Туган як

«Чибәркәй»ләр экология дәресе уздырды

Елның-елында шәһәребездә бик матур итеп «Татар егете», «Чибәркәй» бәйгеләре уздырыла. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ул елдан-ел уңышлырак, эчтәлеклерәк була бара. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның тышкы кыяфәтләренә, киемнәренә генә түгел, ә эчке дөньяларының матурлыгына, күңел байлыкларына, фикер сөрешләренә күбрәк игътибар итә башлады. Быел бәйгенең экология темасы белән бәйле булуы катнашучы кызларны...

Елның-елында шәһәребездә бик матур итеп «Татар егете», «Чибәркәй» бәйгеләре уздырыла. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ул елдан-ел уңышлырак, эчтәлеклерәк була бара. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның тышкы кыяфәтләренә, киемнәренә генә түгел, ә эчке дөньяларының матурлыгына, күңел байлыкларына, фикер сөрешләренә күбрәк игътибар итә башлады.
Быел бәйгенең экология темасы белән бәйле булуы катнашучы кызларны классик әдибебез Гомәр Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» повестен зур игътибар белән укуга этәрде. Әйтергә кирәк, кызлар әсәрне бик яратып, «төбенә төшеп», аңларга, күзалларга тырышып, берничә кат укып чыкканнар. Шунысы сөенечле: катлаулы әсәрне, анда күтәрелгән проблемаларны аңлап, үз фикерләрен тудырып, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә оештырылган түгәрәк өстәл артында аны анык итеп ачып бирә алдылар. Кызларның әйтүенчә, алар үзләре өчен бәйрәмнәребез, милли ризыкларыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләре, ата-бабаларыбызның гомер сөрешләре, әти белән ул мөнәсәбәтләренең чагылышы хакында бик күп яңа нәрсәләр белүләре, аларның бик кызыклы һәм гыйбрәтле булулары хакында әйтеп үттеләр. Алай гына да түгел, кызлар укыганнарын бүгенге көн белән бәйли дә белделәр. Мәсәлән, бала тәрбиясе. Элгәреләр дә балаларын бик яратканнар, әмма бу яратудан бала культы ясарга ярамаганлыгын әсәрдән өзек укып мисалга китерделәр, повестьнең кешене сабыр була белергә, ата-анага хөрмәт белән карарга, хезмәт сөяргә өйрәтүенә басым ясадылар, телебезнең никадәр матур, сыгылмалы булуын ассызыкладылар. Гомәр ага Бәшировның табигать матурлыгын тасвирлаганда кулланган эпитетларыннан, матур тасвирламаларыннан өзекләр китерделәр һәм табигатебезне күз карасыдай сакларга тиешлегебезне искәрттеләр. Бу китапны укыганнан соң, күп нәрсәләргә фикерләренең уңай якка үзгәрүенә басым ясадылар, бәйгедә катнашкан кызлар үзләрен шушы конкурска әзерләгән татар теле укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Укытучылар үзләре дә шушы бәйгене оештыручы шәһәрнең яшьләр белән эшләү бүлегенә, белгеч Филиция Габдуллинага, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинага, конкурска көн кадагына суккан әдәби әсәр өстендә эшләп, Гомәр Бәшировның нәтиҗәләр ясарга этәргеч булган нәкъ менә шул әсәрен сайлауларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Чарада катнашкан укытучылар һәм әти-әниләр шундый бәйгеләр оештыручылар, аларда катнашучы яшьләребез булганда, түгәрәк өстәлләр оештырып милләтебез, телебез хакында сөйләшүләр кузгатучы, аларны матур, эчтәлекле итеп алып баручы Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре булганда, телебез, гореф-гадәтләребез яшәр, киләчәк буыннарга барып ирешер, «без булганбыз, бар һәм булырбыз», - дип киләчәккә өмет белән таралыштылар.
Вәсилә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: