Туган як

Без белергә тиеш

Кызыл Чишмәдә чик сакчыларына куелган мемориал берничә ай эчендә танымаслык булып яңартылды.

Эш иганәчеләр хисабына башкарылган. «Яшь буын илебез сагында кемнәр торганын белергә тиеш», – диде «Татарстан чик сакчылары» оешмасы җитәкчесе Рафаил Заһидуллин. Анда армиядә илебез чикләрен саклаган чик сакчылары үзләренең бәйрәм көннәрендә җыелыр, хезмәттәшләре белән очрашыр, һәлак булганнарын искә алу урыны булыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: