Туган як

Билгеләнүләр

Ике идарәгә яңа җитәкчеләр билгеләнгән.

Түбән Кама шәһәре белем бирү идарәсе начальнигы Вадим Матюшин Яр Чаллы шәһәренә күченә. Анда ул төзеләчәк мәктәп директоры булып эшләячәк. Биредә вакытлыча аның вазифаларын урынбасары Рәис Шәрәпов башкарачак. 
Шулай ук Түбән Кама буенча дәүләт оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең элекке начальнигы Константин Слободюк, вазифаларын арттыруда гаепләнеп, эшеннән азат ителгән. Аның урынына Виталий Бочкарев билгеләнгән. Яңа начальникның хокук саклау структураларында һәм милли гвардия гаскәрләре хезмәте системасында эшләүдә тәҗрибәсе бар.   
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: