Туган як

Без тарихта эзле

Бер дә көтмәгәндә, зур илемдә Сабантуйлар гөрләгәндә, чыгарылыш кичәләре барганда, туйлар көткәндә, тургай моңлы гаҗәеп матур җәй иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Ватаныбызга басып кергән. Канкойгыч изге Бөек Ватан сугышы башлана. Ул еллар истәлекләре күңелемә тирән уелган. Бу сугышта нәселем 22 кешесен югалткан. Сугыш - мәхшәр, кайгы, зур фаҗига,...

Бер дә көтмәгәндә, зур илемдә Сабантуйлар гөрләгәндә, чыгарылыш кичәләре барганда, туйлар көткәндә, тургай моңлы гаҗәеп матур җәй иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Ватаныбызга басып кергән.
Канкойгыч изге Бөек Ватан сугышы башлана. Ул еллар истәлекләре күңелемә тирән уелган. Бу сугышта нәселем 22 кешесен югалткан. Сугыш - мәхшәр, кайгы, зур фаҗига, күз яшьләре, ачлык, ялангачлык, ятимлек, толлык, коллык, янгыннар, җимереклек, шәһәр-авылларыбызны югалту, әле игеннәре урырга өлгермәгән иксез-чиксез җиребезне, күчерергә өлгермәгән завод-фабрикаларбызны дошманга калдыру ул.
Илем фронтка лачындай улларын, кызларын озата. Бик күп югалтулар белән армиябез Мәскәүга кадәр чигенә. Иң кыю, иң көчле, иң батыр, иң булдыклы халкым кырыла сугышта. Сугышчылар дошманга каршы калкандай, тоташ стена булып, күкрәк киереп басалар...
Тылыбыздагы авыл кешелә-ренең 4 ел барган сугыш чорындагы тырыш хезмәтенә тукталасым килә. Колхозлар ир-атсыз, техникасыз, яхшы атларсыз калды. Ләкин халык ачыкса да, ил алдындагы бурычын намус белән үтәде. Үлән, алабута, сәрдә, кычыткан, юа, кукы, балтырган ашлары белән тукланып, урман ризыкларыннан шомырт, миләш, чикләвек, җиләкләр ашап көн күрде авыл халкы. Әлбәттә, төп ризыклар бәрәңге, алабута ипие, балык иде, күгәрчен ашаучылар да булган.
Очсыз-кырыйсыз иген басуларын үз вакытында чәчәргә, утарга, чабарга, җыярга, сугарга, уңышны кадерләп урнаштырырга, күбесен фронтка озатырга кирәк. Авыл кешесе көне-төне эштә. Басулар үгез белән эшкәртелә, күбрәк урак белән урыла. Карт-корылар, балалар өлкәннәргә булыша. Күршем Мәгъшия әби сөйләве буенча, уракчыларның чабата салып, аяк юып йокларга да мөмкинлеге булмаган. Кара көзгә кадәр барган урак өсте йончыткан, көйдергән, ләкин бурычың - хезмәт, аны үтәргә кирәк. Чабаталы тыл геройлары намазларын калдырмыйча, илне туйдырганнар.
Сугыш елларында ир-ат тракторчыларны үсмерләр, хатын-кызлар алыштыра. 1941 елдан 1958 елга кадәр тракторда эшләгән Зәйтүнә (Каенлыдан), Нурдидә (Шәңгәлчедән) апаларны белә идем. Хезмәтләре өчен ил аларны орденнар белән бүләкләде. Инде ахирәткә китеп баручы өлкән буын, мин сезгә, хезмәтегезгә, батырлыгыгызга һәйкәлләр куяр идем, исемегезне ташка уяр идем. Тыйнак яшәп, тыйнак кына китеп барасыз. Алама-сәләмәләрегезне салдырып, Кытай ефәкләренә төрергә өлгереп җитмәдек, ахрысы. Кияү куенына керергә, бала биләргә өлгермәгән, тормыш корырдай пар тапмаган ялгыз аккошлар, урман кисүче, торф чыгаручы, метро төзүче, шәһәрләр, ГЭСлар салучы, чирәм җирләр эшкәртүче чабаталы ил кызлары, (мин белгән Мәрьям, Зөләйлә, Таифә, Наҗия, Зәйнәп, Зәйсылу, Сәбилә апалар) кигәнегез ни булган соң сезнең?
Дөньяны коллыктан йолып калган батырлар иле - безнең ил. Без тарихта эзлебез, хәтеребезне чарлап торыйк, тутыкмасын. Тарихын, үткәнен оныткан халык маңкортка әйләнә, юкка чыга бит.
Илебезнең, халкыбызның, тынычлыкның, иминлекнең, туклыкның кадерен белеп яшик.
Асия САЛАВАТОВА,
пенсионер.
Шәңгәлче авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: