Туган як

Бу нинди тормыш инде?

Утыз ел дәвамында ир йодрыгы астында, аның мыскыллауларына түзеп яшәгән бу ханым, бик иртә картайган. «Ә бит миңа әле илле дә юк», - дигәч, артыма чүктем. Битен җыерчыклар баскан хатын, кеше-фәлән күрмәсен дигәндәй, тирә-ягына каранып алды да яулыгын салды: урыны-урыны белән әллә йолкынган, әллә үтмәс кайчы белән киселгән чал чәч....

Утыз ел дәвамында ир йодрыгы астында, аның мыскыллауларына түзеп яшәгән бу ханым, бик иртә картайган. «Ә бит миңа әле илле дә юк», - дигәч, артыма чүктем. Битен җыерчыклар баскан хатын, кеше-фәлән күрмәсен дигәндәй, тирә-ягына каранып алды да яулыгын салды: урыны-урыны белән әллә йолкынган, әллә үтмәс кайчы белән киселгән чал чәч. «Зинһар, ки яулыгыңны! Нигә дип түзәсең? Бер дә яклаучың юкмени?» - дим. «Бар да, юк та. Улым әтисе белән бер тапкыр нык кына сөйләшкән иде, ул чыгып китүгә тагын да ярсыды. Кыз бала нишли ала: елый гына. Кияүгә үзем кысылырга кушмыйм. Урамда уздырган төннәрем күбәйде соңгы вакытларда. Берәр яры чыгып китүемне күрсә, ишекне эчке яктан бикли дә куя. Күршеләр полиция чакырта мине кызганып. Ача ул ишекне. Күзләрен уа-уа: «Йоклап киткәнмен», - ди дә, шуның белән вәссәлам! Менә шулай яшәп ятыш. Ислам нигезләрен өйрәнә башладым. Мәчеттә үземә күңел тынычлыгы табам. Тик өйдә намаз укырга мөмкинлек юк. Иртәнгеләрен ул йоклаганда иркенләп укыйм. Калганнарын - кайда туры килсә, шунда. Кызымның да фатиры кысан. Шулай да, кияүгә рәхмәт, күршеләр шалтыратуга, мине урамнан эзләп таба да, ачуланып, үзләренә алып кайта. Кылган догам үземә, балаларым-оныкларыма һәм иремә», - ди ул җавап итеп. Аның моңсу күзләреннән тамган күз яшьләре җанымны көйдергәндәй итте.
Көзге шәһәр урамыннан салмак кына атлап баручы әлеге хатын артыннан озак карап тордым да: «Бу нинди тормыш инде?» - дип куйдым.
Шамилә Ильясова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: