Туган як

Ьәчеткә ярымай куелды

Түбән Кама районының Борок авылында яңа мәчеткә ярымай куелды. Аллаһы йорты 2014 елның язында хәйриячеләр хисабына төзелә башлаган иде. Аның гомуми мәйданы 250 квадрат метр чамасы. Беренче катта ирләр өчен, өстә - хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәләре урнашкан, цоколь катында - тәһарәтханә һәм авыз ачу бүлмәсе булачак. Сүз уңаеннан, төзелеш...

Түбән Кама районының Борок авылында яңа мәчеткә ярымай куелды. Аллаһы йорты 2014 елның язында хәйриячеләр хисабына төзелә башлаган иде.
Аның гомуми мәйданы 250 квадрат метр чамасы. Беренче катта ирләр өчен, өстә - хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәләре урнашкан, цоколь катында - тәһарәтханә һәм авыз ачу бүлмәсе булачак. Сүз уңаеннан, төзелеш мәйданын да иганәче бүләк иткән. Мәчет Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында гына. Ул Корбан бәйрәменә үз ишекләрен ачар дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: