Туган як

Башкарылган эшләргә йомгак ясар вакыт

Ел ахыры якынлашканда, Яңа елны каршыларга санаулы көннәр генә калгач, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинның җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, матбугат конференциясе уздыруы күркәм традициягә әверелде. Быел ул әле күптән түгел генә капиталь төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылган Зур Афанас авылы мәдәният йортында, рәсми булмаган шартларда узды. Конференциядә шәһәр һәм район газеталарыннан, телевидениедән, барлыгы ике дистәләп журналист һәм телеоператорлар катнашты.

Очрашуларның максаты – ел дәвамында башкарылган эшләргә күзәтү ясау, теге яки бу мәсьәләгә карата беренче җитәкченең үз фикерен белү булса, икенчедән, инде ишек кагарга җыенган киләсе елга кайбер планнарны да ишетү иде.
Мондый чаралар, гадәттә, сорау-җавап рәвешендә алып барыла. Әңгәмә җанланып китсен өчен күп вакыт та кирәк булмады. Айдар Рәис улы шәһәрдәге һәм райондагы хәзерге вәзгыять турында кыскача гына мәгълүмат бирүгә, беренче сораулар да яңгырады. Алар, әлбәттә, көн кадагындагы мәсьәләләргә кагылышлы иде.
Түбән Кама химия заводларын берләштерүче сәнәгать үзәге буларак, әйләнә-тирәлекне производствоның зараралы йогынтысыннан саклау – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Химия комплексындагы күп кенә заводларның 40 еллап элек төзелгәнлеген исәпләгәндә, аларның бик нык искергән булуы, технологияләрнең табигатьне саклау буенча заманча таләпләргә җавап бирмәве, хәлне тагын да кискенләштерә. Шуңа күрә, иске заводларны модернизацияләү алып барыла, дип белдерде Айдар Метшин. Әлбәттә, хәзерге вакытта химия комплексының үсеше туктап тормый, ул һаман киңәя. Мондый шартларда җитештерү поцессының экологиягә тискәре йогынтысын мөмкин кадәр киметү өчен, технологияләрне камилләштерү һәм яңа заводлар төзү белән берлектә табигатьне саклау объектлары сафка бастыру кирәклеге турында да әйтте.
«Хәзер халык активлашты. Үзләренең таләпләрен курыкмыйча әйтәләр. Әледән-әле җәмәгать тыңлаулары үткәрелә. Экологияне саклау буенча бернинди эш тә башкарылмый димәс идем. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Һәм ул бик катлаулы, озак процесс», – диде Айдар Метшин. Шул уңайдан, метанол заводы турында да искә төшерде. «Ни өчен метанол беренче тыңлауларда узмады?» – дип сорау куйды ул. Экология мәсьәләсе һәр кешегә ачык булырга тиеш. Яңа производствоның әйләнә-тирәлеккә зыяны булырмы? Булса, күпме? Әнә шул сорауларга җентекле җавап ала алмагач, кешеләр борчыла башлый, әлбәттә. Бу табигый. Шуңа күрә, хәзерге вакытта экология буенча барлык күзәтчелек структуралары халыкка тулы мәгълүмат җиткерергә тиеш.
Муниципаль район башлыгы Прости авылы янындагы санкцияләнмәгән чүп түгү урынын бетерү буенча да үз сүзен әйтте. Узган ел ул полигонда берничә мәртәбә ут кабып, аны янгын сүндерүчеләрнең зур тырышлыгы белән генә сүндерү мөмкин булды. Ул хәзерге вакытта экологиягә зыян салучы объектлар рәтендә тора. Татарстан Министрлар кабинеты Прости авылы тирәсендәге әлеге санкцияләнмәгән чүп ташлау урынын рекультивацияләү буенча смета-проект документлары төзү өчен 7,2 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул иткән. «Рекультивация эшләренең алдан билгеләнгән суммасы 714 миллион сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта смета-проект документлары әзерләнгән һәм ул дәүләт экология экспертизасы уза. Эксперт советы объектны «Экология» милли проектына кертүне һәм 2020 ел башыннан финанслауны хуплады», – дип белдерде Айдар Рәис улы.
Кызыл Чишмә бистәсе янындагы Кама елгасын бүлеп торучы саклагыч дамбаның аеруча куркыныч булган 2017 метрлы участогын ныгыту инде күптән бөтен кискенлеге белән тора. Журналистлар әлеге мәсьәләгә дә битараф калмадылар. «Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» максатчан федераль программасы нигезендә, 2020 елда, 2021 һәм 2022 план елларында дамбага реконструкция ясау өчен гомуми 913,8 миллион сум акча кирәк булачак икән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2020 елда республика бюджетыннан проектны гамәлгә ашыру өчен 66 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Ә 2021 елда федераль һәм республика бюджетыннан өстәмә финанслау каралган.
Конференция барышында яшьләр һәм белем бирү системасына кагылышлы сораулар да булды. «Соңгы елларда яшьләр мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә. Алга планнар билгеләгәндә яки финанслау мәсьәләләре каралганда без, беренче чиратта, яшьләр тормышына уңай үзгәрешләр булдыруга юнәлдерелгән проектларны сайлыйбыз, укыту-тәрбия мәсьәләләрен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Яшьләр дөньяга карашлары һәм яшь үзенчәлекләре белән өлкәннәрдән нык аерыла. Алар тормышны үзләренчә аңлый. Ләкин шунысы куандыра, соңгы елларда яшьләребез бик активлашты һәм алар һәр яңалыкны хуплап каршы алалар. Мин хәзерге яшь буынны уңай бәялим», – диде шәһәр мэры.
Җитәкче яшьләрнең физик мөмкинлекләрен үстерү темасына аерым тукталды. Бүгенге көндә шәһәребездә һәм районыбызда спорт объектлары җитәрлек төзелә, ачыла, искеләре яңартыла. Әлбәттә, аларның тиешле спорт тренерлары белән тәэмин ителү мәсьәләсе дә күз уңыннан ычкынмый. «Бездә бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Хоккей, футбол, волейбол, көрәш, җиңел атлетика һ.б. спорт төрләре электән популяр булган. Шәһәребезнең эре предприятиеләре җитәкчеләре төрле спорт объектлары төзелешенә финанс ярдәме биреп торган. Мондый күркәм традиция хәзер дә дәвам итә», – дип белдерде Айдар Метшин. Киләсе елда шулай ук футбол манежлары төзеләчәге турында да әйтте.
Юллар төзелеше дә бүгенге көннең иң әһәмиятле эшләреннән берсе, шәһәрдә машиналар саны арта, шуңа бәйле рәвештә, төзек юллар кирәклеге дә үзен сиздерә. Гадәттә, шәһәр кешеләре юлларда чокырлар булудан зарланалар. Хәрәкәт иминлеген, шулай ук, техниканың төзеклеген тәэмин итү өчен, сүз дә юк, заман таләпләренә туры килердәй, яхшы юллар булдырырга кирәк. Узып баручы бу ел түбәнкамалылар күңелендә соңгы берничә дистә елда күрелмәгәнчә, юллар ремонтлау елы булып истә калыр, мөгаен.
Узган өч ел эчендә генә дә, төрле чыганаклар исәбеннән, юллар төзелешенә һәм аларны капиталь ремонтлауга барлыгы 2 миллиард сум акча тотылган. 220 мең кв. метр юл катламы төзекләндерелгән, районның 20 авылында 14 километр озынлыктагы юл яхшыртылган.
Ишегалларындагы юллар соңгы елларда аеручы игътибар бирүне сорый. Чөнки аларның күпчелеге дистә еллар буе ремонт күрмәгән. Шул тирәдәге йортларда яшәүчеләр, бигрәктә, машина йөртүчеләр, чокыр-чакырларның елдан-ел тирәнәя баруыннан зарлана. «Ишегалды юлларын төзекләндерү эшләре туктап торганы юк, ул узган ел да эзлекле дәвам итте. Өч ел дәвамында 219 ишегалдын төзекләндердек. Бу елда 36 ишегалды төзекләндерелде. Әле тагын 500ләп ишегалды капиталь төзекләндерүне көтә», – дип белдерде мэр.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары-2020» программасы кысаларында Шинчылар проспекты буенча Баки Урманче урамыннан алып, Менделеев урамына кадәр юлга капиталь ремонт ясалачак; Тынычлык урамындагы автомобиль юлын Корабельный урамына кадәр төзеп бетерү эшләре дә каралган.
Моношәһәрләрне үстерү программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән, Түбән Кама шәһәренең Чистай урамында тимер юл белән кисешкән урыннан башлап, «Пионер» индустриаль паркына кадәр булган арада, автомобиль юлына 324,8 миллион сумга реконструкция ясалуы турында да әйтте Айдар Метшин.
Саный китсәң, юлларны төзекләндерү юнәлешендә башкарылган эшләр аз түгел: республика бюджеты исәбенә авыл җирлекләрендә автомобиль юлларының асфальт-бетон катламнарына ремонт ясау; «Түбән Кама муниципаль районы авылларының урам юлларын норматив хәлгә китерү» программасы буенча авыл юлларына, «2013-2020 елларда Татарстан республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы подукциясе базарын көйләү» программасына кушылып, бакчаларга юлларны ремонтлау; Сүбәләк юлына ремонт ясау; муниципаль райондагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына бара торган юлларны төзекләндерү; Түбән Кама районында региональ әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын ремонтлау. Җирле бюджет хисабына «Юл фонды» һәм агымдагы ремонт өчен муниципаль контракт кысаларында, чокырлы юлларга ремонт ясау.
Шәһәребездә һәм районыбызда сәламәтлек саклауга һәм сәламәтлек саклау биналарын капиталь төзекләндерүгә, яңаларын төзүгә дә зур игътибар бирелә. Бу 2020 елда да дәвам итәчәк. Киләсе елда «Татарстан Республикасында стационар хастаханәләрне капиталь төзекләндерү» программасы эшли башлаячак. Күптармаклы үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусына һәм 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт эшләре башланачагы; авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзү 2020 елда да дәвам итәчәге; Югары Чаллы һәм Сухрау авлларында 4,6 миллион сумга модульле ФАПлар төзеләчәге; Түбән Чаллы авылы фельдшерлык пунктының капиталь төзекләндереләчәге турында да әйтте муниципаль район башлыгы.Шулай ук, балалар хастаханәсенең ятып дәвалану бүлеген, үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген капитал төзекләндерүгә проект эшләре бара икән.
Шәһәребездә җәмәгать автотранспорты бүгенге көндә иң проблемалы тармакларның берседер, мөгаен. Бу мәсьәләнең никадәр кискен икәнлеген шәһәр мэры үзе дә яшермәде. Чыннан да, халыктан ишетелгән күп санлы зарлар бу юнәлештә җитдти үзгәрешләр башларга кирәклеген искәртә. Кешеләр бигрәк тә тарифлардан, автобусларның хәрәкәт графигыннан канәгать түгел. Яңа микрорайоннарда автобуслар йөрмәве яисә начар йөрүе дә бик борчый аларны. Бу кыенлыкларга китергән төп сәбәпләр – автобусларга шоферлар җитешмәү, финанс кыенлыклары, пассажир автотранспорты предприятиеләре бүгенге көндә зыянга эшләү. Дөрес, яңа микрорайоннарда яңа маршрутлар ачуга ирешелгән. Ләкин болар гына мәсьәләне тулысынча хәл итми. Шуңа күрә, шәһәр җитәкчелеге әлеге кыен хәлдән пассажир автотранспорты тармагында зур реформа ясап кына чыгарга мөмкин, ди. Проблеманы оптималь хәл итү юлларын табуда иҗтимагый оешмаларны гына җәлеп итеп калмыйча, ярдәмгә Санкт -Петербург фәнни-тикшеренү институты белгечләренә дә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Хәзерге вакытта җәмәгать транспорты хезмәтләренең сыйфатын яхшырту буенча берничә вариант тикшерелә (газетаның бу санын типографиягә басарга әзерләгәндә Түбән Камада пассажир транспортының маршрутлар челтәрен оптимальләштерү буенча Санкт-Петербург шәһәренең Транспорт инфраструктурасы буенча фәнни-тикшеренү проект институты белгечләре, шәһәр хакимияте, промышленность предприятиеләре җитәкчеләре, ЮХИДИ вәкилләре һәм экспертлар катнашында эш төркеменең чираттагы утырышы булып, анда институт белгечләренең әлегә кадәр башкарылган эшләренә нәтиҗә ясалды һәм алга таба эш юнәлешләре билгеләнде)...
Өч сәгатькә якын сузылган матбугат конференциясендә Айдар Метшин төзелеш, медицина, мәгълүмат тапшыру, мәгариф, демография, мәдәният, хокук саклау темаларына кагылышлы күп санлы сорауларга җаваплар бирде, аларга карата үз фикерен белдерде. Бүген, ягъни 27 декабрьдә кичке алтыда НТР каналында шәһәр мэры белән түбәнкамалылар арасында «Туры элемтә» була. Матбугат конференциясендә яңгыраган сорауларга җавапларның күпчелеген сез анда да ишетерсез, мөгаен.
Фәрит ИМАМОВ.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: