгеләгән даруларны кулланып, үзе дә дәваланырга мөмкин. Сырхау сүзенең мәгънәсе рус телендәге недомогание сүзенә туры килә.
Бу очракта ул сырхауханәгә, ягъни поликлиникага барып йөри. Ә шифа сәламәтлеккә файда дигән сүз. Сәламәтлекне ныгытыр өчен, шифа-ханәгә барып кайтырга була. Ягъни санаторийга.
Газеталарда авыруларны яки һәлакәткә юлыгучыларны район үзәк шифаханәсенә китерүләре турында хәбәрләр очрый. Район үзәк хаста-ханәләре була. Төгәл белмәгәч, больница дип кенә язарга кирәк. Күп дистә еллар актив кулланылышта булган больница, поликлиника, класс һ.б. сүзләр татар теленең сүзлек составыннан чыгарып ташланмаган бит. Аларның мәгънәсен һәр татар кешесе аңлый һәм сөйләмдә куллана, ул сүзләр татар теле кагыйдәләре буенча килеш, тартым, сан белән төрләнә.
Гөлфәния НӘҖМИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: