Туган як

Беренче бала, беренче гаилә...

Әле шушы көннәрдә генә Түбән Кама ЗАГС идарәсендә үзенчәлекле юбилей үткәрделәр. Тантана моннан 55 ел элек Түбән Кама поселогында (ул чагында әле шәһәр түгел) булган ике тарихи вакыйгага багышланган иде. Шул 1961 елда оештырылган поселок советы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Түбән Камада туган беренче баланы теркәгәннәр һәм беренче гаилә язылышкан....

Әле шушы көннәрдә генә Түбән Кама ЗАГС идарәсендә үзенчәлекле юбилей үткәрделәр. Тантана моннан 55 ел элек Түбән Кама поселогында (ул чагында әле шәһәр түгел) булган ике тарихи вакыйгага багышланган иде. Шул 1961 елда оештырылган поселок советы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Түбән Камада туган беренче баланы теркәгәннәр һәм беренче гаилә язылышкан.
(Түбән Каманың беренче баласыЗәйтүнә Нургалиева 1984 елда.)
Шушы вакыйгаларның 55 еллыгына әзерләнгәндә, беренче туган баланы бик озак эзләгәннәр икән. Әйтүләренчә, чын эзтабар осталыгы күрсәтеп, аны ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина эзләп тапкан. Сергей Шумский - Түбән Кама төзелешенә берен-челәрдән булып «чаналы поезд» белән килгән Анатолий Колба-саның улы (нигә улы да Колбаса түгел, дисәгез, үскәч, үзенең «ямьсез яңгырашлы» фамилиясен әбисенекенә - Шумский дип үзгәрткән). 1961 елның 17 июлендә туган Сергей кечкенә чагында ук әти-әнисе белән Зәйгә күченеп, шунда урта мәктәпне бетергән һәм Пермь политехник институтына кергән, аны тәмамлагач, «распределение» буенча Волгодонск шәһәренә җибәрелеп, төзелештә эшли башлаган. Соңгы елларда Ростов атом станциясенең дүртенче энергоблогын коручылар арасында булган. Моннан бер ел элек аны үзенең туган шәһәре Түбән Камага командировкага җибәргәннәр, хәзерге вакытта «ТАНЕКО»да эшли икән...
ЗАГС идарәсе начальнигы Түбән Каманың беренче баласын нинди эзтабарлык ысуллары кулланып эзләгәндер, анысы безгә караңгы. Тик менә шәһәр музеендагы белгечләрдән сорап мәшәкатьләнмәгәндер шул. Ә музейдагы тарихи документлар кире каккысыз раславынча, Түбән Камада туган беренче бала - 1961 елның 5 июнендә дөньяга аваз салган Зәйтүнә Нургалиева. Бу хакта аның музейда саклана торган туу турында таныклыгында, кем әйтмешли, акка кара белән язылган. Әнисе Сәхиянең һәм әтисе, 9нчы СМУның алдынгы ташчысы Җәүдәт Нургалиевнең, шулай ук, кызлары Зәйтүнәнең дә фотолары бар музейда. Бу гаилә ул чагында Төзүчеләр поселогының беренче кварталындагы 4нче йортта яшәгән.
Шәһәр музеенда тагын бер кызыклы документ - 1961 елда Түбән Камада туып, поселок советы башкарма комитетында теркәлгән барлык 32 баланың тулы исемлеге саклана. Аннан күренгәнчә, беренче булып, 5 июньдә Зәйтүнә Нургалиева туган, аннан соң, 28 июнь, 1 һәм 10 июль көннәрендә, ике малай һәм бер кыз дөньяга килгәннәр, ә 17 июльдә ике малай туган - Ринат Самат улы Галиев һәм Сергей Анатольевич Колбаса. Болары, спортчылар теле белән әйтсәк, бишенче һәм алтынчы урыннарны бүлешкән... Бу хакта язып, ЗАГС җитәкчелеген рәнҗетәмдер, бәлки. Әм-ма, гафу итегез, юбилей тантанасы уздырырга алынгансыз икән, белепме, белмичәме, тарихны бозу кирәкмәс иде. Югыйсә, чыннан да беренче бала булган Зәйтүнә Нургалиеваны эзләп табу өчен әлләни зур эзтабарлык осталыгы кирәк булмагандыр. Музей хезмәткәре Дания Вәлиева әйтүенчә, Зәйтүнә хәзерге вакытта күрше Чаллы шәһәрендә яши, шәфкать туташы булып эшли.
(Түбән Каманың беренче баласы Зәйтүнәнең әнисе Сәхия Нургалиева 1980 елда.)
(Зәйтүнәнең әтисе, 9нчы СМУ ташчысы Җәүдәт Нургалиев 1972 елгы 1 май демонстрациясендә кызы Зөлфия (Зәйтүнәнең бертуганы) белән.)
Зәйтүнәнең әти-әнисе бүген исәнме - алар һәм башка туганнары турында музейда мәгълүматлар юк. Әгәр бу хакта белүче булса, «Туган як» редакциясенә килүләрен яки телефоннан (43-22-94, 42-37-44) шалтыратуларын үтенәбез.
Инде әйткәнемчә, ЗАГС идарәсендәге тантана беренче балага гына түгел, Түбән Камада язылышкан беренче гаиләгә дә багышланган иде. Менә алары, Кузнецовлар - чыннан да, беренчеләр. Балчыклы авылы егете Николай ул чагында булачак шәһәр төзелешендә эшләгән, ә Актүбә кызы Галина төзү-челәр өчен ашханәдә кайнар ризык пешергән. Алар бию кичәсендә очрашып танышканнар. Шунысы да кызыклы факт: яңа барлыкка килгән Түбән Кама поселок советы башкарма комитетында бу беренче парның язылышуын теркәгән Нина Тарасова - кәләш Галинаның бертуган апасы (керәшенчә әйтсәк, тутасы). Ул чагында Нина Николаевна поселок советы башкарма комитеты секретаре булып эшләгән һәм, шул ук вакытта, ЗАГС бүлеге мөдире вазифаларын да башкарган.
(Түбән Камада беренче булып язылышкан гаилә - Галина һәм Николай Кузнецовлар безнең көннәрдә. )
Нина Тарасова бүген дә Түбән Камада яши, ЗАГС идарәсендәге әлеге юбилейда ул да катнашты. Тик менә Галина һәм Николай Кузнецовлар, сәламәтлекләре какшап тору сәбәпле, ЗАГСтагы тантанага килә алмаганнар. Шуңа күрә, ЗАГС хезмәткәрләре аларны туйларының 55 еллыгы белән өйләренә барып котлаганнар. Галина Николаевна һәм Николай Федорович хәзер дә үзләре төзешкән Түбән Камада гомер итәләр, ике малай һәм бер кыз үстергәннәр, дүрт оныклары һәм инде оныкларының да ике баласы бар. «Гомер буе бик тату яшибез, гаилә коручы барлык яшьләрнең безнең кебек бәхетле булуларын телибез», - ди алар.
(Түбән Кама поселок советы башкарма комитеты секретаре булган Нина Тарасова ЗАГСтагы тантанада Сергей Шумский белән.)
Виктор ШАДРИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: