Туган як

Авырлыкларга бирешмиләр

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Түбән Камада 19 меңнән артык көчле ихтыярлы кеше яши (аларны шулай дип атау гадәткә кереп бара), шуларның 852се - балалар. Алар өчен мөмкинлекләр тудыру, социаль ярдәм, яңа проектлар һ.б. турында без Түбән Кама социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин ҖАМАЛИЕВА белән сөйләштек....

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Түбән Камада 19 меңнән артык көчле ихтыярлы кеше яши (аларны шулай дип атау гадәткә кереп бара), шуларның 852се - балалар. Алар өчен мөмкинлекләр тудыру, социаль ярдәм, яңа проектлар һ.б. турында без Түбән Кама социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин ҖАМАЛИЕВА белән сөйләштек.
- Гөлсирин ханым, бүгенге көндә нык ихтыярлы кешеләр өчен нинди социаль ярдәм каралган?
- Бу юнәлештә бездә күп эшләр башкарыла. Болар - пенсия белән тәэмин итү, ай саен түләүләр, социаль-медицина хезмәтләре күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү һәм башкалар. Быел социаль хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси программа нигезендә Түбән Кама һәм республика үзәкләрендә 805 инвалид тернәкләндерү узды, шуларның 497се - балалар.
- 2017 елның декабре-2018 елның гыйнварында социаль хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси программа (ИППСУ) вакыты тәмамлана. Алга таба да аннан файдаланырга теләүчеләргә нәрсә эшләргә?
- Әлеге программа 2014 елдан эшли башлады. Бездә аннан 1000нән артык кеше файдалана. Әмма ул өч елга гына исәпләнгән. Шуңа күрә якын арада документлар яңадан тикшерелә башлаячак. Хезмәтләрдән файдалануны дәвам итү өчен кабат рәсмиләштерергә кирәк булачак. Тик гражданинга бу программаның ни дәрәҗәдә кирәк булуы алдан ачыкланачак. Аны узучы һәр кешегә белдерү кәгазе җибәреләчәк. Теләгәннәр социаль яклау идарәсенә (Тынычлык ур., 60) һәм социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениеләренә мөрәҗәгать итә ала. Иң мөһиме: бу хезмәтләрне алырга телисез икән, иртәрәк килегез. Соңга калсагыз, элек алган шәхси программа хезмәтләреннән бүтән файдалана алмаячаксыз. Картлар һәм инвалидлар йорт-ларында, психоневрология ин-тернатларында яшәүчеләргә, социаль хезмәтләр өйдә күр-сәтелгәннәргә беркая барырга да кирәкми - аларга хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшне үзләре башкара. Тулырак мәгълүматны 45-43-88, 45-35-02 номерлары белән шалтыратып алырга була.
- Эшләүче инвалидлар күпме? Алар өчен нинди мөмкинлекләр тудырыла?
- Пенсия фонды идарәсе биргән мәгълүмат буенча, шәһәрдә һәм районда 5375 эшкә яраклы кеше яши, әмма эшләүчеләр саны 1961 кеше, ягъни 36,5 процент тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәгенә быел 308 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 121е эшкә урнаштырылган, 16сы укуга җибәрелгән. Квоталы урыннар булдыру нык булыша. Мондый ысул белән быел Түбән Каманың 17 оешма һәм предприятиеләренә 25 инвалид урнаштырылды. Эш тәкъдим итүчеләр вакансияләре буенча хәзерге вакытта 75 кеше эшкә алынды. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә 117 мең 600 сум күләмендә бер мәртәбә түләү каралган. Быел 3 кеше үз эшләрен ачты.
- Түбән Камада инвалидларның җәмәгать оешмалары күп. Аларны берләштерү буенча зур проект башкарыла.
- Нык ихтыярлы кешеләр җәмгыятьтә үз-үзләрен табарга, аралашып яшәргә тиеш. Аларга төрле оешмалар ярдәмгә килә: инвалидларның шәһәр оешмасы, сукырлар җәмгыяте, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе, ишетмәүчеләр җәмгыятенең Түбән Кама бүлекчәсе канаты астында 2000 кеше җыелган. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, алар төрле чараларда һәм ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешә. Мәсәлән, быел спорт ярышларында 200 кеше катнашты, арбалылар аеруча активлык күрсәтте. Безнең команда чаңгыда узышу һәм җиңел атлетика буенча беренче урынга ия булды; футболда, кул көрәшендә, шаш-ка ярышында 2нче урын алды.
Ел нәтиҗәләре буенча, икенче урын яуланды. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Түбән Кама бүлеге оешмасы күптән түгел 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта анда 450 кеше теркәлгән.
Соңгы елларда без оешмаларны бер түбә астына берләштерү, бер-берсе белән тыгыз элемтәдә тоту уе белән яндык. Бу хыял уникаль «Рубаха» проектында тормышка ашырылачак. Бер бинада нык ихтыярлы кешеләргә дә, яшьләргә дә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә урын табылачак. Эш әле тәмамланмаган, әмма бу проектның киләчәге матур һәм дәвамлы булыр дип ышанабыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Г.Җамалиеваның шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: