Туган як

«Берсе алдый, шунда берсе алдана...»

Фән-техника көнләп түгел, сәгатьләп үскән заманда яшибез. Көнкүреш техникасы да, электрон һәм оргтехника да камилләшә. Тик мондый алгарышның тискәре ягы да бар. Хәбәрләшү, аралашу өчен кулланыла торган телефон һәм компьютер аша кешеләрне алдалау, алай гынамы, аларның акчасына хуҗа булучылар саны да арта бара. Әле күптән түгел хокук сак-лау органнары, Интернеттагы...

Фән-техника көнләп түгел, сәгатьләп үскән заманда яшибез. Көнкүреш техникасы да, электрон һәм оргтехника да камилләшә.
 
Тик мондый алгарышның тискәре ягы да бар. Хәбәрләшү, аралашу өчен кулланыла торган телефон һәм компьютер аша кешеләрне алдалау, алай гынамы, аларның акчасына хуҗа булучылар саны да арта бара. Әле күптән түгел хокук сак-лау органнары, Интернеттагы «Авито» сайты аша әйбер сатып алырга теләгән 1982 елгы түбәнкамалының, алдартазлар тозагына эләгеп, 50 мең сум акчасыннан колак кагуы хакында хәбәр иткән иде. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен, йөк машинасы сатып алырга теләгән Рамилнең (исеме үзгәртелә) сүзләренчә, ул үзен кызыксындырган машина сатылу турында белдерү укыган һәм күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткан.
 
Аңа әлеге машинаны сатып алырга теләүчеләрнең күп булуы, шуңа күрә берникадәр сумманы алдан түләп куярга кирәклеген әйтәләр. Алдау әнә шуннан башланган...
 
Әле кайчан гына, кесә телефоннары аша алдау очраклары турында ишетеп гаҗәпләнә идек. Аферист, телефоннан шалтыратып, якыныгызның, туганыгызның яки улыгызның бәлагә очравы турында әйтә. Озаклап сөйләшеп тормый. Аның «проблемасын» хәл итү өчен фәлән суммада акча кирәк, ди. Акчаны билгеле бер урынга китерергә яки әйтелгән счетка күчерергә кирәклеген искәртә. Кайгыдан башы әйләнгән кеше «ярдәм итәргә» ашыга, әлбәттә. Мондый тозакка капмау хакында газеталарда кат-кат язылса да, алданучылар әле хәзер дә бар. Бигрәк тә, тиз ышанучан һәм башкаларга карата кызгану хисе булган өлкәннәр бу капкынга тиз каба.
 
Тормыш бер урында гына тормый. Электрон техника камилләшә барган саен, аферистлар да үзләренең кыңгыр эшләренә ирешү ысулларын яңарта. Хәзерге «виртуаль караклар»га йөзәр, меңәр километр ераклыкта булган кешеләрнең акчасына хуҗа булу да берни түгел. Бу, бигрәк тә, әйбер сатып алганда акчаны Интернет аша исәп-хисап счетларына күчерү мөмкинлеге булдырыл-гач киң колач алды. «Электрон акча янчыклары» дигән хикмәтле нәрсәләр бар бит әле. Мондый «янчык»лардан файдалану, бер караганда, уңайлы. Кесәгә зур суммада акча салып йөрисе түгел, теләгән урынга тиешле сумманы тиз генә күчереп була. Бу гамәл, гадәттә, бармак очы белән компьютер төймәсенә берничә мәртәбә басып алу белән башкарыла. Тик шуны онытмаска кирәк, теләсә кемнең сүзенә ышанып, акчаңны ул күрсәткән счетка күчерәсең икән, аны кире кайтарып алу мөмкин булмаячак.
 
«Виртуаль акча» яки акчаны компьютер аша бер счеттан икенчесенә күчерү мөмкинлегеннән күпчелек очракта яшьләр файдалана. Гомерләре буе кәгазь акча белән эш итәргә өйрәнгән өлкәннәр өчен бу эшләр ят. Ә менә «виртуаль караклар»ның яшьләрне алдауда аерым үзенчәлекле ысуллары бар. Монда аларның оста психолог булуларына гаҗәпләнергә генә кала. Юк, аларны кызгандыру хисләре белән алдый алмыйсың. Кемгәдер ярдәм итү өчен дә акчаларын чыгарып салырга ашык-мый яшьләр. Аларның йомшак ягы - затлы әйберләргә кызыгу. Кыйммәтле смартфоннар, иң текә «тачка»лар, затлы чит ил киеме, бизәнү әйберләре һ.б.
 
Аферистлар, Интернет аша әйбер сәүдәсе белән шөгыльләнгән булып, кешеләрнең ышанычларын яулап ала. Кеше психологиясен тирәнтен белгән алдакчы, төрле чаралары белән, кешене нәкъ менә алардагы товар кирәклегенә ышандыра. Аннан соң инде «акча саву» процессы башлана. Башта өлешчә акча кирәклеген искәртәләр. Анысын алгач, тагын клиентларының «кылларын чиртеп» карыйлар. Кеше тәмам алданганына төшенгәнче, бу шулай дәвам итә. Үзенә кирәк товарны беркайчан ала алмаячагын аңлаган, күңеленә шик кереп оялаган «клиент», акчасын кире сораса да, аны кайтарып алу мөмкин булмый инде. Чөнки «виртуаль акча янчыгын» икенче төрле әйтсәк, сез акчагызны «койган» Интернеттагы счетны ачу ничек җиңел булса, ябу да шулай ук ансат. Аннан соң эзләп кара ул «янчык»ның хуҗасы кем икәнен! Карак андагы акчаны үз кесәсенә бушатырга яисә икенче запас счетына күчерергә өлгергән була инде.
 
Югарыда мисал итеп китергән Рамил белән дә нәкъ шулай була. Алдан соралган 50 мең сумны күрсәтелгән счетка күчергәч, алдартазлар аннан тагын акча каермакчы булып, өстәмә сумма сорыйлар. Эшнең кая таба барганын аңлап алган эшмәкәр, акчасын кире кайтарырга кушып, үзенең исәп-хисап счетын җибәрә. Тик кая ул! Тегеләр, кире кайтарырга вәгъдә бирсәләр дә, сүзләрендә тормый. Алырсың эт авызыннан сөякне!
Әнә шундый шикле алыш-бирешләрдән сак булыгыз. Әгәр әйбер сатучы сездән күпмедер өлешен алдан түләп кую турында сүз башлаган икән, сөйләшүләрне шунда ук туктатырга, элемтәне өзәргә кирәк.
 
Фәрит ИМАМОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: