Туган як

«Бернигә дә карамастан алар бәхетле!»

Республикада инвалид балалар өчен оештырылган беренче тернәкләндерү учреждениесенә 25 ел булды. Чирек гасыр элек, аңа кадәр һичкемнең исе-нә дә кереп чыкмаган мәсьәләне кузгаткач: «Нишләп тотына ул бу эшкә, дәваларлык түгел икән, нәрсәгә кирәге бар соң андыйларның?» - дип әйтүчеләр аз булмый... Терәк-хәрәкәт системаларында авыр тайпылышлар булган балалар өчен Түбән Камада...

Республикада инвалид балалар өчен оештырылган беренче тернәкләндерү учреждениесенә 25 ел булды.
Чирек гасыр элек, аңа кадәр һичкемнең исе-нә дә кереп чыкмаган мәсьәләне кузгаткач: «Нишләп тотына ул бу эшкә, дәваларлык түгел икән, нәрсәгә кирәге бар соң андыйларның?» - дип әйтүчеләр аз булмый... Терәк-хәрәкәт системаларында авыр тайпылышлар булган балалар өчен Түбән Камада оештырылган «Надежда» тернәкләндерү үзәге директоры Нина Буханова бу сорауларга җавап биреп кенә калмый, кешеләр уйлаганның капма-каршысын исбатлап та бирә.
Ул чакта хәлне аңлап, теләктәшлек күрсәтүче-ләрне табу җиңел булмый. Нинди киртәләр аша гына узарга туры килми Нина Федоровнага. Нәрсәсен яшереп торасы, андыйлар әле бүген дә бик күп түгел. Тик шунысы ачык, бу проблеманы хөкүмәт югарылыгында да аңлый башладылар.
Беренче мәртәбә үзгә дәвалау учреждениесе төзү турында сүз кузгаткач: «Сез нәрсә турында?» дип, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнүчеләр дә була. Чөнки шәһәрдә дә, районда да инвалид балалар турында искә дә алынмый иде. Чирек гасыр элек церебраль паралич белән авырган балаларның төгәл саны да мәгълүм булмый әле... Ә ул теләсә кайсы статистикадан күбрәк белгән. Шәһәр советы башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы буларак кына түгел, «Улыгыздан баш тартсагыз яхшырак. Сезнең сәламәт бала табу мөмкинлегегез бар әле» дигән сүзләрне ишетергә туры килгән ана буларак та ул бу мәсьәләдән хәбәрдар булган.
Бүген Нина Буханова, мөмкин булган сорауларның иң мәкерлесенә: «Үз балагызда шундый физик тайпылыш булмаган очракта, шәһәрдә тернәкләндерү үзәге ачылыр идеме?», - дигәненә дә ихластан җавап бирә ала.
- Ачылыр иде, дип уйламыйм.
Чыннан да, бары тик фидакарь ана гына барлык киртәләр һәм каршылыклар аша үтә ала. Шунысына рәхмәт, фидакарьлектән тыш аның кулында административ мөмкинлекләр дә була әле. Шулай туры килә.
Үз инициативасы белән оештырылган «Надежда» үзәге турында сүз барганда Нина Федоровна «тернәкләндерү» сүзен кулланырга яратмый. Чөнки үзәк физик мөмкин-лекләрне кире кайтару белән шөгыльләнми, ә тумыштан инвалид балаларга үзләре ия булмаган нәрсәләрне бирергә тырыша...
Өч яшьлек улы белән Евпаториядәге атаклы балалар диңгез курортына барып кайту да, идея тууга күпмедер дәрәҗәдә этәргеч биргәндер, билгеле. Малаен процедураларга йөрткәндә, үзенә хас кызыксынучанлыгы буенча, ул анда булганнарны һәрьяклап тикшереп, өйрәнеп кенә калмый, аларны үзебезнең шәһәрдә булдыру мөмкинлеге хакында да уйлана. Улы белән берничә мәртәбә барырга туры килгән махсус башкала дәвалау үзәкләрендә дә дәвалау алымнарын да һәм эшне оештыруны да ныклап өйрәнә. Шулай итеп, Түбән Камада тернәкләндерү үзәге төзү планы оеша. Хәзер инде эш «аздан» гына тора: теләктәшлек күрсәтүчеләр, ярдәм һәм акча табу... Ләкин моңа килеп җиткәнче, бик үк гади булмаган бер эшне башкарырга: ихтыяҗлары үзгәрәк булса да, инвалидларның җәмгыятьтә барлык кешеләр кебек үк тигез хокуклы икәнлеген исбатларга кирәк була. Сүз уңаеннан, әле хәзер дә, акчаны (ә үзәктә дәвалау дәүләт хисабыннан тормышка ашырыла) күрә торып «файдасыз» балалар өчен күчергәнче, файдалырак эшләргә тоту яхшырак булмасмы, дип уйлаучылар аз түгел...
Барысы да тиз генә тормышка ашмый, әлбәттә. Ләкин тумыштан сәламәтлекләре буенча проблемалары булган балалар белән максатчан эш юнәлешендә беренче адымнар ясала. Сиксәненче елларда ук (бу урында «узган гасырның» дип өстәү дә гадәткә керде) берничә балалар бакчасында начар ишеткән, күргән һәм сәламәтлекләрендә башка тайпылышлары булган балалар өчен махсус төркемнәр ачылды. Иң катлаулысы - балалар церебраль параличы белән интегүчеләрне махсус тәрбияләүне һәм дәвалауны оештыру иде, әлбәттә.
«Түбән Кама Нефтехим» ведомоствосындагы санаторий-профилакториясенә керү чираттагы кечкенә генә булса да, җиңү була. Хәзер инде Нина Федоровна әлеге эштә ялгызы гына түгеллеген аңлый - шәһәрдәге иң эре предприятие җитәкчелеге һәм инвалид балаларның ата-аналары да аның ягында, ләбаса. Әле Үзәк ачылганчы ук, ләкин аны төзү идеясе инде тулысынча хәл ителгәч, нефтехимиклар тырышлыгы белән шәһәргә Саранск педагогия институтын тәмамлаган яшь белгечләр чакырыла. Алар Үзәкнең беренче педагоглары гына түгел, ә шунда тәрбияләнәчәк инвалид балаларны беренче исәпкә алучылар да булды.
Берүк вакытта Нина Буханова проблеманы өч мәртәбә Дәүләт Думасы югарылыгында күтәреп чыкты, Санкт-Петербургның ата-аналар советы эше белән танышты, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнде. Аңа балаларны дәвалау тармагындагы танылган белгеч - профессор Томас Монтгомерны да җәлеп итү мөмкинлеге ачылды хәтта. Галим Үзәк хезмәткәрләре каршында лекцияләр укыды. 1994 елда Мәскәү өлкәсендәге Дубна шәһәрендә уздырылган инвалид балалар гаиләләре белән эшләүче, дәүләтнеке булмаган оешмаларның беренче халыкара конференциясе дә Нина Федоровна катнашыннан башка гына узмады. Анда «Түбән Кама Нефтехим» инвалид балалар гаиләләренең дөньядагы иң эре социаль партнеры буларак билгеләнде, ә «Надежда» үзәге инвалид балалар өчен үзфинанслау нигезендә эшләүче дөньядагы бердәнбер учреждение дип аталды.
Шәхси кызыксынуы булмаса, Нина Федоровна шушы баскычларны уза алыр идеме? Булмас иде. Моны ул үзе дә яшерми. Хәзерге вакытта җәмгыять әлеге проблеманы законлы рәвештә таныды, «Инвалидларның хокуклары турында»гы Конвенция расланды, хәтта инвалид ке-шеләрнең хокукларына карата беренче мәртәбә «дискриминация» төшенчәсе кергән Закон да кабул ителде. Шулай булса да, уңайлы мохит тудыру турында сүз алып барганда, ихтыяҗ барлыгын тулысынча аңлап бетермәүчеләр байтак әле.
- Еллар дәвамында инвалид балалар белән эшләү барышында, - дип искә ала Нина Федоровна, - мин җәмгыять аларга кирәк булуга караганда, җәмгыятькә алар кирәк булуына тирәнрәк ышандым. Гаҗәпләнмәгез, монда бернинди капма-каршылык та юк. Сәламәт җәмгыять инвалидларны тигез хокуклы итеп күрә башласа тагын да сәламәтрәк: ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, игелекле була. Язмышларына зарланган кешеләргә мин һәрвакыт: «Ә сез «Надежда» үзәгенә килеп, андагы балаларны күрегез. Һәм үзегезнең җебегәнлегегездән сезгә оят булыр. Үзегездә бернинди проблема да булмавын, бары тик вакытлыча кыенлыклар гына кичерүегезне аңларсыз», дип әйтәм. Чөнки яхшыга үзгәртеп булмаслык бернәрсә дә юклыгын аңлыйм.
Ул авырлыклар алдында туктап калмауга бик күп мисаллар китерә. Менә шуларның берсе. Кызчыкның әнисенә табиблар: «Юкка гына тырышасың, балаңның хәле өметсез», - диләр. Ярый әле ул әлеге фаразлауга ышанмый. Кыз «Надежда» үзәге каршындагы мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керә, анда алган белгечлеге буенча эшкә урнаша, машина йөртә һәм бәхетле гаилә кора. Менә сезгә «өметсез» очрак! Дөрес, аңа хәрәкәтләнү кыен, ләкин ул үзенең авыруыннан оялмый.
Нина Федоровна Үзәк хезмәт-кәрләре турында да зур дулкынлану белән сөйли. Никадәр генә таләпчән булмасын, ул аларның осталыгын югары бәяли. Үзенчәлекле балалар белән эшләүчеләр нәкъ менә шундый булырга тиеш, ди ул. Тагын шунысы да бар: «Надежда» - балаларның ата-аналары белән дә эшләүче бердәнбер учреждение. Мондый эшләрнең нәтиҗәсе - тулы гаиләләр, тагын да төгәлрәк әйтсәк, нигездә, тулы гаиләләр. Андый проблемалары булган балаларның әтиләре сирәк очракта гына үзләренә төшкән мондый сынауларны күтәрә. Ә «Надежда» үзәге гаиләләргә ышаныч өстәргә ярдәм итә.
Барыннан да бигрәк, «Каршылыксыз мохит» дәүләт программасы Татарстанда кабул ителгәнче Түбән Камада ике ел алдан ук каршылыклар (шул исәптән социаль каршылыклар да) юкка чыгарыла башлады. Нина Федоровна Түбән Кама мэры Айдар Метшинга инвалидлар проблемаларын тирәнтен аңлап эш итүче җитәкче буларак, югары бәя бирә. Кризис мизгелләре Үзәкне читләтеп узды, Татарстан вице-премьеры Равил Моратовның өстенә зур җаваплылык алып, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүгә шәхсән үзе катнашуы һәм Россия өчен стандарт булмаган үзенчәлекле карар - Үзәкне дәүләт структуралары сферасыннан муниципалитетка күчереп, автономияле итү турында карар кабул итүе аркасында гына, уникаль учреждениенең төп эшчәнлеген - белем бирү һәм дәвалау белән шөгыльләнүен саклап калу мөмкин булды.
Ул шәһәр тарихында иң яшь мэр булган Илсур Метшинның кыюлыгын һәм тәвәккәллеген, Дәүләт Советы депутатлары Юрий Камалтынов, Разил Вәлиев, Римма Ратникова, Николай Лемаев, Гаяз Сәхапов, Валентина Липужина һәм башкаларның Үзәккә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләрен җылы рәхмәт сүзләре белән искә алды.
Кызганычка каршы, бик күп нәрсәләр җәм-гыять тарафыннан дөрес кабул ителми. Инклюзив укыту турында күпме сүзләр булды! Кемнәрнедер шатландырды, икенчеләрне көендерде. Ниһаять: инвалид балалар сәламәт балалар белән бергә укыячак - бу бер яктан яхшы; ә «полюс»ның икенче капма-каршы ягы - безнең сәламәт балаларыбыз белән бер парта артына инвалид балалар да утырачак! Монысы кемнәргәдер коточкыч!
Үзенчәлекле балалар өчен, үзенчәлекле шартлар тудыруга кирәгеннән артык тырышлык куялар, күрәсең: мәктәпкә аерым керү урыны, аерым класслар, аерым укытучылар, калган барысы да шулай ук аерым... Нина Буханова, үзенең холкына хас үҗәтлек белән, инклюзив укытуның башлангыч асылын яклап калырга әзер. Әлегә кадәр ул уйлаганын һәрчак тормышка ашырды. Кайчан да булса сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәгариф системалары кебек ведомство структураларының көчләре берләшүгә дә ышанычы зур Нина Федоровнаның. Ул чакта яңа нәтиҗәләргә исәп тотарга мөмкин булачак. Үзенә һәр эштә ниндидер югары көчләр ярдәм итүенә ышанычы зур аның.
Үзәк җитәкчесе балаларда тумыштан килгән инвалидлыкка китерә торган 400дән артык сәбәпнең күпчелеген киметү өчен, булачак ата-аналарны сәламәт нәсел калдыру турында алдан ук кайгыртырга өйрәтергә кирәклеге хакында глобаль нәрсәләр турында хыяллана.
25 ел эчендә «Надежда» үзәге махсуслаштырылган коррекция балалар бакчасыннан, үзенең төп юнәлешләреннән тыш, балалар церебраль параличыннан интегүчеләр белән эшли торган белгечләр әзерләүче учреждениегә әверелде. Андыйлар дөньяның бүтән бер җирендә дә юк.
Республикада - беренче, ә Россиядә беренчеләрнең берсе булган тернәкләндерү үзәгенең чирек гасырлык юлын Нина Федоровна тирән кардан эз салып баручы кеше юлы белән чагыштыра. Аның артыннан баручылар һәр борылманы кабатлап, сукмакны ныклап таптыйлар һәм үзләреннән соң атлаучыларга җиңеллек тудыралар.
Үзәктә тәрбияләнгән бер малай турында мисал китереп үтәсем килә. Балалар церебраль параличы белән интегүче ул малай мәктәптән соң институтка кереп укый. Үзенең диплом эшен ел саен уздырыла торган администрация башлыгы конкурсына куя һәм җиңә, аның инвалидлык төркемен үзгәртәләр. Ул эшләү мөмкинлеге ала. Аны бер фирма яхшы хезмәт хакы белән эшкә чакыра. Сыйныфташлары да аның үрнәгенә иярә. Нәтиҗәдә, «Надежда»ның бу чыгарылыш класс укучылары барысы да җәмгыятьтә үз урыннарын тапты. Алар, сәламәтлекләренең үзенчәлекле булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнә, гаиләләре бар, ял итәргә баралар.
«Надежда» мәктәбен тәмамлаганнарның 98 проценты башлангыч һөнәри, урта һәм югары уку йортларына кабул ителә. Нибары 2 проценты гына, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә,гаиләләрендә кала. Ләкин алар да, гаилә әгъзаларына авыр йөк түгел, чөнки үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең һәм йорт хуҗалыгы алып баруның элементар күнекмәләренә өйрәтелгәннәр.
Ә иң мөһиме - алар җәмгыятьтә үзләрен кыерсытылган итеп тоймый, бәхетле хис итә.
Нина Федоровна ана буларак бу хакта яхшы белә.
Галина Суздальцева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: