Туган як

Чибәркәйне сайладылар

Берничә ай элек Түбән Каманың «Татар егете - 2017» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ә шушы көннәрдә «Чибәркәй» конкурсының финалы узды. Әлеге бәйгеләр шәһәрдә 2008 елдан үткәрелеп килә. Максаты - татар халкының телен, мәдәниятен өйрәнү һәм саклап калу. Сайлап алу турында 16-30 яшьтәге 27 кыз катнашты, шулар арасында мәктәп укучылары, студентлар,...

Берничә ай элек Түбән Каманың «Татар егете - 2017» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ә шушы көннәрдә «Чибәркәй» конкурсының финалы узды. Әлеге бәйгеләр шәһәрдә 2008 елдан үткәрелеп килә. Максаты - татар халкының телен, мәдәниятен өйрәнү һәм саклап калу.
Сайлап алу турында 16-30 яшьтәге 27 кыз катнашты, шулар арасында мәктәп укучылары, студентлар, эшләүчеләр дә бар иде. Гүзәл затлар үзләре белән таныштырды, иҗади бәйгедә катнашты, интеллектуаль сорауларга җавап бирде. 14 ноябрьдә Кол Гали исемендәге китапханәдә узган икенче турда кызлар Гомәр Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» повесте буенча фикер алыштылар. Финалга 13 катнашучы узды.
Нәтиҗәдә, «Чибәркәй - 2017» исеменә М.Җәлил исемендәге 1нче гимназия укучысы Фәридә Сөнгатуллина ия булды. Беренче урын - педагогия көллияте студенты Ләйсән Әхмәтҗановага, икенче урын - 16нчы мәктәп укучысы Алинә Борисовага, өченче урын КИУ студенты Эльмира Хәйретдиновага бирелде. Котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: