Туган як

Бер очрашу – үзе бер гомер

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә якташыбыз, халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең түбәнкамалылар белән очрашу кичәсе булды. «Туган ягымда...» дип аталган әлеге очрашуга шәһәребез китапханәчеләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, «Кама...

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә якташыбыз, халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең түбәнкамалылар белән очрашу кичәсе булды. «Туган ягымда...» дип аталган әлеге очрашуга шәһәребез китапханәчеләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм аксакаллар шурасы әгъзалары, әдәбият сөючеләр катнашты.
Разил Исмәгыйль улына үз гомерендә бик күп төбәкләрдә, илләрдә төрле дәрәҗәдәге очрашуларда, кичәләрдә, әдәби чараларда булырга туры килгәндер. Ләкин Түбән Камадагы чаралар аның өчен аеруча кадерле. Башка җирдәге очрашуларга ул «барам» дип әйтсә, Түбән Камадагы - туган ягындагыларга ул «кайтам» дип шатлана. Түбән Камада уза торган һәр очрашу аңа әнә шул ягы белән үзенчәлекле дә.
Кичәне алып баручы Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, танылган якташыбызның тормыш юлына һәм хәзерге вакыттагы күпкырлы эшчәнлегенә күчкәнче, иң беренче шагыйрьнең туган ягына, туган авылына булган мөнәсәбәтен билгеләп узды. Разил абый үзе дә балачак истәлекләрен яңартты, нәсел-нәсәбе, әти-әнисе турында матур-матур хатирәләрен искә төшерде. «Минем 12 буын бабам шушы җирдә туган һәм гомер иткән», - диде шагыйрь зур горурлык хисе белән. Аның туган ягына булган олы мәхәббәте шушы җөмләдән дә ачык чагыла.
Шушы сүзләрдән соң, китапханәчеләр Ольга Афонова, Айгөл Шаһиева, Лилия Галиева башкаруында Разил Вәлиевнең туган якка багышлап язылган шигъри куплетларын чиратлап укулары бик урынлы булды.
Мөхтәрәм якташыбызның туган ягына җылы мөнәсәбәте шигырьләрендә чагылса, анда яшәүче кешеләргә карата тирән ихтирамы башкарган гамәлләрендә күренә. Ул танылган язучы буларак, районда, шәһәрдә уздырылучы зур чараларны оештыруда актив катнашып кына калмый, депутат буларак, халыкның социаль хәлен яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә, төзекләндерү эшләрендә ярдәм итү җаен да таба, аңа шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүче кешеләр дә байтак. Ул - җаны-тәне белән районыбызны алга җибәрергә тырышучы патриот шәхес. «Түбән Кама һәр яктан да үрнәк булырга тиеш», - ди ул. Аның депутат булуы кайберәүләр шикелле җылы урынга утырып, үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен түгел. Халык мәнфәгатьләре өчен күбрәк эш майтарып булмасмы, дип тырыша ул. «Трибунаң биек булмаса, синең тавышыңны беркем дә ишетмәячәк», - дигән принцип әйдәкли Разил абыйны.
Милләт язмышын кайгырту, милләтпәрвәрлек - Разил Исмәгыйль улының иң эшлекле сыйфатларыдыр, мөгаен. Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда депутат мөнбәреннән торып, милләтне кайгыртып сөйләүчеләр калмады диярлек. Бүгенге чорда бу мәсьәлә аеруча кискенләште. Мондый вәзгыятьтә бары тик хокукый кануннарны яхшы белгән, бүгенге сәясәтне бөтен нечкәлеге белән тойган, кешеләрнең психологиясен аңлый алган кеше генә милләтебез язмышына карата үз кыйбласын саклап кала аладыр. Депутат Разил Вәлиев - шундыйлардан.
Кичә барышында Разил Исмәгыйль улының ярдәме өчен рәхмәт әйтүчеләр шактый булды. Үзәк китапханәне һәм «Апуш» балалар китапханәсен, Каенлы авылы мәдәният йортын төзеләндерүдә күрсәткән ярдәме өчен китапханәчеләр аңа бик рәхмәтле булса, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рифкать Имаев шигырьләр китабын чыгаруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте. Ә җирле шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллина рәхмәт хисләрен шигъри юлларга салып аңлатты. Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Гыйлаҗев, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев районыбыз һәм шәһәребез үсешенә куйган хезмәтләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Разил Вәлиев җилкәсенә өелгән бик күп вазыйфалардан тыш, аның әле татар ПЕН-клуб (язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны берләштерүче халыкара оешма) президенты булуы турында да искәртеп узыйк. Шуңа күрә очрашуга тагын бер кунак - «Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналы мөхәррире, язучы Әхәт Мушинский да килгән иде. Ул китап сөючеләрне «Китапханә хәбәрләре» журналы сәхифәләре белән таныштырды.
Кичәдә композитор Илһам Хисмәтуллин, җырчы Разыя Якупова башкаруында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар, китапханәчеләр сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләр кунакларның күңелләренә хуш килде, кичәгә матур төсмер өстәде.
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова әлеге күркәм очрашуның төп сәбәпчеләре булган мөхтәрәм кунакларга рәхмәт сүзләре әйтеп, «Апуш» китапханәсе хезмәткәрләре үз куллары белән әзерләгән, китапханә символы төшерелгән торт бүләк итте. Кунаклар исә китапханә фондына бүләккә яңа җыентыклар тапшырдылар.
Фәрит ИМАМОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: