Туган як

Бөек Җиңү көнен каршылап

Күп бәйрәмнәр арасында иң бөеге, иң кадерлесе, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган, Европа илләрен фашистлар коллыгыннан азат иткән 9 Май - Җиңү бәйрәме. 1941-1945 елларда 600 меңнән артык татарстанлы яу кырында туган илен саклап сугышкан. Шуларның 350 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмаган. Бүгенге көндә республикада берничә мең генә сугыш ветераны...

Күп бәйрәмнәр арасында иң бөеге, иң кадерлесе, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган, Европа илләрен фашистлар коллыгыннан азат иткән 9 Май - Җиңү бәйрәме. 1941-1945 елларда 600 меңнән артык татарстанлы яу кырында туган илен саклап сугышкан. Шуларның 350 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмаган. Бүгенге көндә республикада берничә мең генә сугыш ветераны һәм берничә дистә мең тыл хезмәтчәне калды.
Без, өлкән буын кешеләре, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булып, бүгенге бәхетле тормышка зур авырлыклар һәм югалтулар нәтиҗәсендә ирешүебезне яшьләргә җиткерәбез.
Бик күп кан, күз яшьләре түгелде 4 ел эчендә. Һәр йортны, гаиләне кайгы-хәсрәт, үлем сагалады. Соңгы өметне өзеп, өйләргә «кара» язулар килеп торды.
Миңа - ул еллар шаһитына - сугыш башланганда 7 яшь кенә иде, әмма барысын да бүгенгедәй хәтерлим: җәен фронтка тарантаска, кышын кошевкага (чанада) җигелгән атта авыл кырыена кадәр яше-карты, туган-тумачалары, балалары ир-егетләрне фронтка озатты. Безнең Арча районындагы Урта Пошалымнан сугышка киткән 25 кешедән исән кайтучылар: Гата абый (авыл советы рәисе булып озак еллар эшләде), аяксыз калган Әкрәм абый, контузия кичереп, бер елдан туберкулездан җан биргән Шайнур абый. Башкалар яу кырында башларын салдылар. Әмма якыннары улларының, әтиләренең, абыйларының кайтмаячагына ышанмаганнар.
Рәхимҗан бабай үзенең тормыш иптәше Рәбига әби белән улла-ры Һашимны ахыргы көннәренә кадәр көтте. Гыйльметдин бабайлар да уллары Җәләйнең үлеме турында язу алсалар да, ышанмадылар, кайтканнардан: «Җәләйне күрмәдегезме?» дип сораганнар. Газиз бабай - Харисын, Мөхәммәтҗан бабай - Барыен, биш баласы белән тол калган Сара апа Сәетгәрәен көтте.
Олы абыем Рамазанны 1942 елда югалттык, «хәбәрсез югалган» дигән хаты гына килде. Хәрби хезмәткә урта мәктәпне тәмамлагач, 1939 елда алынган иде. Бүгенге көнгә кадәр (кайларга гына язмадым) кайда һәлак булганын белмим.
Әтием-әнием, башка колхозчылар кебек үк, авызларыннан өзеп, заемнарга язылдылар, ит, сөт, йомырка, йон һәм башкаларын җыеп, фронттагы илебезне саклаучыларга дип, дәүләткә тапшырдылар. Бары тизрәк дошманны җиңсеннәр, исән-сау кайтсыннар, дип яшәделәр.
Мин әле дә бер вакыйганы хәтерлим: дәүләткә май тапшыру өчен җыйган сөт өстен авыз иткәнемне күреп, әни: «Син фронттагы абыеңа - Рамазанга дип җыйган каймакка кул сузгансың», дип мине шелтәләде. Икенче очрак: әни, Рамазан абыйны бик сагынгач, «аны бер булса да күрү өчен, гомеремне дә кызганмам», дип сөйләде. Кышкы 40 градус салкында, мунчадан чыгып, боз өстендә яланаяк басып торган. Янәсе, авыргач, телеграмма сугып, улын чакырта. Әни, дөрестән дә, авырып, түшәккә егылды, әмма улын күрү насыйп булмады аңа.
Сугышның Җиңү белән тәмамланыр, дип бөтен илебез белән, без, Пошалым авылы халкы түземсезлек белән көттек, көчебездән килгән кадәр булыштык. Ул көн, Аллага шөкер, килде.
9 майда мәктәпкә авыл Советыннан делегация килеп, сугышның бетүе турында хәбәрне җиткерделәр. Ул көнне парад та оештырылды, аннан ашханәдә туйганчы ашаттылар. Мин боларны язганда, күзләремнән ирексездән яшьләр ага. Сугыш һәм аннан соңгы авыр яшьлек еллары бер-бер артлы күз алдымнан узды. Бердәнбер теләгем: киләчәк буын сугышны күрмәсен иде.
Халкыбыз җиңүгә ирешеп, тыныч тормышка күчте, балаларга һәм оныкларга өлкән буын маяк булып, ирешкәннәрне мирас итеп тапшырды. Безнең Бөек Җиңү бәйрәмен беркем дә каралта алмас.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: