Туган як

Безнең «генерал»

28 майда «Түбән Кама шин» җәмгыятенең беренче генераль директоры, хәзерге вакытта җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе киңәшчесе, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Татарстанның шин сәнәгатенә нигез салган Николай Александрович Зеленов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның исеме республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә дә яхшы таныш. Берәүләр өчен ул...

28 майда «Түбән Кама шин» җәмгыятенең беренче генераль директоры, хәзерге вакытта җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе киңәшчесе, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Татарстанның шин сәнәгатенә нигез салган Николай Александрович Зеленов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аның исеме республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә дә яхшы таныш. Берәүләр өчен ул Түбән Кама җирендә шин заводын төзеп, аның данын еракларга тараткан кеше булса, икенчеләргә - остаз, фикердәш, юл күрсәтүче. Николай Зеленов - үзендә оста җитәкче һәм чын кешелеклелек сыйфатларын берләштергән шәхес. Бар гомерен шин тармагын үстерүгә багышлаган кеше буларак, аны хаклы рәвештә Татарстан шин сәнәгатенең аксакалы дип атарга мөмкин....
1971 елның 28 маенда Николай Зеленовка 38 яшь тула. Ә 15 июньдә аны төзелеп кенә килүче Түбән Кама шин заводының беренче директоры вазифасына билгелиләр. Шундый җаваплы урынга яшь кешене кую ул заман өчен бик сирәк күренеш була. Шуңа күрә зур предприятие дилбегәсен яшь җитәкче кулына тапшыруга күпләр шикләнеп карый. Булдыра алырмы, янәсе, өметләрне аклармы? Мәскәү химия технологиясе институтын тәмамлап, Воронеж шин заводында шактый тәҗрибә туплап өлгергән егетнең предприятиене казыгыннан башлап төзеп, аны дөнья аренасына чыгарасын күпләр башына да китереп карамый шул.
Завод шактый авыр шартларда төзелә. Бу Татарстанда шин тармагы белгечләренең булмавы белән бәйле. Шуңа күрә аларны башка төбәкләрдән бөртекләп диярлек җыялар. Чулман буена СССРның төрле почмакларыннан яшь белгечләр агыла. Предприятие җитәкчелеге алдына эшне кыска срокларда башкарып чыгу бурычы куела.
Николай Зеленов җитәк-челегендә завод төзелеше кызу темплар белән алып барыла. Инженер-техник состав һәм төп техноло-гик һөнәр ияләре кыска вакыт эчендә белемен күтәрә. 1976 елдан предприятиедә продукция күпләп җитештерелә башлый. 1978 елда йөк шиннары заводы сафка баса. Түбән Кама шиннары КАМАЗ, УАЗ, ВАЗ, ИжАвто, шулай ук илнең автомобиль җитештерүче башка заводларына озатыла. 1980 ел урталарында радиаль шиннар җитештерү күләме арта. Моңа Италиянең танылган фирмасыннан кайтартылган яңа җайланма-җиһазлар куллану ярдәм итә. 1989 елдан завод шин тармагының әйдәп баручы предприятиесенә әй-ләнә. КАМА шиннарын кулланучылар исемлеге елдан-ел арта. Россия һәм Американың уртак предприятиесе булган «Дженерал Моторс - АвтоВАЗ» компаниясе аларны «Шевроле Нива» автомо-бильләрен комплектлау өчен сайлый.
Николай Александро-вич - беренчеләрдән булып тоташ металл кордлы шиннар җитештерү әһәмиятен күрсәткән һәм киләчәкнең нәкъ менә әлеге төр шиннарда булуы турында әйткән кеше. 2009 елда сафка баскан Түбән Кама тоташ металл кордлы шиннар заводы бүген шин комплексының йөзе булып тора.
Беренче директор нигез салган традицияләрне нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә бүген дә кадерләп саклый-лар. Шин заводы ветераннары аның исемен зур хөрмәт белән телгә ала. Тирән белемле, бай тәҗрибәле, төптән уйлап эш итүче, гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, зирәк, диләр аның турында. Эшче, белгеч, җитәкче булмасын - ул һәркем белән уртак телне тиз таба. Чордашлары аның зур түрәләр белән дә гади, җиңел итеп сөй-ләшүен, нинди генә хәлдә дә үзе булып калуын искә ала. «Аның бүлмәсеннән һәркем күтәренке кәеф белән чыга иде. Үзенең оптимизмын ул башкаларга да йоктыра, берәр кызык-лы хәл яки мәзәк сөй-
ләп, күңелне күтәреп җи-бәрә. Кирәк урында кырыс та була белә. Башкаларга гына түгел, үзенә карата да таләпчән иде», - дип сөйлиләр. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры Әнвәр Вахитов истәлекләреннән: «1975-1979 елларда мин массакүләм шиннар заводында эшләдем. Аннан 14 ел йөк шиннары заводында баш инженер, 7 ел завод директоры вазифасында булдым. 2007 елдан Түбән Кама тоташ металл кордлы шиннар заводын җитәкләдем. Шушы вакыт эчендә мин Николай Зеленовның ныклы терәген һәм, иң мөһиме, ышанычын тоеп яшәдем. Аңа нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмә, ул шундук аның чишелешен табып бирә иде. Николай Зеленов белән эшләү минем өчен зур тормыш мәктәбе булды». «Кама» фәнни-техник үзә-ге башкаручы директоры Александр Махотин аны чын профессионал дип атый. «Кадрлар белән эшләүгә ул һәрвакыт зур игътибар бирде, чөнки предприятиенең киләчәге аларга бәйле булуын аңлый иде», - дип искә ала Александр Анатольевич.
Николай Александровичның завод цехларына кереп, эш барышы белән танышып йөрүе, хезмәткәрләр белән күзгә-күз аралашырга яратуы турында да әйтми калу мөмкин түгел. Гадәттә ул үзе генә йөри. Очраган берсе янында туктап, хәл-әхвәлен белешә, ниләр борчыганын сораша. Хезмәт кешесенә хөрмәт белән карау, аларга якын булырга тырышу үзен коллективның аерылгысыз өлеше итеп хис иткән җитәкчеләргә генә хас. Гадәттә андый җитәкчеләр коллективның үз кешесенә әйләнә. Шинчыларның аны хәзер дә «безнең генерал» дип йөртүләре юкка түгел, билгеле.
Николай Зеленов төзелеп кенә килүче шәһәр инфраструктурасын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән балалар бакчалары, торак йортлар төзелә, хезмәткәрләр өчен поликлиника, ашханәләр, «Чайка» лагере, санаторий-профилакторий, спорт комплексы, ял базасы, Көнкүреш хезмәтләре йорты ачыла.
Шин тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Николай Александрович күпсанлы бүләкләргә лаек була. 1995 елда Халыкара хезмәттәш-лек проектының Европа ассоциациясе координацион комитеты аны «Алтын Меркурий» призы белән бүләкли. 1996 елда «Түбән Кама шин» җәмгыяте «Сәүдә лидерлары клубы» тарафыннан бирелә торган технология һәм сыйфат Халыкара призына лаек була. Әлеге бүләк Германиядә тапшырыла. Николай Зеленов - Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары, «Эштәге батырлык өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе көмеш медале» иясе. «ТАССРның атказанган химигы», «РСФСРның атказанган химигы», «СССР сәнәгатенең атказанган хезмәткәре», «Түбән Кама шин җәмгыятенең хезмәт ветераны», «Түбән Кама шәһәренең почетлы гражданины» дигән мактаулы исемнәре бар. Күп мәртәбә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы министрлык-ведомстволары Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Берничә тапкыр Түбән Кама шәһәре Советына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана.
Беренче «генерал»ыбызны юбилее белән котлап, һәрвакыт шундый шат күңелле булып калуын, сәламәтлектә озын-озак гомер кичерүен теләп калабыз.
Айгөл ГӘРӘЕВА.
(Фотолар архивтан алынды).
Реклама тәртибендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: