Туган як

Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»

Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...

Ә бу кыш башта җиңелчә генә салкыннары белән шатландырса, соңрак куркытып та алды әле.

 

Салкыннар сәбәбе

Термометрлар - 30 градус декабрь аенда ук күрсәтте, гыйнвар аенда бераз җылытса да, кабат суытты. Инде менә февраль ахыры җитте, ә төннәрен атнаның башында -29, -30 булды.  

Аномаль салкыннарның сәбәбе турында КФУ метео-рология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев:

– Без зур булмаган метеоантициклон үзәгендә хәзер.  Болытлар да юк. Шуңа күрә температура -32 градуска кадәр төште. Быел безгә еш кына Арктика һавасы үтеп керде, шуңа да салкын булды, – дип аңлата ул.

Кыш «бүләге»

Аномаль салкыннар күп кенә «бүләк» тә ясады әле. Беренчедән, яңа йортларның сыйфатын ачып салды. Соңгы елларда төзелгән микрорайоннарда торбалар шартлап, ничә йорт кайнар судан һәм җылыдан мәхрүм калды! 

Бу көннәрдә күп кеше фатирларында салкын булудан зарланып, «Халык контроле»нә, социаль челтәрләргә язган. Мәсәлән, Сөембикә урамындагы 64 нче йортта өйләрдә 13 градус җылы гына булган, тәрәзә төпләре бозланган. Йортта исә күгәрек тә барлыкка килгән. 62 нче йортта да шул ук хәл. Студентлар урамындагы 11а йорты подъездында исә тәрәзә аша җил керә икән. Шул подъезддагы фатирларның берсендә яшәүче бер ир бу хакта: «Тәрәзә тыгызлаткычның резинасын алыштырсыннар дип күпме яздым! Ишетмиләр дә, тыңларга да теләмиләр. Ремонт өчен акча алалар, ә эшләмиләр», дип социаль челтәрләрдә язган. Алай гынамы, шушы көннәрдә күпне күргән «хрущевка»да – Химиклар урамындагы 60 нчы йорт подвалында торбалар шартлаган!  

Нык суыкларда түбәнкамалылар машиналарын да авырлык белән кабызганнар. Йортларга видеокамералар урнаштыручы «Татвижн» компаниясе интернетта видеоязма куйган. Анда бер кеше үз машинасын кабыза алмагач, икенчесе ярдәм итүен күреп була. Шәрехнамәләрдә берничә ир башкаларга булышулары турында язган, киңәшләр биргән. 

Кемдер курка, ә кемдер...

Мондый суыкларда ата-аналар укучыларны мәктәпкә дә җибәрмәгән. Әйтик, бу атнада гына да шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның 63 проценты белемне өйдә генә алган. Авылларда  укучыларның 40 проценты гына мәктәпкә килгән. 

Бу кышта туңучылар да булган. Мәсәлән, үзәк хастаханә матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм көннәрендә 30 яшьлек ир икенче дәрәҗә өшү белән хастаханәгә китерелгән. Ике аягы да зыян күргән түбәнкамалы дәвалану курсы уза.

Берәүләр туңудан курыкса, икенчеләр кышын да чыныга. Александр Гущин 21 ел буе салкын суда коена икән.  Бу вакыт эчендә ул Рос-сиянең төрле сулыкларына кереп караган. Александр -30 градуста да коенган, хыялы -50 градуста суга керү. Әмма моңа ныклап әзерләнергә кирәк икән. Әлегә суда булу рекорды 40 секунд тәшкил итә, ди.  Ләкин Александр Гущиннан үрнәк алып, салкын суга керергә ашкынучылар күренми. Кеше күбрәк җылы ярата шул.

Сәламәтлеккә дә зыянлы

Дөрес, аномаль суыклар чигенә иде, ләкин март башында да  -17, -19 градус булачак әле. Шуңа күрә язгы кием кияргә ашыкмагыз. Аннары «салкын һава чистарак» дияргә яратсак та, ул сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Суыкларда урамга чыгучылар һава җитмәүдән, сулыш кабудан зарлана.

Чыннан да, хроник чирләре булган кешеләр (йөрәк авырулары, түбән гемоглобин, астма, шикәр чире һ.б.) үзләрен начаррак хис итә. Табиблар әйтүенчә, суыкларда кеше түбән температура аркасында тирән сулыш ала алмый. Кан тамырлары тараеп, кан йөреше начарая. Үпкәгә һава да азрак керә. 

Урамга бөтенләй чыкмаган кешеләр дә бу вакытта зарланырга мөмкин. Атмосфера басымы күтәрелгәндә, кан басымы төшә, ә йөрәк тибеше ешая. Нәтиҗәдә, хәлсезлек барлыкка килә һәм баш авырта. Һава температурасының еш үзгәрүе дә сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Кышкы суыклар һәм кыска көннәр аркасында кайберләрдә депрессия дә башлана икән.

 

Табиб киңәшләре

Үзәк хастаханәнең 1 нче хирургия бүлеге хирургы Марат Гатауллин түбәнкамалыларга түбәндәге киңәшләрен бирә:
– «Начар» көннәрдә күбрәк ял итегез, иртәрәк йокларга ятыгыз. Хәмер, тәмәкедән баш тартыгыз, майлы ризык, ит ашауны киметегез, күбрәк витаминлы ризык ашагыз.  Күнегүләр ясагыз, чыныга башлагыз.

– Авыр йокыга китсәгез, валериана, пустырник, мелисса, бөтнек үләннәре ярдәм итәр, кан басымы түбән булганнарга женьшень, лимонник эчәргә кинәш ителә.
– Суыклар вакытында урамга чыгасы булса, җылы киенегез. Иң яхшы вариант – катлы-катлы кием. Аяк киеме кысып торырга тиеш түгел, үкчәсе биек булмаса, яхшы. Оекбаштан баш тартмагыз.
– Транспорт көткәндә, басып тормагыз, әрле-бирле йөрегез, тыпырдап, кулларны чәбәкләп алсагыз да була.

Лилия Заһретдинова

Фото: коллаж

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: