Туган як

Догалары үлемнән калкан булгандыр

- Сәлам, күрше! - Салих абый шул рәвешле урамдашын сәламли. - Үзеңә дә, Салих абый! Ни хәлләрдә яшәп ятыш? - дип җавап бирәләр аңа. - Бар да яхшы... - Аның сүзләрен җил бөтен урамга тарата. Чынлыкта аның исеме Минсалих, авылдашлары: «Салих абый», - дип эндәшә. Хөрмәтле кеше ул - авылның...

- Сәлам, күрше! - Салих абый шул рәвешле урамдашын сәламли.
- Үзеңә дә, Салих абый! Ни хәлләрдә яшәп ятыш? - дип җавап бирәләр аңа.
- Бар да яхшы... - Аның сүзләрен җил бөтен урамга тарата.
Чынлыкта аның исеме Минсалих, авылдашлары: «Салих абый», - дип эндәшә.
Хөрмәтле кеше ул - авылның иң өлкәне, Бөек Ватан сугышы ветераны, җор, тапкыр телле, ярдәмчел, ипле, сабыр. Мәчет төзүне оештыручы, шактый еллар аның имамы булып торган мәрхәмәтле авыл карты. Балаларында бары тик күркәм сыйфатлар тәрбияләгән, 97 яшендә дә аларның киңәшчесе булган яраткан әти. Сугыштан соңгы елларның авырлыгын бергә күтәргән, озак еллар яшәгән хатыны Нурҗамал апаның сөекле ире, авылда гына түгел, тирә-якта күпләр өчен үрнәк булып торган гаилә башлыгы.
Минсалих ага Хәбиб-рахманов 1919 елның 13 октябрендә, Түбән Кама районының Тоба авылында дөньяга килә. 1940 елда армия хезмәтенә алына. «Картлык хәтерне ашый икән. Күп нәрсәләр истән чыкты. Шулай да Финляндиядә булуым, аннан Казанга кайтуыбыз хәтердә. Мине артиллерия частенә төзәүче (наводчик) итеп билгеләделәр. Аннан соң Мәскәү янындагы бер шәһәрдә өч ай укыттылар. Кире үз частема кайтаруларын сорадым».
Кырымдагы беренче яуда аларның частен немецлар бомбага тота. Бик азлар гына исән кала. «Бомба яңгырында исән калган солдатларны Симферопольгә җибәрделәр. Ә дошман һаман алга ыргыла. Безне Новороссийскига, аннан Керчька күчерделәр. Тик ерак китә алмадык, «Кире борылырга!» дигән приказ килде. Үч иткәндәй, әллә каян гына немец самолетлары килеп чыкты, тагын мәхшәр башланды. Инде бу юлы исән калмам дигән идем, Алланың рәхмәте, яраларым гомеремне өзәрлек үк түгел иде. Шулай да без һаман дошман күз алдында идек. Яралыларны корабльгә төяделәр, Новороссийскига юнәлүебез икән. Кая ул, юлыбызны тагын дошман кисте. И-и, күпләр, кычкырып, Кара диңгез төбенә китте. Ә урамда март ае. Әҗәл минем дә якага ябышты, тик җанымны тартып алырга өлгермәде, ярдәм килеп җитте». Соңгы көчләренә су өстендә тыпырчынган яралыларны, солдатларны моторлы көймәләргә җыялар. Бу юлы ярга исән-имин чыгып җитә алар. «Гомерең бетмәгән булса, яныңда ук бомба шартласа да, исән каласың икән. Фашист котырган эт кебек гел «ырылдап» торды. Госпитальне бомбага тотканда эчемнән әбием өйрәткән догаларны укып, туганнарым белән саубуллаштым. Күземне ачканда, дөньяның асты-өскә килгән кебек иде. Әле кайчан гына «Исән калдык»,- дип шатланган дусларым, кан эчендә ята. Исән калганнарны санап чыгу өчен кул бармаклары да җитә иде. Күздән генә түгел, йөрәктән кайнар яшь акты ул көнне».
Яшь организм тән яраларына да, күңелнекенә дә бирешми: озакламый Минсалих абый аякка баса. Яңадан сугышка кергәнче, аңа бер атна ял бирелә. Әлбәттә, ул авылына кайтырга була. «Юл газапларын тасвирлап тормыйм. Ә менә караңгылыкка чумган авыл болай да яралы йөрәккә тоз булып утырды. Дөрес, авылдашлар мине күтәреп диярлек каршы алды. Ни дисәң дә, сугыштан көн саен кайтмыйлар. Өйдән кеше өзелмәде, һәркем үзенекен сорый: күрмәдеңме, ишетмәдеңме... Бу 1942 ел иде. Авылдашларның сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында кайгы хатлары килә башлаган. Санаулы көннәр үтте дә китте. Мин кабат ут эченә кердем».
Бу юлы элемтәче сыйфатында «Кызыл Йолдыз» орденын да сугыш барган вакытта шуышып элемтә чыбыгы-ның өзелгән җирен тапкан һәм ялгаган өчен бирәләр аңа.
Хәер, мондый очраклар бер һәм ун тапкыр гына да булмый.
«Кайда булсам да, телемнән белгән догаларымны төшер-мәдем. Исән-имин кайтсам, гомерем буе Аллаһыма шөкерана кылып яшәрмен, дидем».
Үти ул әманәтен. Дөрес, бераз соңрак. Үзлегеннән Коръән укырга өйрәнә, намазга баса. Авыда мәчет салу эшен үз өстенә ала, байтак еллар имам вазыйфасын башкара.
Ә Җиңүне Будапешт шәһә-рендә каршылый. «Тәмам җелеккә үтте сугыш дигән зәхмәт. Немецлар чигенсә дә, нык каршылык күрсәтте. Җиңү турында хәбәрне ишеткәч, шатлыктан бугазга төер тыгылды. Елап та, көлеп тә булмый. Шушы көн алдыннан гына үлгәннәр аеруча кызганыч иде. Исән калганнар татлы хыялга чумды: кем өйләнә, кемдер шәһәрдә эшләргә ниятли, берсе йорт сала... Ә мин туган авылыма, әти-әни янына кайтырга булдым».
Тик хыяллар тормышка ашканчы тагын бер ел хезмәт итәргә кирәк була. 1946 елның 14 июлендә, орден-медальләләрен чыңлатып, Тоба урамыннан уза Минсалих абый. Сугыштан соң бер ел узса да, авылда хәлләр шәптән булмый. Шулай булмыйни: сугышка киткән 126 кешенең нибары 70е генә әйләнеп кайта бит. Авыр хезмәт һаман да хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсендә.
Минсалих абый электрик булып урнаша һәм пенсиягә киткәнче эшли. «Ул заманда аеруча дәрәҗәле һөнәр иде бу. Миңа да хөрмәт зур булды.
Күрше авыллардагы объектларга да ут керттек. Мин өйләндем. Балалар туды. Тормыш та акрынлап рәтләнде. Тик сугышта күргән михнәтләр, кайтаваз булып, гел колак төбендә яңгырады, төшкә кереп йөдәтте. Яу кырларында күпме сугышчан дусларымны югалттым. Якташлар да күп иде. Саба районының Субаш авылыннан полкташым Васи-лий Егоров белән озак еллар аралашып яшәдек».
Бүген Минсалих абый улы Райхан белән килене Эльмира тәрбиясендә. Язын, көннәр җылытуга, авылга кайталар. «Төп нигезне сакларга кирәк. Йортта ремонт эше башлап җибәрдек. Әти үзенең киңәшләре белән ярдәм итә», - ди Райхан абый. Эльмира апа да кайнатасын мактый: «Үтә ипле, ихтирамлы, сабыр безнең әти. Бервакытта да пешергән ризыгымнан зарланмады, нәрсә генә эшләсәм дә, рәхмәтен әйтте. Оныкларын бик ярата».
Әле берничә ел элек кенә авыл урамыннан велосипедында җилдереп үткән ветеран, бүген, ике кулын артка куеп, картларча салмак адымнар белән генә атлый. Юлында очраганнар, туктап, аңа сәлам бирә:
- Ни хәлләрдә, Салих абый?
- Рәхмәт, кем... Ару әлегә...
Туксан җиден тутырып килүче ветеран, яраткан шләпәсен рәтләп, юлын дәвам итә.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: