Туган як

Чәчәкләр, чүп төягечләр, бурычлылар...

Көзнең яңгырлы елак көнендә кәефсез генә барган җирегездән, шәһәр йортлары каршында нур чәчеп утыручы чәчәкләрне күреп елмаеп куйганыгыз бармы? Көзләрне дә нурга күмәрлек ул матурлык гап-гади хатыннар - дворниклар кулы белән үстерелә. Башка эшләрен тавык чүпләп бетерерлек булмаса да, алар барысына да вакыт табалар. Соңгы елларда әлеге тырыш хатыннарның күңелләре...

Көзнең яңгырлы елак көнендә кәефсез генә барган җирегездән, шәһәр йортлары каршында нур чәчеп утыручы чәчәкләрне күреп елмаеп куйганыгыз бармы? Көзләрне дә нурга күмәрлек ул матурлык гап-гади хатыннар - дворниклар кулы белән үстерелә. Башка эшләрен тавык чүпләп бетерерлек булмаса да, алар барысына да вакыт табалар. Соңгы елларда әлеге тырыш хатыннарның күңелләре боекты. Баксаң, түтәлләрдә чәчәк үстергән, аларны карап, тәрбияләп торган өчен бер тиен дә акча түләнми икән бит.
Әйтегез әле, кайсыгызның гына бушка эшлисе килә? Андыйлар, әлбәттә, юк. Шуңа күрә дә, бүгенге көндә җыештыручыларның яртысы җитешми. Мәсәлән, безнең 30нчы микрорайонда барлыгы 103 җыештыручы булырга тиеш, ә аларның саны, нибары, 54кә генә тула. Аңа карап эшне киметмиләр, җитмәгән дворниклар өчен дә эшләтәләр. Шулай булгач, ул хатыннарның башкарган хезмәтләрен күз алдына китерүе кыен түгел. Синең газоныңа кайчан су сипсен ди ул, җитмәсә, түләүсез. Бу җәй коры килгәнлектән, туфракта дым булмады. Түтәлләрдәге чәчәкләр элсерәп утырды. Күпсанлы үтенү-сораулардан соң, җәй буена ике газонга су сибүләренә ирештек. Идарәче компания җитәкчелеге авызыннан мондый сүзләр дә ишетергә туры килде: "Җыештыручыларга газоннар хакында башка авыз ачып сүз әйтмибез. Хәтта, яңа тапшырылган йортлар янына агач түгел, чәчәкләр дә утыртылмаячак. Утыртылган сурәттә дә, шул йортта яшәүчеләр үзләре күз-колак булып торачаклар".
Бу урында күптән, совет чорында төшерелгән бер фильмдагы эпизод искә төште. Су ташый торган машинага тоташтырылган озын шлангны тотып, зур алъяпкыч бәйләгән, резин итекле җыештыручы ир-ат чәчәкләргә шаулатып су сибә, асфальтны тузаннан арындыра. Ул заманнарда акча каян алып түлиәделәр икән? Хәзерге шикелле, түрәләр комсыз булмагандыр шул, халыктан оялганнардыр...
Хәзерге җыештыручыларның эшләрен җиңеләйтү өчен, йортлар ишегаларына берничә чүп төягеч контейнерлар куйдылар. Шул йортларда яшәүчеләр, "ишегалдыннан уза торган машиналарга комачаулык тудыра", дип, һаман саен зарланалар.
- Болай да ишегалды юлларында йөрерлек түгел, транспорт өстенә транспорт, ә җыештыручылар чүп савытларын юлда калдыралар. Берсенә әйтеп тә карадым, ләкин файдасы гына булмады", - дип өзгәләнеп сөйләде шшунда яшәүче бер агай.
Йорт өчен җаваплы кеше буларак, мин боларның берсенә дә битараф була алмыйм. Җыештыручыларыбызга өстәмә хезмәт хакы түләгән очракта, алар барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкарырлар иде, Бу фикерне җитәкчелеккә әллә ничә мәртәбә җиткерсәм дә, нәтиҗәсе юк... Газоннарны үзем дә җыештырырга булышам, кулдан килгәнчә башка чараларда да катнашырга тырышам. Йортта яшәүчеләр өчен барлык уңайлылкарны да тудырасы килә, әмма ни үзләре, ни җитәкчеләр аңламый.
Инде язам икән, үзәгемә үткән бер нәрсә хакында телгә алмыйча булдыра алмыйм: юридик оешма буларак исәптә торучы бер квартирның бүгенге көндә 60 меңгә якын бурычы бар, әмма аның хуҗасына бер чара да күрелми. Моны биредә яшәүчеләрнең барысы да белеп тора, үпкәләрен минем аша әйттерәләр. Гәрчә, минем вәкаләткә кермәсә дә, әнә шундый сансыз, оятсыз бәндәләр аркасында ни өчен намуслы кешеләр газап чигәргә тиеш? Бурычсыз йортларның подъезд беренче чиратта ремонтлана, дип ышандыралар бит халыкны түрәләр. Шулайдыр да бәлкем, безнең йортка ремонт узган елда ук булырга тиеш иде, ул әле быел да күренми. Халык нишләсен, ул түзәргә өйрәнгән инде, сабыр итеп көтә бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: