Туган як

«Бөтен нәрсәдән мәхрүм итте ...»

Быел 9 гыйнварда Алмаш лагеренда чаңгыда йөргән Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтергән Даниил Котенев төрмәдә үзенә кул салган. Шәһәрдә аңа үлем теләмәгән кеше калмагандыр, әмма бу хәбәр бераз көтелмәгәнрәк булды. Гөлшатның әнисе Тәнзилә апага шалтыраттым. Очрашуга каршы килмәде: «Иркенләп сөйләшеп утырырбыз», - диде. Ире Илфир авылга кайтып киткән иде, кызганыч, аның...

Быел 9 гыйнварда Алмаш лагеренда чаңгыда йөргән Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтергән Даниил Котенев төрмәдә үзенә кул салган. Шәһәрдә аңа үлем теләмәгән кеше калмагандыр, әмма бу хәбәр бераз көтелмәгәнрәк булды. Гөлшатның әнисе Тәнзилә апага шалтыраттым. Очрашуга каршы килмәде: «Иркенләп сөйләшеп утырырбыз», - диде. Ире Илфир авылга кайтып киткән иде, кызганыч, аның белән сөйләшеп булмады.
Беренче соравым нәкъ шул бәндәнең үз-үзенә кул салуы турында булды.
- Мин аны бу дөньяда яшәргә тиешле кеше түгел, дип саныйм. Моның кадәр җинаятьләр кылгач... Бераз җиңеллек килде дисәм дә була. Ә менә Гөлшатның ире Женядан сорагач, ул: «Юк, Тәнзилә апа (мине шулай дип йөртә), җиңеллек килмәде. Гөлшатны барыбер кире кайтарып булмый», - дип җавап бирде. Дөрес инде анысы... - дип, авыр сулап куйды Тәнзилә апа.
Кызының үлгәненә өченче ай бара. Әмма ана төннәрен һаман йоклый алмый интегә. Төнге 1дә-2дә уянып, баласының, фаҗигале үлеме турында уйланып ята: аңында чагында бу вәхшилеккә ничек чыдаган, ниләр дип ялынган икән?..
Гөлшатны ул соң гына - 35 яшендә таба. Аннары улы Әнвәр дөньяга килә. Апа һәм эне бер-берсе белән тату үсә. Гөлшат энесенә тәмле ашлар пешерергә ярата, туган көне булсынмы, 23 февральме - бүләксез калдырмый. Шуңа да егет бу кайгыны бигрәк тә авыр кичергән.
Гөлшат бик эшчән була. Әнисе әйтүенчә, кулында ут уйната. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. 46 нчы училищены тәмамлап, пешекче белгечлеге алгач, «Амбар» кафесына пицца пешерүче булып эшкә урнаша. Эшчән кызны ошаталар, премияләр түлиләр, тузан суырткыч та бүләк итәләр. Кияүгә чыгар алдыннан Гөлшат, туй чыгымнарын үзем күтәрәм дип, тагын бер эшкә урнаша.
- «Амбар»да ике көн эшли, ике көн ял итә. 16 сәгать эшләп, төнге 2ләрдә генә кайта да, көнлек намазларын укый. Иртән торып икенче эшкә китә. Шул вакытта бик кайгырдым. Әти-әниләрдән акча сорамыйча, туйны үз акчаларына уздырдылар. Институтта укыганда да бездән бер тиен дә алмады, - ди Тәнзилә апа. - Аннары «Рокнроллы» кафесына пицца пешерүче булып урнашты. Анда кеше аз, тату эшлибез, ди торган иде, балакаем.
Гөлшат 13 яшендә намазга баса. 15 ел буе бер намазын да, уразасын да калдырмый. Кызына ияреп, әнисе дә намаз укый башлый. Ә кияүгә башка милләт һәм башка дин кешесенә чыга кызы.
- Татар егетләре белән йөреп карады. Нишләптер, аны үзләренә буйсындырырга тырышучылар очрады. Женя, киресенчә, аның җаена гына барды. Алар бер подъезд аша гына яшәделәр, - ди ана кеше. - Намазыннан, уразасыннан риза булмаслар дип курыктым. Каршы килмәделәр. Бала тугач, Женя исем кушарга да каршы килмәде. Өйләрендә хәләл ризык булды, Гөлшат уразалы вакытта, уразасын да, үзен дә, динен дә хөрмәт итте.
Аның соңгы мәртәбә тоткан уразасы турында Тәнзилә апа әле дә кайгырып сөйли. Көне буе кайнар плитәләр янында торган Гөлшат кичкә авыраеп китә. Әмма уразасын өзми, сынау җиңел булырга тиеш түгел дип саный ул.
Сынау... 9 гыйнварда ана куркыныч төш күреп уянып китә. Торып намазлар укый, дога кыла. Балаларының «Алмашка» барачакларын белә. Яшьләр ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә ярата - велосипедта йөриләр, тимер-аякта шуалар...
- Башта миңа берни әйтмәделәр. Кичке алтылар тирәсе булгандыр, Женяга төнгә эшкә, телефоннан шалтыраттым. «Кайтабыз», - ди кияү. Гөлшатның тавышын ишетмәгәч, куркып калдым. Бер сәгать түздем, аннары тагын шалтыраттым. «Нәрсә булды? Нәрсә яшерәсез?» - дип ялынам. «Тәнзилә апа, Гөлшатны таба алмыйбыз», - ди, балакаем», - дип үксеп елап җибәрде ана.
Ире белән улы киенеп чыгып йөгерәләр. Ул арада оныгын Тәнзилә апага алып кайталар. Сабый карыны ачудан елый. Моңа кадәр ана сөте тәмен белгән бала, башка берни капмый. Әбисе сөтне манный белән кайнатып каптырып карый. Баланың битләре шунда ук чабырып чыга. Соңгы елларда йөрәге авыртуыннан җәфаланган Тәнзилә апаның кан басымы күтәрелә. «Ашыгыч ярдәм» чакырталар, әмма табиблар һаман килми дә килми. Урманда апасын эзләп йөргән улы өйгә әнисе янына кайта. Баланы кодагый ала. Шул арада табиблар килеп җитә, укол кадыйлар, сабыйны да тикшерәләр.
Төнге икеләрдә Гөлшатның табылуы һәм исән булуы турында хәбәр җиткерәләр.
- Сөенгәнемне белсәң иде. Намаз укыйм, дога кылам. Тик берсе дә кайтмый. Мин әйтәм, ник больницага озаттык дип әйтүче юк? Ә ул үлгән икән. Каны агып беткән булган. Гөлшатны Алексей Капралов дигән кеше тапкан. Шул урынны күрәсем килгәч, Женя алып барды. Гап-гади будка, ишеге дә юк. Көпә-көндез, чалт аяз көнне, «Алмаш»тагы кешеләр уч төбендәге кебек күренеп тора, - дип әрни ана. - Ул бәндә исерек булган, ди. Пистолет белән ике егетне куркыткан, тегеләр кирегә йөгергәннәр, Интернетка язганнар. Ник шунда полициягә хәбәр итмәскә? Алар котылганнар шул...
Моргтан Гөлшатны әниләренә алып кайталар. Тәнзилә апаның кызы үлүенә ышанасы килми. Аның аз гына ачылып торган авызына, күзләренә карап туя алмый. Ә бите шешенгән, олыгайган.
Гөлшатны озатырга күп кеше килә. Туганнар, дуслар, таныш булмаган кешеләр... Җеназа намазы укыла. Тәнзилә апа, йөрәгенә чыдый алмыйча, аңын югалта. Шуңа күрә зиратка бара алмый кала.
- Күптән түгел Женя ул бәндәнең Гөлшатны ничек үтерүен сөйләгән видеосын күрсәтте. Интернетта бар икән. Кулларына богау кидерткәннәр. Манекенда күрсәтеп, әкрен генә сөйли. Чеби үтер-гәнмени... - ди ул нәфрәтләнеп.
Кайгыдан хәлсезләнгән, аяктан егылып, тәмам авыруга сабышкан Тәнзилә апаны дәваханәгә, кардиология бүлегенә салалар. «Үз әниседәй караган» табиб Алсу Фаил кызына, андагы барлык шәфкать туташларына әле дә рәхмәт укый ул. Бер белмәгән кешеләр күчтәнәчләр алып килгәннәр, берәү табиб янына барып, нинди дарулар кирәклеген сорап, кыйммәтле дарулар китереп биргән. Тәнзилә апа әйтүенчә, шәһәрдә игелекле кешеләр бик күп. Гөлшат үлгәч, кемнәр генә килми. Үзенең, киявенең, кызының эшләгән урыннарыннан матди ярдәм күрсәтәләр, балага памперслар, киемнәр, кирәк-яраклар алып киләләр. Җинаятьчене тапкан өчен үзенә бирелгән бер миллион сумлык сертификатны Гөлшат гаиләсенә биргән Радик Сибгатуллинга рәхмәтләр укый ул.
- Кайгымны аңлап, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт юату сүзләрен таба алды. Шулкадәр акыллы кеше. Кызым өчен хәзер дә дога кыла, - ди Тәнзилә апа.
Гөлшат әнисенә бакча сатып ала, әмма барлык эшләрен энесе Әнвәр белән икесе эшли. Әнисе авырып торгач, кызы: «Бу җәйдә бакчада син бала карарсың, без Женя белән эшләрбез», - дигән. Быелга планнары зур булган. Май ахырларында дүртәү диңгезгә барырга тиеш булганнар. Квартирга кадәр табып куйганнар. Бөтен нәрсәдән мәхрүм иткән аларны бу адәм актыгы...
- Кызым ана һәм ир хакын хаклап яшәде. Кайнанасын да, мине дә бертигез ярата иде. Әниләр көненә чакырып кунак итә, нәрсә пешерсә дә, сыйларга тырыша. 64 яшемә җитеп, онык күрдем дип шатландым. Үземне гел моңа кадәр яшәмәм дигән идем. Йөрәк эшчәнлегенең җитешсезлеге дигән диагноз куйдылар (сердечная недостаточность). Иртән торуга 3-4 төрле дару кабып, еш кына ашыгыч ярдәм чакырырга туры килә. Мин исән, ә кызым китеп барды, - дип авыр сулап куя ана.
Гөлшатның кызына инде 8 ай. Утыра, үрмәли, басарга тырыша. Женяның әнисе 54 яшендә, баланы карарга дип, декрет ялы алган. Оныгын карашырга Тәнзилә апа да бара. Күңеле тулып, балага күрсәтмичә еш кына елап та ала.
- Аллаһы Тәгалә намазлар белән сабырлык биреп тора. Коръән укыйм. Ул дөньяда баламны рәхмәт фәрештәләре каршы алса иде, гөнаһлары кичерелсә иде, дип телим. Женя да: «Тәнзилә апа, сез безгә бик кирәк, баланы да үстерәсе бар», - дип күңелне юата, - ди ана.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотоларда: 5 яшьлек Гөлшат балалар бакчасында; Гөлшат һәм Евгений Котенковлар; Гөлшат кечкенә кызы белән.
Фотолар Котенковларның шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: