Туган як

Балачакка кайтып килдек...

«Балачакны беркем дә читләтеп үтә алмый. Балачак – һәр кеше тормышында әһәмиятле, гаҗәеп чор, ачык төсләр һәм хыяллар белән тулы әкияти дөнья.Спектаклебез могҗизаларга ышанучан, беркатлы, чая балалардан имән үзәкле, нык, сабыр, чыдам, рәхимле булып үсеп җиткән матур җанлы кешеләр турында. Хөрмәтле тамашачы! Үлем-китем турында сүз күбрәк тоелса, гаҗәпләнмә. Яшәү белән үлем икесе дә тиң хокуклы. Үлем турында сүз барганда яшәүнең кадере, куанычы, мәгънәсе раслана».

... Театрга килгәч, зәвык белән бизәлгән программада шушы текстны укып алдым. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрында «Озын-озак балачак» спектакле премьерасына барырга җай туры килмәгән иде әле.
Спектакль сәхнәгә Рәзилә Насыйбуллинаның инсценировкасы буенча куелган. Бу әсәрдә Мостай Кәрим үзенең балачагы, олы инәе һәм кече инәе, авылдашлары турында сөйли. Спектакльнең эчтәлеге бик бай, ул артистларның оста уены гына түгел, ә бик матур сценография ярдәмендә ачыла. Баш рәссам Булат Нәсихов һәм костюмнар буенча рәссам Фәридә Мөхәммәтшина, композитор Урал Иделбаев бар көчләре белән эстетик һәм музыкаль яктан югары дәрәҗәдә чишелеш тапканнар.
Әлбәттә, М.Кәримнең бу танылган әсәрен укымаган тамашачыларга башта спектакльнең кискен сюжет борылмаларын аңлау читен. Монда бар эпизодлар җепкә тезелгән энҗе бөртекләре сыман узара тыгыз бәйләнешеп баралар. Олы инәе – Кендек әбисе малайны үзе белән ияртеп йөргәнгә аңа шундый кушамат тагыла. Төп герой Кендек үз яшьтәшләре Әсгать, Исхак, Шаһидулланы искә алып үзенең балачагына кайта. Шулай ук яшь килен Акйолдызның авыл егете Мәрәхим арасындагы мәхәббәте әкияттә сөйләнгән Ләйлә һәм Мәҗнүн белән чагыштырырлык җылылык белән тасвирлана. Олы инәйне уйнаган Гөлназ Фәхразиева һәм Кендек ролен башкарган Юрий Павлов дуэты залдагы бар кешенең игътибарын җәлеп итте. Альбина Әгъләмова (Кече инәй), Альберт Ибраһимов (Сафа), Фарил Вафиев (Исхак) рольләре күпләрнең күңеленә хуш килде. Яшь артистлар да сынатмады.
Әмма премьерадан соң шактый вакыт узса да, спектакль диалогларында кайбер кытыршылыклар сизелә. Мәсәлән, шәхсән үземә Әсгатьнең бик озак итеп (3-4 минут) икмәк чәйнәве эпизоды бик үк ошамады. Бәлкем, бу режиссерның үзенчәлекле алымыдыр. Тик комедия булса бер хәл, драма әсәре өчен андый озын эпизод бик килешмидер. Ач бала ипине алай озак чәйнәмәс иде. Мәһшүр Станиславский әйтмешли, ышанмыйм.
Ә менә Әсгать «әйдә, бозауны куабыз үлән үтләтергә» дип дустына эндәшкәч, янәшәмдә утырган ханымнан бәлкем ялгыш ишеттемме дип сорадым. Ул да аңламаган артистның бу сүзен. Үлән утлату белән бозауны үтләтү арасында хәреф хатасы гына түгел, капма-каршы диярлек зур мәгънә ята ич!
Бәхәссез, спектакль бик кызыклы детальләргә бай, истә калырлык күп җыр-биюләр бар. Төп декорация – бишек өстендәге ак мендәрчеккә урнашкан авыл макеты – бик зур фәлсәфи образ тудыра. Бишеккә асылынган арканнар һәрберебезнең нәсел-тамырлары авылга бәйләнгән булуга ишарәдер. Йомагол Кендеккә сөйләгән агач ат тарихы аркан сузу аша тамашачыга шулай бик җанлы итеп җиткерелде: «Урал дигән биек тау», «тау түбәсендә адәм үтмәслек кара урман», «урман эчендә түп-түгәрәк аклан», «түп-түгәрәк аклан эчендә түп-түгәрәк күл», «алтын яллы, көмеш тояклы Акбүз ат»... Аркан белән метаморфозалар, кайбер сцена өзекләрендә уңышлы, тик кайдадыр артыграк тоела. Мәсәлән, бер очракта Сафа элмәк ясап аны башына кысты – ул эпизодның нәрсә чагылдыруын күпләр аңламады...
Классик әсәрне яңа форматта сәхнәгә кую, әлбәттә, җиңел эш түгелдер. Берсүзсез, артистлар тамашачы игътибарын үзләренә тартып алырга нык көч куеп, тырышып уйныйлар. «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль партия проекты ярдәмендә Түбән Камада куелган «Озын-озак балачак» спектакленең гомере озын булуга өмет зур.
P.S. Театр чишенү бүлмәсеннән башлана дигән әйтемне барысы да белә. Пандемия хафасына карамыйча халык театрга йөрүен дәвам итә. Кызганычка каршы, безнең театр шәһәр читенәрәк урнашкан. Күпләр машина белән килә, ә транспорт кую урыннары житми. Реконструкция уздырылган чорда читтә калган бу проблема озакка сузмыйча хәл ителер дип ышанасы килә...

Фәрит Вагыйзов

Фото: https://vk.com/uk_nk

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: