Туган як

Чүп өемнәре арасында...

Көннәр болай матур торганда, яртышар сәгать тукталышта таптанып, соңыннан кысылып автобуста барудан җәяү йөрүең артыграк кебек. Аннары, һава сулап, шәһәребез гүзәллеге белән хозурланып кайтуга ни җитә? Әмма җәяү йөргәндә, матур күренешләрне генә күрергә туры килми, әллә нинди күңел кайтаргыч җирәнгечләренә дә тап буласың. Химиклар урамындагы 24нче йорт тирәсеннән узганда, егылып...

Көннәр болай матур торганда, яртышар сәгать тукталышта таптанып, соңыннан кысылып автобуста барудан җәяү йөрүең артыграк кебек. Аннары, һава сулап, шәһәребез гүзәллеге белән хозурланып кайтуга ни җитә? Әмма җәяү йөргәндә, матур күренешләрне генә күрергә туры килми, әллә нинди күңел кайтаргыч җирәнгечләренә дә тап буласың.

Химиклар урамындагы 24нче йорт тирәсеннән узганда, егылып китә яздым - андагы пычракка исем китте. Йорт тирәләре шулкадәр шакшы, быкырдык иде, әйтерсең лә, монда былтырдан бирле җыештырмаганнар. Бөтен шәһәр өмәгә чыкканда, бу йортта яшәүчеләр нәрсә эшләде икән?..
24нче йорт янында гына урнашкан 22нче номерлысы тирәләре дә чисталык белән аерылып тормый. Алай да, монда бераз булса да җыештырырга маташып караганнар кебек. Бу йортлар янәшәсендә биш катлы тагын бер йорт бар (Корабельная, 15а). Монда кайчандыр чис-та булган, ахрысы, чүп тутырылган капчыклар күренгәли. Әмма бүген бу йортның ишегалды бик пычрак: ялтыравыклы кәгазь, пакетлар, төрле шешәләр һәм тагын әллә нәрсәләр аунап ята. Шунда ук балалар уйнап йөри, эскәмияләрдә сөйләшеп ирләр утыра, әби-чәби ләчтит сата. Аларга нәрсә? Берәрсе җыештырыр әле...
Әмма болары да иң ямьсез күренешләрдән түгел икән. Түбәнкамалылар шундый халык ки, аларга чүп-чарны шәһәр уртасына чыгарып ташлау берни тормый. Каты әйтә димәгез, ышанмасагыз, чүп өемнәрен үзегез барып күрегез. Төзүчеләр урамындагы 24нче йорт ишегалды үзе ни тора! Монда йорт җиһазлары калдыкларының ниндие генә юк. Иске диван, кәнәфиләр былтыргы җәйдән бирле шунда ята, алар янына капчык өстенә капчык, такта-мазар өстәлеп тора. Кыскасы, котычкыч күренеш. Әмма чүп хуҗаларының да, күршеләренең дә моңа әллә ни исе китми, ахрысы. Салым инспекциясеннән чыгып, Көнкүреш йортына таба барганда (ягъни Шәһәр паркы артында) да чүп өемнәре байтак. Монда иске обойлар да, төзү-ремонт эшләреннән соң җыелган башка чүп-чар да күп. Дөңгечләп тутырылган капчыкларда тагын нәрсәләр барын әйтә алмыйм, анысы миңа караңгы. Әмма шәһәр уртасында, үзәк урамнарда җыелып яткан чүп өемнәре Түбән Каманы да, монда яшәүчеләрне дә һич бизәми. Әле «иң төзек» шәһәр исемен йөрткән булабыз...
Лесная урамы белән урман арасында гына да нигездә төзелеш чүбеннән торган 20гә якын өем бар. Ә берәр атна элек монда коры үләнгә ут төрткәннәр иде. Янгынга каршы махсус режим турында сөйләп, башны катыралар, ә шәһәр эчендә үлән янып ятса да ярый, күрәсең. Бу нинди хәл соң?.. Игътибарлы шәһәрдәшләребез аңлыйдыр, моннан кала да бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Әмма мисал китерү белән генә чикләнергә ярамый, кыю эш итәргә кирәк. Бер чебен безелдәп кенә дә, тәрәзә ватылмаганын барыбыз да белә. Түрәләребезне тәнкыйтьләп кенә дә теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз. Шәһәребезнең чиста һәм матур булуы аларга гына түгел, безгә дә кирәк, ләбаса. Бәлки үзебезгә, җыелышып, өмәләргә чыгаргадыр?.. Без чыгарбыз да, кулдан килгәнчә эшләрбез, җыештырырбыз да, әмма капчык-капчык чүп чыгарып атучылар аннан гына юкка чыкмас бит, ә? Аларны ничек тәртипкә өйрәтергә соң? Алдынгы чит илләрдәге кебек, урамда бер тәмәке төпчеге ташлаган өчен берәр айлык хезмәт хакы күләмендә (безнең хезмәт хаклары белән бутый күрмәгез тагын) штраф түләсәләр, аңларлар иде, бәлки... Безнең халыкны чыбыркылап, куркытып торсаң гына шул. Башка тәрбия ысуллары әллә ни нәтиҗә бирми. Нишлисең, адәм затларының асылын үзгәртү безнең кулдан килә торган нәрсә түгел. Шулай да халыкны тәртипкә өйрәтергә кирәк. Әмма мондый җитди мәсьәләләр, беренче чиратта, югары даирәләрдә хәл ителергә тиеш. Тик кайчан хәл ителер икән?.. Бер дә чүп өемнәре арасында яшисе килми шул...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: