Туган як

Чабата турында бер фикер

Соңгы вакытта төрле сәхнәләрдә кайбер татар биюләрен артистларыбыз чабата киеп башкара. Күп кенә тамашачылар чабатаны татар халкының милли аяк киеме кебек кабул итә. Бу караш белән һич тә килешеп булмый. Заманында чабата Рәсәйдә бер халыкка да ят аяк киеме булмаган. Урыслар да, чуашлар да, марилар да һәм, шул исәптән, татарлар...

Соңгы вакытта төрле сәхнәләрдә кайбер татар биюләрен артистларыбыз чабата киеп башкара. Күп кенә тамашачылар чабатаны татар халкының милли аяк киеме кебек кабул итә. Бу караш белән һич тә килешеп булмый. Заманында чабата Рәсәйдә бер халыкка да ят аяк киеме булмаган. Урыслар да, чуашлар да, марилар да һәм, шул исәптән, татарлар да чабата кияргә мәҗбүр булганнар. Башка аяк киемен табу авыр булгандыр, күрәмсең.
«Нигә соң алайса сәхнәдә татарлардан башка бер генә милләт вәкиле дә чабата киеп биеми?» - диярсез. Шәхсән үзем моның бердәнбер сәбәбен шуннан күрәм: тик татар халкында гына гасырлар буе яшәп килгән «Чабата» дигән бию бар. Чыннан да, бу милли биюне чабата киеп башкарганда исеме җисеменә туры килеп тора. Әмма башка татар биюләрен чабата киеп башкару белән мин килешә алмыйм. Чөнки ул татар халкының милли аяк киеме түгел. Миңа калганда, чабата киеп биючеләрне карагач, нигәдер мил-ләтне кимсеткән кебек тоела.
Чабата тарихы турында матбугатта төрле фикерләр йөри. Мәсәлән, «Безнең гәҗит»нең быелгы 21нче санында чыккан Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең «Чабата кию дөресме?» дигән мәкалендә шундый сүзләр бар: «Тарихтан билгеле булганча, әби-бабаларыбыз чабата кимәгән. Чөнки ул татар халкының милли аяк киеме түгел». Сәгъдулла әфәнде кайда туып, кайда үскәндер, нинди тарих укыгандыр - анысы безгә билгесез. Ләкин аның фикере белән һич тә килешеп булмый. Бик күп авылларда узган гасырның алтмышынчы елларына кадәр чабата киделәр.
Моңа дәлил итеп үземнең башымнан узган бер вакыйганы бәян итәм. Дүртенче сыйныфта укыганда, кыш җитәр алдыннан, әтием миңа менә дигән киез итекләр басып бирде. Авылда, өй җылы булсын өчен, төнгә каршы кызу итеп мич ягалар. Төн буена өй барыбер суына, иртән иртүк тагын ягарга кирәк. Әнием иртәнгә әзер булсын өчен кичтән кызу мичкә йомычкалар тутырып куя. Мин шул кичне көн буе урамда уйнап шакыраеп каткан итекләремне киптерер өчен йомычкалар арасына тыгып куйдым. Әнием иртән торып йомычкаларга ут төрткән, йомычкалар белән бергә минем итекләр дә янган. Билгеле, ул көнне мин мәктәпкә бара алмадым. Бәхетемә, шул ук көнне әнием оекбаш бәйләде, әтием өр-яңа чабаталар ясап бирде һәм мин мәктәпкә киттем. Мәктәпкә баргач, бер генә бала да минем аякларга карап көлмәде, чөнки берничә малай мәктәпкә һәрдаим чабатадан йөри иде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: чынбарлыкны берничек тә яшереп калып булмый. Әби-бабаларыбыз, барча Рәсәй халыклары кебек үк, заманында чабата кигәннәр һәм аның дәвамы безгә - олы буынга да азрак тиде. Ләкин чабатаны кайчандыр татар халкының милли аяк киеме булган дигән фикер - зур ялгышлык. Шуңа күрә төрле сәхнәләрдә татар биюләрен чабата киеп еш башкару күпчелек халыкның күңеленә ятмый. Сәхнә осталары бу турыда тагын бер тапкыр уйлап карасыннар иде.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: