Туган як

Дөрес сөйләшәбезме?

-чы, -че кушымчасы нинди сүз ясый? «...Люба белән без уку алдынгыларының район слетында таныштык. Җиденче классны (кичерегез, сыйныф дия алмыйм, без укыган дәреслекләрдәге «сыйнфый дошманнар»ны хәтерләтә) тәмамлаган чак», - дип яза Камил Кәримов «Тургайлы болытлар» романында. Сыйныф сүзе бүген күбрәк рус мәктәп-ләрендә, анда да рус төркемнәрендәге татар теле дәресләрендә кулланыла....

-чы, -че кушымчасы нинди сүз ясый?
«...Люба белән без уку алдынгыларының район слетында таныштык. Җиденче классны (кичерегез, сыйныф дия алмыйм, без укыган дәреслекләрдәге «сыйнфый дошманнар»ны хәтерләтә) тәмамлаган чак», - дип яза Камил Кәримов «Тургайлы болытлар» романында.
Сыйныф сүзе бүген күбрәк рус мәктәп-ләрендә, анда да рус төркемнәрендәге татар теле дәресләрендә кулланыла. Мәсәлән, болайрак: «Бигрәк яратам инде шул 9нчы Б классын. Хәзер шул класста дәресем була әле», - дип сөйли татар теле укытучысы. Шулай сөйләшкән укытучы класска керә дә, рус балалары белән татар теле дәресе үткәрә. Исәнләшеп, хәлләрне, кәефләрне сорашкач, «Бүген сыйныфта кем кизү?», «Сыйныфта кемнәр юк?» һ.б. шундый сорауларга җавап алына, тактага һәм дәфтәрләргә «Сыйныф эше» дип язып куела. Шулай ук ел фасылы, һава торышы белән бәйле сөйләшүләр булып ала. Алар өйрәнелгән сөйләм берәмлекләрен ныгыту өчен кирәк. Аннары дәрес, темага бәйле рәвештә, үз җае белән дәвам итә, төгәлләнә. Сыйныфта дәрес беткәч, укытучы үзе яраткан 9нчы Б классы белән саубуллашып чыгып китә.
Мәктәпне тәмамлавыма 30 ел була. Класс җитәкчесе, классташ дип сөйләштек. Хәзер дә очрашкалыйбыз, шулай сөйләшәбез. Безнең әти-әниләр, 70 яшьтән узган авыл кешеләре дә, шулай сөйләшә. Гомумән, авылда сыйныф дип әйткәннәрен ишеткәнем дә юк.
Радиодан гаять сәнгатьле интонация белән һава торышы турында хәбәр итәләр: «Көндез - 5-7, төнлә белән 9-11 градус салкын булачак». Көндез һәм төнлә сүзләре - вакыт рәвешләре. Ни өчен төнлә сүзе янына белән бәйлеген өстәргә кирәк - аңламыйм. Көндез белән, былтыр белән дип әйтмибез, ләбаса. Төнлә белән дип әйтү дә дөрес түгел. Әлбәттә, белән сүзе вакыт мәгънәсен белдерү өчен кулланыла, ләкин исемнәр, исем фигыльләр янында. Мәсәлән, кич белән, кайту белән һ.б. Татар радиоларында орфоэпик нормалар еш бозыла, алып баручылар үз сөйләмнәренең стилистик ягына булса да игътибар итсеннәр иде.
Соңгы вакытларда матбугатта сердәшче дигән сүз күренгәли башлады. Авылдаш (бер авылдан, ягъни авыллары уртак), бүлмәдәш (бүлмәләре уртак), сердәш (серләре уртак) сүзләре бар. Ә -чы,-че кушымчалары һөнәрне, эшчәнлек төрен күрсәтә торган сүзләр ясый. Тәрбияче, игенче, сатучы һ.б. Сер-дәшче кем була микән?
Сөйләмдәге хаталарны тикшерү кемнәргәдер бик вакчыллану булып тоелырга да мөмкин. Татарча сөйләшәбез - бик яхшы, диярләр. Әлбәттә, яхшы. Ә газета-журналлар, радио һәм телевидение теле - ул инде гади сөйләм стиле генә түгел. Аларга таләп зуррак, чөнки алар зур аудитория - укучылар, тыңлаучылар белән эшли.
Гөлфәния НӘҖМИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: