Туган як

Айдар Метшин ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Айдар Метшин бүген Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы станциянең диспетчерлык хезмәтен карап чыкты һәм бу вакытта чакыруларга барган табиблар белән аралашты. Аннан соң барлык түбәнкамалылар исеменнән ашыгыч медицина ярдәме персоналын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Сез иң беренче булып авырулар белән очрашасыз бу катлаулы шартларда. Үзегез авырмагыз! Моңа кадәр дә шулай эшләгән кебек, түбәнкамалыларга ярдәм итегез", - диде Айдар Метшин.

Ә рәхмәт йөзеннән шәһәр башлыгы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә бәйрәм табынына кайнар бәлеш тапшырды.

фото e-nkama.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: