Туган як

Белгечләрдән сораштырдык

Фәрит Вәгыйзовның «Туган як» газетасында (№19, 21 март) чыккан «Тукай кая карап борчыла?» мәкаләсендә кузгатылган теманы дәвам итәбез. Дөресрәге, андагы сорауларга җавап табарга тырыштык. Чыннан да, шәһәрдә кайчандыр төзелә башлап та, бүген ташландык хәлдә калган биналар бар. Кайберләренең язмышы турында шәһәр төзелеше буенча муниципаль район башлыгының киңәшчесе Фирдәвис ХАНОВ һәм...

Фәрит Вәгыйзовның «Туган як» газетасында (№19, 21 март) чыккан «Тукай кая карап борчыла?» мәкаләсендә кузгатылган теманы дәвам итәбез. Дөресрәге, андагы сорауларга җавап табарга тырыштык. Чыннан да, шәһәрдә кайчандыр төзелә башлап та, бүген ташландык хәлдә калган биналар бар. Кайберләренең язмышы турында шәһәр төзелеше буенча муниципаль район башлыгының киңәшчесе Фирдәвис ХАНОВ һәм Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль СИРАҖЕТДИНОВ белән сөйләштек.
 
Мәдәният йорты кая?
Яшьлек урамындагы әлеге бина 40 елдан артык элек төзелә башлаган. Фирдәвис Ханов әйтүенчә, ул вакытта һәр төзеләчәк мәдәният йортын билгеле бер предприятие төзергә тиеш булган, бусы - булачак «Төзүчеләр мәдәнияте сарае» («Дворец культуры строителей») - «Татэнергострой» карамагына тапшырылган. Эшләре башланган, тик менә давыллы «үзгәртеп кору чоры»нда туктарга мәҗбүр булган.
 
- Дөрес, аныӊ бер ягы төзелеп бетте: тәрәзәләр куелды, түбә ябылды. Хәзер әлеге блокта Кол Гали исемендәге китапханә эшли һәм «Нардуган» ансамбле биючеләре репетиция ясый, - дип аңлата Фирдәвис абый.
 
Эмиль Сираҗетдинов сүзләре буенча, эшләрне тәмамлап, бинаны сафка кертү өчен якынча 450 миллион сум кирәк. Бу проект шәһәр юбилее уӊаеннан республика программасына кертелгән булган, тик...
 
- Шәһәр бюджетында мондый күләмдә акча юк, - ди Түбән Каманыӊ баш архитекторы. - Шуңа күрә бар өмет - республика программасында. Төзелгән очракта ул, алдан планлаштырганча, Мәдәният йорты булачак: анда барлык шартлар бар. Мисал өчен, 600-700 урынлык бик әйбәт концерт залы каралган.
Яшәргә яраксыз коттеджлар
46нчы микрорайонда коттеджлар поселогын төзүчесе «Профит Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бөлгенлеккә төшкәч, төзелешне «туӊдырганнар». Кайбер йортлар тулысынча төзелгән булса, кайберләре фундамент салган килеш калган. Әлеге җир хәзер башка кулларда, аныӊ үз хуҗасы бар. Урыны да уӊышсыз булган, су, газ, канализация кертелмәгән өйләрне сатып алырга теләүчеләр күренми. Дөрес, кайбер йортларда яшәүчеләр бар-барын, анда коммуникацияләр дә сузылган. Тик бу -сирәк күренеш.
 
Бакча балаларны кабул итәрме?
35нче микрорайонда әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 20 ел элек «Химстрой» оешмасы тарафыннан төзелә башлаган һәм... ташланган. Бу вакыт эчендә аныӊ барлык конструкцияләре кыйшаеп беткән. Шуӊа күрә, архитекторлар әйтүенчә, төзелешне дәвам итүдә мәгънә юк, балалар бакчасын тулысынча сүтеп, яӊадан төзергә кирәк. Әмма әлеге дә баягы, дигәндәй, эш акча юклыгына төртелә. Проект, Мәдәният йорты кебек үк, шәһәр юбилее уӊаеннан республика программасына кертелгән булган, тик әлегә финанслау күренми. 35нче микрорайон халкы балалар бакчасына тилмерә, бина биредә генераль план буенча да каралган. Шуӊа күрә көтәргә туры киләчәк - сабыр төбе сары алтын, диләрме шунда...
 
«Кәттә» була алмаган
«Шатлык» сәүдә үзәге артында төзелеп бетмәгән ташландык йортныӊ никадәр кызганыч хәлдә калуын шул тирәдә яшәүчеләр көн дә күрә. Аныӊ нигезендә күптән куаклар үсә, кирпечләрен урлыйлар. Шинчылар урамында «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе тарафыннан төзелә башлаган әлеге бина «элитный» йорт буласы иде.
 
- Зәвыклы бина, зур мәйданлы, эчендә мунчасы каралган 6-7 бүлмәле квартирлар... Тик предприятие җитәкчелеге алышынгач, төзелеш тукталды, - ди Фирдәвис Ханов. - Аны сатуга куйганнар, әмма алырга теләүчеләр юк. Ник дисәӊ, йортны төзеп бетерү яки сүтеп, кире төзү өчен дә шактый акча кирәк булачак. Аннары квартирларныӊ планировкасы да бүгенге заман өчен иске. Бу очракта бакчалы коттедж сатып алу уңышлырак.
 
Йорт урынына - нигез чокыры
Лемаев скверы тукталышыннан шәһәр паркына кадәр юл буенда урнашкан Химиклар урамындагы 64нче йорт шәһәрдә берәү генә. Ә менә Фирдәвис Ханов сүзләре буенча, мондый йорт комплекслары барлыгы 4әү булырга тиеш иде. Шәһәр паркы тукталышында койма белән әйләндереп алынган урында шуларныӊ икенчесен төзү планлаштырылган. Эмиль Сираҗетдинов сүзләренә караганда, бер вакыт әлеге урында панельле йорт җиткерү тәкъдиме булган, әмма ул кире кагылган - биредә төзеләсе биналарга таләпләр югары. Әлеге урында ни дә булса кору планлаштырылмый.
 
Шәһәрдә төзелә башлап та, эше тәмамланмаган биналар күп. Һәм, әлбәттә, болар борчу тудыра. Әмма Түбән Камадагы үзгәрешләр турында да онытмыйк. Кайчан гына чытырманга батып яткан парктан менә дигән ял урыны ясадылар, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы да шәһәребезнеӊ горурлыгы булып тора, Кама яр буенда да бихисап эшләр башкарылды. Начарлыкны гына эзләү дөрес булмастыр, гүзәллекне дә күрергә өйрәник.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: