Башкарган эшебезнең нәтиҗәсе бар
457
0
0
Шәһәребездә берничә хатын-кызлар оешмасы бар: «Ак калфак», «Түбән Кама хатын-кызлары» һ.б. Шуларның берсе - «Түбән Кама әниләре». Әлеге оешманың барлыкка килүе, аның максатлары һәм эше турында җитәкчесе Роза ханым Кашапова белән сөйләштек. - Роза ханым, «Түбән Кама әниләре»нә кайчан һәм ничек нигез салынды? - Оешма 2010 елның 1 апрелендә Түбән...
Шәһәребездә берничә хатын-кызлар оешмасы бар: «Ак калфак», «Түбән Кама хатын-кызлары» һ.б. Шуларның берсе - «Түбән Кама әниләре». Әлеге оешманың барлыкка килүе, аның максатлары һәм эше турында җитәкчесе Роза ханым Кашапова белән сөйләштек.
- Роза ханым, «Түбән Кама әниләре»нә кайчан һәм ничек нигез салынды?
- Оешма 2010 елның 1 апрелендә Түбән Кама районы башкарма комитетының җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлегенең ул вакыттагы начальнигы Чулпан Мәхмүтова тәкъдиме белән барлыкка килде. Аның составына башкаларны үзләре артыннан ияртә алырдай төрле һөнәр ияләре, дәрәҗәле урыннарда эшләүче иманлы хатын-кызлар керде: алар арасында балалар бакчасы мөдире, педагогия көллияте директоры, территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе һ.б. бар иде.
- Оешманың эше нидән гыйбарәт?
- Без барыбыз да - әниләр. Үз балаларыбыз өчен борчылган кебек үк, башкаларын да кайгыртырга тиешбез. Шуңа күрә максатыбыз - шәһәребездә ислам дине дәрәҗәсен күтәрү, әдәпле һәм әхлаклы яшь буын тәрбияләүгә, бозыклык, эчкечелек, наркоманиягә каршы көрәшкә үз өлешебезне кертү. Оешма әгъзалары үзләре эшли торган урыннардан кешеләрне ай саен вәгазьгә алып килә.
- Вәгазьләр темасы ничек сайлана?
- Гадәттә, очрашуга 80ләп кеше җыела. Темалар исә аларның нинди һөнәр ияләре булуларыннан һәм статусларыннан чыгып билгеләнә. Мисал өчен: яшь гаиләләргә «Ир һәм хатын хокуклары», китапханәчеләргә «Тормыштагы сынаулар», медицина һәм педагогия көллиятләре студентларына «Ислам - мәрхә-мәтлелек дине», табибларга «Замана авырулары» темалары сайлыйбыз. Барысы да Үзәк мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тарафыннан махсус әзерләнгән вәгазьләр.
- «Түбән Кама әниләре» тагын нинди эшчәнлек алып бара?
- Яулык япкан хатын-кызларны аңламаучылар бар. Мисал өчен: балалар бакчасында эштән чыгарылу белән янау очраклары бар, бала тудыру йортында мөслимәләргә аерым шартлар: хатын-кыз табибә тарафыннан каралу, яулык бәйләү, озын кием кию мөмкинлеге һ.б. кирәк. Без җитәкчеләргә рәсми хат җибәрәбез. Гадәттә, үтенечләребезне кире какмыйлар.
- Башка шәһәрләр мөслимәләре белән аралашасызмы?
- Берничә ел элек без «Наратлык» ял базасына Татарстанның төрле шәһәрләреннән 80ләп хатын-кыз һәм бала җыйдык. 10 көн дәвамында әниләргә дәрес бирдек, ә балалар белән тәрбиячеләребез шөгыльләнде. Гомумән, оешма башкарган эшнең нәтиҗәсе бар дип уйлыйм. Мәчеткә хатын-кызларыбыз елдан-ел күбрәк килә, дин дәресләрен теләп өйрәнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.4800
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.4200
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.3800
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...11200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!17500
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды» Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...11200
-
24 февраль 2021 - 12:29Укучы бала әти-әнисен «тәрбияләгән» 4 нче сыйныфта укучы Радик әтисеннән үзен зоопаркка алып баруын үтенде. Сыйныфташ-лары: «Зоопаркта безнең илдә яшәмәгән бик күп хайваннар һәм кошлар бар», – дип сөйли. Дәрестә укытучы апа аларны сурәтләрен күр-сәтә-күрсәтүен... Их, аларның үзләрен күрсәң иде!11001
-
26 февраль 2021 - 11:03Бары теләк кенә кирәк Түбән Кама үзәк мәчете «Намаз – бәхет ачкычы» курсларын башлап җибәрде.9800
-
25 февраль 2021 - 16:43Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре трассада машина йөртүчегә ярдәм иткән Казан – Оренбург юлында кизү торган Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полиция капитаны Руслан Шакиров һәм полиция лейтенанты Алексей Макаров юл читендә авария сигнализациясе кабынган машина торуын күргәннәр.9300
-
26 февраль 2021 - 10:48Чистайларга барасылар бар икән! Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте уздырган «И керәшенем, асыл бизәгем...» бәйрәмендә Чистайдан килгән кунаклар да катнашты. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде.9100
-
25 февраль 2021 - 15:17Машина хуҗасы түгел, чокыр «хуҗасы» түли Бер түбәнкамалы юлдагы чокырга төшеп ватылган автомобилен ремонтлау өчен, «Бердәм заказчы дирекциясе»ннән 140 мең сумнан артык акча түләтә.9000
-
26 февраль 2021 - 09:48Җәлеп итәрлек иҗтимагый киңлек булыр Түбән Каманың «Ковер» инициативалар үзәгендә «Кояшлы алан» паркын төзекләндерү һәм аның янәшәсендәге территориядә экстрим-парк төзү проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары булды.6700
-
26 февраль 2021 - 10:28Закон сагында Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Түбән Камага килеп, Корабельная урамындагы 13 нче йорттагы тулай торакны караган.6300
-
25 февраль 2021 - 16:40Түбән Кама үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” конкурсының зональ этабында җиңүгә лаек булган. Марс әфәнде Түбән Кама данын “Җитәкче ир” номинациясендә яклый.6200
-
26 февраль 2021 - 09:46Тизрәк төзелсен генә! Түбән Камада яңа трамвай линиясе төзелсә, уңайлы һәм экологик чиста транспорт юлы шәһәр территориясенең 70 процент өлешен колачлаячак.5000
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.4800
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.4200
-
26 февраль 2021 - 09:39Чистарту корылмалары файдалы Узган елгы күрсәткечләр буенча шәһәребез предприятиеләреннән зарарлы матдәләр чыгу 37 процентка кимегән.4100
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.3800
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.3400
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.3400
© 2011 - 2021. Сайт Туган Як. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Электронная почта редакции: tuganyk@yandex.ru
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+