Туган як

Читләр хезмәтенең кадерен белик

Яшем сигезенче дистәгә якынлашса да, бу елгы кебек җилле-давыллы, карлы-буранлы кышны үз гомеремдә аз күрдем. Районыбыз авылларында йортларга, каралты-курага зыян китергән җил-давыллар булды. Андый табигый бәлаләрдән соң, коммуналь хезмәттә эшләүчеләргә, травматология бүлегенә һәм электр челтәре хезмәткәрләренә, икеләтә-өчләтә авырга туры килә. Шәһәребезнең травмпункт мөдире Равил Зиннәтуллин белән сөйләшүдән аңлашыл-ганча, соңгы елларда...

Яшем сигезенче дистәгә якынлашса да, бу елгы кебек җилле-давыллы, карлы-буранлы кышны үз гомеремдә аз күрдем. Районыбыз авылларында йортларга, каралты-курага зыян китергән җил-давыллар булды. Андый табигый бәлаләрдән соң, коммуналь хезмәттә эшләүчеләргә, травматология бүлегенә һәм электр челтәре хезмәткәрләренә, икеләтә-өчләтә авырга туры килә.
 
Шәһәребезнең травмпункт мөдире Равил Зиннәтуллин белән сөйләшүдән аңлашыл-ганча, соңгы елларда юл-транспорт авариясендә зыян күрүчеләр саны 1,5-2 мәртәбә арткан икән. Бигрәк тә, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә андый очраклар күбәя. Ике йөз меңнән артык кеше яшәгән шәһәребез өчен, травмпункттагы 5 кенә кабинет аз шул. Өстәвенә, биредә кизү торучы табибка гына да бер сменага 40-50 авыру кабул итәргә туры килә...
Шәһәребезнең һәм районы-бызның электр челтәре җитәкчеләрен кабинетларында тоту авыр. Алар - я төзексезлек булган урыннарда, я юлда. Шулай да, үзенең исемен әйтмәвемне үтенгән бер хезмәткәрләре, «газета укучыларга бу гарасаттан электр челтәренә нинди зыян килгәнен белү түгел, ә электр энергиясе белән даими тәэмин итүебез мөһим, шуңа тырышабыз», диде машинасына таба атлап.
Үзебезнең тирәдәге бер-ничә микрорайонны йөреп чыккач, тәртиптә тотылган 17нче торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе директоры Илдар Мөбарәкшин белән сөйләшергә булдым. «Безнең өчен кыш көздән үк башлана» дип әйтүе сәеррәк тоелса да, бүлдермичә тыңладым. «Үзебез хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләргә уңай шартлар тудыру белән беррәттән, аларның иминлекләрен дә тәэмин итәргә кирәк. Кышкы бозлы сукмакларда, юлларда кешеләр таеп егылмасын өчен көздән үк юл чистартучы тракторларның төзеклеген тикшереп, ягулык белән тәэмин итеп куйдык. Юлларга сибәр өчен 120 тонна ком һәм 5 тонна тоз әзерләдек», - дип сөйләп китте ул. Көннәр бер җылытып, бер суытып торган кышкы айларда һәм язын түбәдән боз сөңгеләре кешеләр өстенә төшмәсен өчен, физик нык ир-егетләрдән аерым бригада төзегәннәр. Аларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып һәм биектә эшләүчегә тиешле саклавыч каешлар, баулар, махсус көрәкләр һ.б. белән тәэмин итеп, йорт түбәләрендә эшләргә өйрәткәннәр. Бу елгы җил-давылларда бер генә агач та сынып яки авып төшмәгән биредә, чөнки ныклыгы шикле агач ботакларын көз көне үк кисеп бетергәннәр.
Әлбәттә, торак-коммуналь хуҗалык тармагының үз эшен җиренә башкаруын яратабыз. Әмма арабызда «квартплата» түләргә гадәтләнмәгән кешеләр дә бар шул. Бу исә чираттагы ремонт эшен тоткарлый. Икенче кыенлыклары -
урам себерүчеләр җитми. Вакыт белән исәпләшми эшләүләренә карамастан, хезмәт хаклары аз. Өченче кыенлык - йортта яшәүчеләр үз машиналарын өй янында куеп калдырып, юлларны ябалар. Дворникларга подъезд алдындагы мәйданчыкны һәм тротаурны чистарту мең баләгә әйләнә. Кар чистарта торган тракторлар да, янгын сүндерү һәм «Ашыгыч ярдәм» машиналары да уза алмый.
Кесәбездән акча чыгарып түләгәч һәм, шулай ук, гади халыктан керә торган салымнар белән җирле бюджетны тулыландыргач, һичшиксез, шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләреннән һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен җаваплы кешеләрдән урамнарыбызның, ишегал-
ларының һәм йортлары-бызның чисталыгын һ.б. таләп итәргә хакыбыз бар. Әмма хокук белән бергә, халыкның үзенә дә бурычлар йөкләнә: безнең тормыш уңайлыгы өчен чистартып тәртипкә китерелгән подъездларны, ишегалларын, урамнарны һ.б. сыер абзарыдай пычраклыкка батырмау.
Хайваннар түгел, ә кешеләр бит инде без, кеше булып яши белик.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: