Туган як

Авыл тәртиптә – республика муллыкта

Татарстан Республикасы көне алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Түбән Кама шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Дәүләт Думасында Айрат Нәҗипо-вич авыл хуҗалыгы, авылны социаль яктан үстерү һәм азык-төлек куркынычсызлыгы проблемалары белән шөгыльләнә һәм респуб-лика районнарына шактый еш чыга. Түбән Кама шәһәренә дә ул инде ундүртенче тапкыр килде һәм «Камэнергостройпром», «Түбән...

Татарстан Республикасы көне алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Түбән Кама шәһәрендә эш сәфәрендә булды.
Дәүләт Думасында Айрат Нәҗипо-вич авыл хуҗалыгы, авылны социаль яктан үстерү һәм азык-төлек куркынычсызлыгы проблемалары белән шөгыльләнә һәм респуб-лика районнарына шактый еш чыга. Түбән Кама шәһәренә дә ул инде ундүртенче тапкыр килде һәм «Камэнергостройпром», «Түбән Кама Нефтехим» хезмәт коллективлары һәм шәһәр халкы белән очрашты.
Бурыч: шартлар тудыру
Авыл хуҗалыгын үстерү Айрат Хәйруллинның өстенлекле эш юнәлеше булса да, аның производствода эшләүчеләр белән дә сөйләшер, киңәшләшер сүзләре бар иде. Өстәвенә, очрашуга килгән эшчеләрнең шак-
тые - тамырлары белән авылдан, Түбән Камага төрле елларда яхшырак тормыш шартлары эзләп килүчеләр. Алар гади авыл кешесенең проблемалары турында ишетеп кенә белмиләр һәм ачыктан-ачык сөйләшү барышында шартлар тудырылган очракта районда бик рәхәтләнеп берәр хуҗалык корып җибәрү ниятләре дә юк түгеллеген таныдылар.
«Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре белән очрашу вакытында асылда сүз нәкъ менә шул шартлар тудыру турында барды да. Очрашуга килүчеләр авылга яңа сулыш өрү, яшьләрне яңадан авылга тарту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында кызыксындылар.
- Кешеләр эш һәм лаеклы хезмәт хакы булган җирдә яшиләр, - дип билгеләп үтте Айрат Нәҗипович. - Кызганычка, бүген авыл хуҗалыгындагы хезмәт хакы дәрәҗәсе икътисад буенча уртача алганнан ике мәртәбәгә кимрәк. Һәм әлеге мәсьәләне чишкәндә дәүләтнең җитди ярдәме таләп ителә. Һәм ул никадәр зуррак булган саен, кешеләр шулкадәр яхшырак яшәячәк, алар сыйфатлырак продукция җитештерәчәкләр, аңа бәя дә шулкадәр арзанрак, ә ассортимент киңрәк булачак.
Авылны үстерү турында сөйләгәндә, Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгында бер эш урыны булдыру чиктәш тармакларда автомат рәвештә берничә эш урыны ача, ди басым ясап китте. Бу җитештерүдә эшләүчеләрнең дә хезмәт хакларының үсүенә китерә, чөнки аз акчага да эшләргә риза булган авыл кешеләре шәһәргә китәргә омтылмаячак. Үзебезнең АСКна ярдәм итүдән без барыбыз да отачак кына.
Һәм бу юнәлештә беренче адымнар инде ясала. Айрат Нәҗипович соңгы биш елда гына да авыл хуҗалыгын финанслауны елына 112 млрд сумнан 237 млрд сумга кадәр арттыруга ирешелүе турында сөйләде (чагыштыру өчен: 2004 елда барлыгы 15 млрд сум тотылган). Соңгы 6-7 ел эчендә ил үзен тавык һәм дуңгыз ите белән тулысынча тәэмин итте, ә быел исә шәхси затларга ферма, теплица һәм яшелчә саклагычлар төзүнең 20 процентын компенсацияләү турында карар кабул ителде.
Демография һәм Кама аша күпер
Предприятиеләр коллективлары каршында чыгыш ясап, Россия Дәүләт Думасы депутаты игътибарны авыл хуҗалыгы сорауларына гына юнәлдереп калмады, ә бәлки җитештерүдә эшләүчеләр белән шактый социаль темаларны күтәрде. Әйтик, «Камэнергостройпром» хезмәткәрләрен пенсионерларга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары кызыксындырды.
Әлеге сорауларга җавап биреп, Айрат Хәйруллин россиялеләр тормышының яхшыруы якын киләчәктә икътисадның ничек үсүенә турыдан-туры бәйле булуын аңлатып үтте. Әлегә өлкән кешеләргә ел саен пенсияләрен индексациялиләр, ә яшь ата-аналарга икенче бала туганнан соң ана капиталы акчалары тиеш, өченче бала туганнан соң исә бушлай җир кишәрлеге бирелә.
- Бүгенге көндә Россиядә халык санының кимүе туктады, - дип әйтеп үтте Айрат Нәҗипович. - Алай гына да түгел, еллык артым 300 меңгә якын кешене тәшкил итә. Әлбәттә, бу җитәрлек сан түгел, ләкин әлеге сорауны хәл итү әлеге дә баягы АСКна ярдәмнән башка була алмый.
Сүзләрен дәлилләп, депутат кайбер саннарны китерде: бүген шәһәрдә 25 яшьтә гаилә коралар һәм, кагыйдә буларак, берәр бала табалар, ә бу бер гасыр эчендә алар дүрт буын гына тудыра дигән сүз. Ә авылда исә 20 яшьтә өйләнешәләр һәм өчәр бала табалар, ә бу йөз ел эчендә 362 бала дигәнне аңлата. Шәһәр үзен үзе халык белән тәэмин итә алмый булып чыга, ул халык санын авыл кешеләре хисабына тулыландырып саклый. Шәһәргә киткәннәр һәм китәчәкләр, ләкин бүген, депутат фикеренчә, авылда туган балаларның күпмедер өлеше туган нигезләрендә калсыннар өчен көч куярга кирәк, ә моның өчен аларны эш урыннары белән тәэмин итү зарур.
Эшчеләр белән очрашу вакытында Түбән Камада «Алабуга-2» индустриаль паркын төзү дә тикшерелде. Моның нәтиҗәсендә өч меңнән артык яңа эш урыны ачарга мөмкин булачак. Очрашуда Соколка авылы тирәсендә Кама аша күпер салу мәсьләсе дә күтәрелде. Әлегә исә Түбән Камада транспорт кулланылышы чагыштырмача кыенрак дияргә була. Өстәвенә, кала - Кама элмәгендә, төньяк һәм көнбатыш юнәлешләрдә шәһәрдән чыгып булмый. Проблема шулкадәр кискен ки, кышын биредә боз кичүе оештырыла, ә җәен - паромнарда, ләкин әлеге чаралар транспорт агымының хәтта ки аз гына өлешен булса да бушатуга ирешергә мөмкинлек бирми.
Проблемалардан - ишегалды бәйрәменә
Депутат визиты программасының икенче ноктасы Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновацияле университеты филиалына бару булды. Хәйруллин шәһәр активистлары белән очрашты, алар кайбер федераль законнарны булдыру инициативасы тәкъдимнәре белән чыктылар. Аерым алганда, түбәнкамалылар вуз тәмамлаучыларны эшкә билгеләү традициясен кире кайтаруны яклап чыгыш ясадылар, укучылар һәм студентлар өчен бердәм ташламалы проезднойлар булдыруны да кире яңартуны актив рәвештә алга сөрделәр. Депутат белән очрашуда мәктәпләрнең җитеп бетмәве турында сүз кузгатылды, бигрәк тә яңа төзелгән микрорайоннарда бу мәсьәлә кискен тора. Мисал сыйфатында 44нче һәм 45нче микрорайоннарны атадылар. Якын-тирәдәге мәктәпләр тулы, ә аларга йөрер өчен балаларга хәрәкәт гөрләп торган берничә юлны кичәргә туры килә.
- Әлбәттә, йортларны тормыш өчен кирәкле инфраструктура төземичә тапшыру дөрес түгел, - дип килеште Айрат Хәйруллин. - Әйтик, балалар бакчаларын салмыйча, мәктәпләрдән һәм автомобиль кую урыннарыннан башка. Микрорайоннар төзегәндә шулар булмау хисабына торакны арзанайтырга омтылдылар. Бу бик зур хата. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу проблема турында белә.
Россия Дәүләт Думасы депутаты бу көнне Менделеев урамында урнашкан 34нче йорт ишегалдындагы бәйрәмдә дә булды. Кешеләр анда 1985 елда ук яши башлаганнар, һәм шуннан бирле юлларга бер генә мәртәбә дә капиталь ремонт ясалмаган.
- Мин инде дүртенче мәртәбә бик рәхәтләнеп яңа ишегалды ачылышында катнашам, - дип мөрәҗәгать итте Айрат Хәйруллин җыелган халыкка. - Быел гомумән Түбән Камада 126 ишегалды төзекләндерелде, аларга җан өрергә насыйп булды дисәк тә буладыр. Россиянең бер генә шәһәрендә дә мондый эшләрнең булганы юк. Әлеге матур гамәлләр күркәм традициягә әверелсен, ишегалларын төзекләндерү киләчктә дә дәвам итсен иде! Үз ишегалдыгызны саклагыз, анда бары тик балаларның шатлыклы көлү тавышлары гына яңгырап торсын!
Әңгәмәне Ирина ГАРИПОВА әзерләде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: