Туган як

"Бердәм Россия" нең Түбән Кама бүлеге волонтерларына 500 данә битлек тапшырдылар

"Түбән Кама нефтехим» вәкилләре волонтерларга 500 данә медицина битлеге тапшырды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тапшыру предприятие һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров инициативасы буенча оештырылды. 

Ул билгеләп үткәнчә, волонтерлар хәзер алдынгы урында, алар көн саен мохтаҗларга ярдәм итәләр.

Безнең бурыч - аларны кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итү, - дип өстәде Ирек Зиннуров.
 

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: