Туган як

Чагыштырып карасак...

Читтән карап торганда, Түбән Кама халкы бик инерт (сүлпән, дәртсез). Һәрхәлдә, күрше Чаллы, хәтта Алабуга шәһәрләре белән чагыштырганда. Гомеренең күп өлешен бары тик үз шәһәрендә уздырган түбәнкамалыларга бу сүзләр, бәлки, сәер тоелыр, әмма өч ел Чаллыда яшәп, кабаттан нефть һәм химия шәһәренә әйләнеп кайтканнан соң, монда яшәүчеләрнең чагыштырмача дәртсез, әйтик,...

Читтән карап торганда, Түбән Кама халкы бик инерт (сүлпән, дәртсез). Һәрхәлдә, күрше Чаллы, хәтта Алабуга шәһәрләре белән чагыштырганда. Гомеренең күп өлешен бары тик үз шәһәрендә уздырган түбәнкамалыларга бу сүзләр, бәлки, сәер тоелыр, әмма өч ел Чаллыда яшәп, кабаттан нефть һәм химия шәһәренә әйләнеп кайтканнан соң, монда яшәүчеләрнең чагыштырмача дәртсез, әйтик, чаллылыларга караганда күпкә сүлпән булулары күзгә ташлана.
Күрше шәһәрләр арасындагы аерма бик тиз сизелде. Кеше ашамый-эчми тора алмый: Түбән Камага әйләнеп кайтуга, беренче эш итеп, нәкъ без торган йорт каршында кукраеп утырган зур «Магнит» кибетенә йөри башладык. Шунда кереп чыккан саен, күңелдә сәер бер хис барлыкка килә иде: нәрсәдер җитми. Берничә атнадан соң башка типте: хәрәкәт, дәрт, энергия җитми. Кешеләр, әйтерсең лә, йоклап йөриләр. Әйе, аларның хәтта хәрәкәтләре сүлпән, әкрен генә «чайкалалар». Бу начар да, яхшы да түгел, ә бары тик мондагы халыкның үзенчәлеге, әлбәттә. Ә бит күп түбән-камалылар көндәлек тормышларының башка өлкәләрендә дә шулай ук инерт. Кемдер: «Бу заводлар йогынтысы», дисә, икенче берәү: «Ялган, тузга язмаганны сөйләмәгез!» дип, минем сүзләремне кире кагарга мөмкин - ихтыярыгыз, ә бит Чаллы шәһәренә китеп яшәмәгән булсам, мин дә ул аерманы тоймас идем.
Ашап-эчеп өйдә генә утырып булмый ич, балалар белән урамга да чыккаларга туры килә. Тик, ни кызганыч, безнең тирәдә (без Южная урамында яшибез) җүнле бер балалар мәйданчыгы юк. Якындагы ишегалларында балалар уйнарлык түгел, күзгә чалынган тау һәм таганнар совет чорыннын калган куркыныч тимер кисәкләре генә. Яңа тау-таганлы ярыйсы гына бер ишегалды таптык та-
буын - «Аверс» кибете артында. Шуннан яхшырагы юк! Тукай паркына көн саен барып йөрер идең, берүзеңә балаларның икесен дә күтәреп, коляскаларын тартып кайту авырга туры килә: берсенең - утырасы, икенчесенең җәяү барасы килми һ. б. Кыскасы, һәркемгә билгеле күренеш. Әле автобуслары да сирәк йөри бит, бигрәк тә, Чаллы белән чагыштырганда бу нык сизелә. Өстәвенә, җирле транспорт ниндидер сәер маршрутлар буенча йөри - халык аптырашта. Өч ел элек ничек булса, бүген дә шулай: «Ә сез Химиклар урамына барасызмы?», «Монда утырсам, базарга барып җитә алачакмынмы?» һәм бик күп шуның ише сораулар белән кондукторларны интектерүче пассажирлар, «аңгыра» халыктан гарык булган тупас кондукторлар... Кешеләр һаман кайсы номерлы автобусның кайда барганын төгәл генә белми, тукталышларда транспорт көтеп зарыга әле. Автобуслар турында сүз киткәч, юлларның коточкыч хәлдә икәнен дә искәртеп китәргә кирәктер. Безне, коляска этеп йөрүче әниләрне, Түбән Кама урамнары буйлап кыйбатлы машиналарда элдертергә мөмкинлеге булмаган шәһәрдәшләребезне, инвалидларны яки карт-корыны һәм башка җәяүлеләрне кайгыртмасалар да, шәп-шәп машиналарының төзеклеге өчен борчылып булса да, юлларны рәткә китерергәдер, шәт. Ул юлларны берәр кайчан өр-яңадан ясарга җыенучы бармы? Кайбер урамнарда төзекләндерү эшләре бара-баруын, тик әлегә аның очы-кырые, нәтиҗәсе күренми. Күп ишегалларында хаос хакимлек итә. Ә бит безнең сабыйларыбызга чиста, төзек ишегаллары, балалар мәйданчыклары бик кирәк. Их, Чаллыдагы ишегаллары сагындыра: аларның һәркайсында (һәрхәлдә, без яшәгән районда - Кама буенда) Түбән Камада бары тик Тукай паркында гына күрергә мөмкин булган уен комплексларының барысы да бар! Әлбәттә, Түбән Камада да соңгы елларда төзелгән яңа йортларның ишегалларына шәп тау, таганнар, спорт тренажерлары урнаштырыла. Мәсәлән, Гайнуллин урамында яшәүчеләр үз ишегалларыннан канәгать төсле тоела. Алай да шәһәрнең бик күп ишегаллары таушалган, балалар уйнау өчен җайлаштырылмаган (билгеле ки, хан заманындагы күгәреп беткән тимер яки череп беткән агач таулар саналмый!)
Дөресен әйткәндә, Түбән Каманың үзеннән искергәнлек исе аңкый, әйтерсең лә ул картайган, бетерешкән, мәлҗерәгән, хәлсезләнгән! Дәртле, һәрчак яңарып торучы, үзгәрүчән, тиз ритмда хәрәкәт итүче Чаллыдан соң, безнең шәһәр сазлыкны хәтерләтә. Бөтенләй сүнеп бетмәскә иде!
Шул ук вакытта түбән-камалыларның гади булуы ошый миңа. Чаллыда халык, нигездә, акчага, матур кием-салымга, рәхәт тормышка ябышып ятучан. Рамил хәзрәт Юнысов әйткәнчә, «гламур» дип аталган дингә табынучылар күп анда. Бигрәк тә яшьләр чиктән тыш оятсыз, дорфа, күбесен төрле ялтыравык-лар һәм күңел ачу гына кызыксындыра. Чаллы кызлары турында аерым әйтеп узам. Алар башкалардан аерылып тора: һәрвакыт купшы киенгән, матур итеп бизәнгән, кыскасы, һәркемнең һушын алырлык матур. Алар, гомумән, бик күп вакытларын йөз һәм гәүдәләрен матур тотуга сарыф итә, мода, стиль кебек төшенчәләргә артык игътибар бирә. Кызганыч, әмма күпчелек очракта бу гүзәл затларның тышкы матурлыгы артында әхлаксызлык, килешсез гамәлләр яшерелгән. Бу барлык кешеләр дә бертөсле «начар» яки «яхшы» дигән сүз түгел, Чаллыда «әнә шундыйлар гына» яши икән дип уйлый күрмәгез - мин бары үз тәэсирләрем белән уртаклашам. Әлбәттә, Түбән Камадан ике мәртәбә зуррак шәһәрдә күңелне аздыручан нәрсәләр дә күбрәк, шулай да, никтер чаллылылар, нигездә, тормышларын ал да гөл итеп күрсәтергә маташучы «күз буяучылар» булып истә калды.
Әйе, һәрберебез төрле булган кебек, һәр шәһәрнең - үз үзенчәлеге, үз язмышы, үз темпы һәм, без кешеләр, кайсы күңелгә якын, шунсын сайлап алып, шунда яшәргә хокуклы. Кайда торсаң да, үз-үзеңә, табигатеңә булып калу мөһим.
Лилия НИЗАМОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: