Туган як

Бергә тәрбияләсәк кенә

Мин 76нчы балалар бакчасының 1нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияче булып эшлим. Төркемдәге балаларым еш кына төшемә керә. Менә бүген дә, төшемдә, Хәлил Юзмиевны «и-и-и, җимешем», дип сөям имеш... Балаларны яратмасаң, хәзерге тәрбиячеләр өстенә өелгән эшне эшләп бетерә алмас, бакчадан тизрәк качар идең... Бүгенге чорда, әдәпсез, тәртипсез җәмгыятьтә әхлаклы, иманлы, кешелекле...

Мин 76нчы балалар бакчасының 1нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияче булып эшлим. Төркемдәге балаларым еш кына төшемә керә. Менә бүген дә, төшемдә, Хәлил Юзмиевны «и-и-и, җимешем», дип сөям имеш... Балаларны яратмасаң, хәзерге тәрбиячеләр өстенә өелгән эшне эшләп бетерә алмас, бакчадан тизрәк качар идең... Бүгенге чорда, әдәпсез, тәртипсез җәмгыятьтә әхлаклы, иманлы, кешелекле балалар тәрбияләп үстерү - авыр сынау.
Бернигә карамыйча, бер караңгыдан икенчесенә кадәр бакчабызда булабыз. Көннәр буе ата-ана назыннан аерылган балалар безне әниләре, әбиләре белән бутап, «әни», «әби», «әти», дип дәшәләр, кочакка кереп сыеналар.
13нче төркемдә икесе дә педагогик белемле Рузалия Мифтахова һәм Рәзидә Закирова эшли. Төркемгә йөрүче Артем Хаҗиевның әнисе каядыр китеп барган, баланы әбисе тәрбияли. Әни назына сусаган Артем шушы тәрбиячеләре янында бөтерелә. Аларның тырышлыгына таң калыр- лык - төркем бүлмәләре программа таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, әсбаплар белән тулыландырылган. Азалия Вафина, Азалия Нуруллина, Диана Миңнебаеваның әти-әнилә-ре - бу эштә олы ярдәмчеләр. Тәрбиячеләр Альбина Миңнебаева (9нчы төркем), Гөлчәчәк Сафиуллина (2нче төркем), Резидә Хәсәнова да (12нче төркем) - тырыш педагоглар. Эш буенча сорауларыбыз туса, методист Вәсилә Ахунҗанова янына ашыгабыз. Бакчабызның яшь мөдире Гөлнара Кадыйрова да, җитәкче буларак, тагын да күркәмрәк яклары белән ачылды.

Быел тәрбия эше балаларның сәламәтлеген ныгытуга, белемле, әдәп-ле итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән яңа, «Уңыш» федераль дәүләт программасы буенча алып барыла. Анда милли компонентка да урын бирелгән. Соңгысы буенча, төркемемдәге балаларның әти-әниләре хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, Муса Фәттаховның әти-әнисе балалар өчен милли һәм дини китаплар, дидактик әсбаплар китерде. Ранил Гайфуллинның әнисе ата-аналар комитеты рәисе буларак та актив эшли. Сөембикә Кәримованың әтисе кар көрәү өчен көрәккә кадәр алып килде. Кар көрәү мәшәкатьләреннән котылырга Әмир Гәрәевнең, Муса Таҗетдиновның һәм Ранил Гайфуллинның әтиләре булышты.
Узган елның декабрендә «ТАНЕКО» җәмгыяте җитәкчелеге бакчабызга төрле җиһазлар бүләк иткән иде. Аны бакчага Азалия Хәертдинованың әтисе алып кайтты. Төркемебездә Сәмирә Йосыпованың һәм Мансур Сәяровның әтиләре аш-су бүлмәсендә бүләк гарнитурны ялт итеп, ясап-җыеп та куйдылар. Башка әти-әниләребез дә юмартлар - балалары төрле яклап үсеш алсын өчен матди ярдәмне кызганмыйлар. Илдар әфәнде Гомәров җомга көннәрен бәйрәмчә үткәрергә даими ярдәм итә.
Ата-ана өчен һәм барыбызга да иң мөһиме - балалар исән-сау булсын! Балаларны бәла-казасыз кичен әти-әнисенә сәламәт тапшырсак, Аллаһыга мең шөкер!
Шуның белән бергә, безне балаларның татарча сөйләшмичә, үзара русча аралашулары борчый. Әти-әниләрнең балаларында үз ана телләренә хөрмәт тәрбияләмәве, әлбәттә, зур хата.
Барчабызны борчучы тагын зур мәсьәлә - бала-ларның өйләрендә телевизор һәм компьютер алдында күп вакыт үткәрүләре. Бакчага килгәч, алар караган геройларына әвереләләр. Кемдер «тайный агент», кемдер «робот», кемдер «Добрыня Никитич», хәтта, «человек-паук», «зомби» булып уйнаучылар да бар... Экранда тизлек белән алмашынучы сурәтләр баланың фикерләү сәләтен үстерми, билгеле. Хәтта, курчак театры килгәч, аны карап бетереп, мәгънәсен фикерләргә түземлекләре җитми, шаулаша башлыйлар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: