Туган як

Аякларым төз генә...

Иптәш кызларым белән «Кама» кунакханәсе тукталышында очрашырга сүз куешканлыктан, шунда киттем. Аякларыма бик биек үкчәле (әни андыйны «без үкчә», ди) туфлиемне, өскә матур күлмәгемне киеп, бизәнеп-ясанып, күтәренке күңел белән өйдән чыгып киттем. Дусларым белән байтактан күрешкән юк. Тик подъездан чыгуга, кадак үкчәле матур туфлиләремне - тизле-тигезсез асфальт, тирән чокырлар көтеп...

Иптәш кызларым белән «Кама» кунакханәсе тукталышында очрашырга сүз куешканлыктан, шунда киттем.
Аякларыма бик биек үкчәле (әни андыйны «без үкчә», ди) туфлиемне, өскә матур күлмәгемне киеп, бизәнеп-ясанып, күтәренке күңел белән өйдән чыгып киттем. Дусларым белән байтактан күрешкән юк. Тик подъездан чыгуга, кадак үкчәле матур туфлиләремне - тизле-тигезсез асфальт, тирән чокырлар көтеп тора иде. Әллә кире борылыргамы дип, уйлап алдым. Югыйсә, мин үзем белән үкчәсез аяк киеме йөртүне гадәткә керткән идем. Тик матур күлмәк белән пакет күтәреп йөрү бик килешеп бетми.
Җәяүлеләр йөри торган юлның әле бер, әле икенче ягына күчә-күчә, тукталышка чак барып җиттем. Ярый мин япь-яшь, сау-сәламәт, ә бу юллардан аяклары сызлаучылар ничек йөриләр икән соң дип уйлап куйдым. Арабызда начар күрүчеләр дә аз түгел, ә юлны кулындагы таягы белән капшый-капшый атлаучы сукыр кеше нишләргә тиеш инде?!
Иптәш кызларым белән очрашкач та, аягыбыздагы сөялләрне пластырьлар белән ябыштырмыйча юлыбызны дәвам итә алмадык. Сөйләшер сүзләребез, серләребез җыелганга күрә, «Җәлил» кинотеатрына таба җәяү киттек. Өч кызның биек үкчәле туфлиләрдән чалтын-полтын атлавын күргән кешеләр безгә сәерсенеп карый башладылар. Җитмәсә кайбер урыннарда, егылмас өчен, бер-беребезгә тотынып кала башладык. Безнең хакта, мөгаен, бу кызлар исерекләр дип уйлаучы да булгандыр. Нишлисең, матур да, озын буйлы да булып күренәсе килгәч, бер-беребездән калышмыйча, биек һәм нечкә үкчәле туфли киябез. Чокыр чокыр инде, тик тигез урыннарда да бетонның өске катында гел чуерташ кына калган бит. Бу катламны күптән яңартырга кирәге эше асфальт җәю булмаган безнең ише кешегә дә күренеп тора.
Төзүчеләр урамының чокырлы юлларыннан котылуга, Тын аллея якларында да шундый ук чокырлар каршылый.
«Их, нишләп бу тирәдә яңа төзелгән өйләр юк икән, -
диде иптәш кызым чокырга эләгеп какшаган үкчәсенә карап. - Андагы юлларга сөенеп туймыйсың , чөнки биек үкчә киеп йөрү генә түгел, биергә дә була. Асфальт тигез булгач, ул йортларның ишегаллары да киңрәк, яктырак, чистарак тоела.
Очрашу урыныбыз итеп Тынычлык урамын сайламавыбызга бик үкендек, чөнки Тынычлык урамыннан башлап Нефтехим паркы ягына таба җәелгән юлга аяк баскач, җәяүле йөри торган тротуарга карап күзләр генә түгел, аяклар да ял итә. Бу урамның буеннан-буена брусчатка җәелгән. Җәяүле юлының велосипедчылар ягыннан аерым билге - кызыл полоса үтә. Арттан килүче велосипедчының сигналын ишетмичә, харап булмас өчен, җәяүлегә тиеш яктан гына атларга кирәк.
Өйгә кайтыр юлымда күңелем бераз күтәрелеп китте. Химиклар чатыннан алып Бакый Урманче урамының 29нчы йортына кадәр җәяүлеләр йөри торган юл туздырып атылган. Монда брусчатка җәяргә керешкәннәр иде. Тиздән бу микрорайонда күптән көтелгән «Олимп» сәүдә үзәге тулы куәтенә эшли башлар. Туй сылтавы белән тун тегелгән сыман, микрорайон халкы кибетле дә, ә иң мөһиме, юллы да булачак.
Иптәш кызларым белән, биек үкчәле туфлиләрдән шәһәребез урамы буйлап рәхәтләнеп йөрер чаклар кайчан да бер булырмы икән, дип уйладык. Моны тизләтүнең бер ысулы бар инде барлыкка: юллар өчен җаваплы җитәкче абзыйларның барысына да биек үкчәле туфли кигезеп, бер генә сәгать шәһәр урамнарындагы тротуарлардан, бигрәк тә ишегалларындагы юллардан йөртергә. Безнең хәлне аңлап, шунда ук юлны тигезләтеп, рәтләп кую мөмкинлеген табарлар иде.
Гүзәлия МИФТАХОВА,
Казан федераль университетының халыкара журналистика бүлеге студенты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: