Туган як

Даими үтеп торабыз

Табышмак әйтәм, җа-вабын тап: «Олы абзардан кече абзарга мал куа - бу нәрсә?» Олырак яшьтәгеләр белсәләр дә, миннән кечерәкләр мәңге эзләп таба алмаслар. Үзең әйт, дисезме? Әйтәм, билгеле, мичкә яккач, сүрелми калган күмерне олы мичтән казан астына, ягъни кече учакка кисәү агачы белән тарту ул. Минем гел шулай: ни дә...

Табышмак әйтәм, җа-вабын тап: «Олы абзардан кече абзарга мал куа - бу нәрсә?» Олырак яшьтәгеләр белсәләр дә, миннән кечерәкләр мәңге эзләп таба алмаслар. Үзең әйт, дисезме? Әйтәм, билгеле, мичкә яккач, сүрелми калган күмерне олы мичтән казан астына, ягъни кече учакка кисәү агачы белән тарту ул. Минем гел шулай: ни дә булса башласам, яки кая да булса барсам, башка шундый чагыштырулар килә. Менә бу юлы да, озакламый медицина тикшерүе узачакбыз, дигәч искә төште бу табышмак. Чөнки андагы халык шулай бер бинадан икенче бинага янгын сүндерергә чапкан кебек чаба. Мин «медосмотр»ны кирәк түгел дип әйтмим, бик кирәкле нәрсә. Чөнки яман чирне башлангыч чорында ачыклау нәкъ менә тикшерү узганда билгеле була икән.
Мәсьәләнең икенче ягы гаҗәбрәк: график буенча мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләүчеләр килә бу көннәрне. Ә сез андагы тамашаны күрсәгез! Эшегез булмаса, иренмичә килеп карап тора аласыз. Бушлай кәмит карап китәрсез. Әче таң тишегеннән балалар бакчасында яки мәктәптә эшләүче берәү (бу шунда якынрак яшәүче була инде) килә дә, егерме кешегә чират алып куя. Бу инде башка бакчаларда эшләүчеләргә ошамый, алар тавыш куптара. Ике хатын булган җирдә - базар, дигән сүз хак икән. Кабинетларда утыручы табиблар чыгып оялтырга тырышып карасалар да, хатын-кызның ачылган авызын тиз генә ябу ысулы табылмаган шул. Аларның кисәтүләре утка керосин сипкән кебек була. Узган ел, дөрес булса, чират бүлешә алмыйча, ике хатын хәтта сугышуга да барып җиткән диделәр. Бер кешенең су буе чират алып куюы миңа да ошамый, анысы. Чөнки һәр кешегә аерым көн билгеләнгән. Үз көнеңдә үтмәсәң, икенче көнне табиблар кабул итми, дип алдан ук куркытып куялар. Шуңа күрә тиз генә анализларыңны тапшырырга, табибка кереп чыгарга өлгерергә кирәк. Һәм төшке ашка кадәр генә. Әле моның белән эш бетми. «Барс»лар кибетләре артындагы бинада медосмотр уза торган җир - ул беренче этап кына. Мондагы кабинетларга кергәләп чыккач, дүртенче тизлек белән олы абзарга чабасың. Анысы поликлиника була инде. Монысында «узкий специалист»лар, ягъни колак, теш табиблары, психолог һ.б. кабул итә.
Тагын шулай ук алдан чират алып куеш, этеш-төртеш, кычкырыш-талаш. Үз көнеңдә шулай этелеп-төрелеп, «медосмотр» уздым дип, кулга бәхет кошы тоткандай сөенеп кайтып егыласың, отпускта булсаң. Булмасаң, машина артыннан чапкан маэмай кебек телеңне асылындырып эшкә чабасың.
Бу ел саен кабатлана һәм гореф-гадәтләр кебек, традициягә үк әйләнеп бара. Бәлки, уйлап карасаң, медосмотр узуны халыкны һәм табибларны талчыктырмый гына үткәрү ысуллары да бардыр. Тик, беренчедән, мине кем тыңлый, икенчедән ни пычагыма дип әле мин баш ватарга тиеш. Елга бер көн барып, этешеп-төртешеп кайтам да - вәссәлам! Табиблар кызганыч, шул ыгы-зыгы эчендә безне кабул итеп, кәгазь боткасына күмелеп утырырга мәҗбүрләр.
Илһамия
ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: