Туган як

Атом-төш коралын сынауны үз күзләре белән күргән ветеран

Бу язмам сугыш ветераны Закир Нәби улы Хәмидуллин турында. Тик ни кызганыч, бүгенге көндә ул арабызда юк инде. Узган ел вафат булды. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын аннан башка гына каршылыйбыз. Шулай да, үзенчәлекле хәрби хезмәт юлы узган бу ветеран белән миңа еш очрашып, сөйләшеп утырырга туры килде.

Моннан берничә ел элек таныштым Закир ага белән. Хәзерге кебек 9 нчы Май бәйрәмен каршыларга йөргән чак. Без – газета хәбәрчеләре нәкъ менә Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарны барлый башлыйбыз бит. Газетаның бәйрәмгә багышлап чыгарылган саннарына, сугыш ветераннарының фронтта күрсәткән батырлыклары турында мәкаләләр әзерлибез.

Шундый көннәрнең берсендә, үзем яшәгән йортның бер подъезд ишегендәге “Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны Закир Нәби улы Хәмидуллин яши” дигән язуга күзем төште. Менә бит, дип уйлыйм, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, әллә каян эзләп тә йөрисе түгел, үземнең йортта ветеран яши икән. Озак еллар матбугатта эшләгәнлектән, нинди ветераннар турында гына язарга туры килмәде. Ә менә бу кеше турында язган юк иде кебек. Һәрхәлдә исем-фамилиясен хәтерләмим...

Эзләп тапым мин аны. Хәер, моңа кадәр дә күргәнем булган. Шул тирәдән үтеп-сүтеп йөргәндә, подъезд янындагы эскәмиядә утырып торганын еш күрә идем. Таныштык, сөйләшеп киттек. Үземнең нинди максат белән кергәнемне дә сөйләдем. Әлбәттә, Закир абый тиз генә ачылып китмәде. “Кайларда сугыштыгыз соң?” – дигән соравыма да: “Сугышта катнашырга туры килмәде миңа, энекәш”, – дип, мине бераз гаҗәпләндерде. Дөрес, сугыш ахырында гына армиягә алынып, ут эченә кермәгән, дары исен бер мәртәбә дә иснәмәгән солдатлар да хәзер сугыш ветераннарына тиңләштерелгәнлеген белә идем. Бу да шундый ветераннарның берседер, дип уйладым.

– Мин – 1926 елгы. Сугышка 1944 елның ноябрендә алындым. Артиллерия частена җибәрделәр. Анда инде укулар, өйрәнүләр үтмичә булмый. Тик укуны тәмамлагач, сугышка эләкмичә калдым, ул бетеп тә куйды, – дип сөйли башлады Закир ага.

Мин инде, берничә дежур сорау гына бирермен дә, китеп барырмын дип уйлый башлаган идем. Тик әңгәмә көткәннән кызыграк юнәлеш алды. “Кайда хезмәт иттегез соң”, – дигән соравыма ул, гади генә итеп: “Оренбург өлкәсендә урнашкан Тоцкий хәрби өйрәнүләр полигоны турында ишеткәнең бармы? Шунда хезмәт иттем”, – диде.

Әлеге хәрби полигон турында бик азлар беләдер, мөгаен. 1954 елның 14 сентябрендәге вакыйгалар турында белүчеләр дә күп түгелдер. Ләкин минем ул хакта ишеткәнем бар иде. Закир ага Хәмидуллин гади ветеран гына түгел, ә “яшерен” тамгасы астында, кем әйтмешли, җиде йозак белән бикләнгән вакыйгаларның үзәгендә булган кеше икән ләбаса...

Тумышы буенча Башкортстаннан булып чыкты ул. Шунда үскән, 8 класс белем алган. Үсмер чагы сугыш елларына туры килгәнлектән, ул заманның күп кенә үсмерләре кебек, тизрәк үсеп җитеп, фронтка барып, фашистларны тар-мар итү турында хыялланып йөргән. Ватан каршында изге бурычын үтәргә чират үзенә җитеп тә, кулына корал тотып, фашистларның арт сабакларын укыта алмаганга Закирның бераз кәефе төшә, билгеле.

Ләкин ул үзенең хәрби әзерлеген, белемен армия хезмәтенә алынган яшь егетләрне өйрәтүгә багышлый. Отделение командиры була. Хәрби техникадан файдаланырга, сугыш кораллары белән эш итәргә, теге-яки бу гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга – барысын да җентекләп өйрәтә Закир кул астындагы солдатларына. Бу эш үзенә дә бик ошый. Һәм ул, хезмәт срогын тәмамлагач, армиядә калырга карар кыла. Ә бераздан ракета гаскәрләрендә хезмәт итә башлый...

Көннәр шулай үз җаена уза тора. Нәкъ менә шул вакытта Тоцкий полигонында хәрби өйрәнүләрдә катнашаырга, атом-төш коралын сынауның шаһиты булырга туры килә дә инде аңа. “Әйтүләренчә, бу киң күләмле хәрби өйрәнүләр легендар шәхес – маршал Жуковның шәхсән үз күзәтчелеге астында уздырылган”, – дип сөйләгән иде миңа Закир ага.

Ул чакта анда катнашкан һәркемгә, шул исәптән Закир Хәмидуллинга да, әлеге өйрәнүләр хакында “серне чишмәскә” дип кул куйдырганнар. Дөрес, илдә булган нәрсә, халыкка чыкмый калмый. Кешеләр  арасында төрле имеш-мимешләр йөри. Хәзер исә “яшерен” тамгасы астындагы материаллар тулысынча ачылмаса да, интернеттан бу хакта шактый мәгълүмат алырга була. Чыннан да, якын-тирәдә яшәүчеләрне һәм аларның мал-мөлкәтен алдан ук куркынычсыз ераклыкка эвакуацияләгәч, Тоцкий полигонында 1954 елның 14 сентябрендә, “Ту-4” самолеты 8000 метр биклектән 40 к.т. егәрлектәге РДС-2 атом бомбасы ташлаган һәм бомба җиргә җитәрәк 350 метрлап кала шартлаган.

– Закир абый, атом бомбасын сынаганда кайда идегез? – дип сораштырдым.

– Безне махсус ясалган блиндажларга качырдылар. Ара берничә дистә километр булса да, тонык кына шартлау тавышын ишеттек, җир селкенгәндәй булды, – дип, истәлекләрен яңартты Закир ага ул чакта.

Соңыннан солдатлар һәм башка хәрбиләр белән берлектә Закир Хәмидуллинга да әлеге урыннардан узарга һәм атом-төш коралының нинди зур җимергеч көчкә ия булуын үз күзләре белән күрергә туры килгән. Эпицентрга якынрак урыннарда хуҗалары калдырып киткән каралты-куралар, йорт-җирләр янып көлгә әйләнгән, юан-юан агачларны бәрмә дулкын шартлатып сындырган. Тагын шунысын да әйтте ул, атом-төш коралының тереклеккә тәэсирен белү өчен, шул трәләрдә берникадәр санда мал-туарны махсус калдырган булганнар, имеш.

– Атом-төш бомбасы шартлаган урында бик көчле радиация була. Ә сез соңыннан курыкмыйча шул урыннарга кердегезме? – дидем мин гаҗәпләнеп.

– Аның ни дәрәҗәдә кукыныч булуын без түгел, безнең командирлар да белмәгәндер ул чакта, – диде ветеран.

– Ә үзегезнең сәламәтлегегезгә зыяны булмадымы соң?.. Менә өлкән яшькә кадәр җиткәнсез?..

– Күрәсең, анда кыска вакытка гына булырга туры килгәнлектән, радиацияне куркыныч дозада алмаганбыз. Аннан соң, организм да төрле кешедә төрлечә бит... Соңрак авыручылар турында да имеш-мимешләр күп булды. Минем хатынынм бик иртә үлеп китте. Яман шештән. Кем белгән, бәлки аңа да радиация йогынтысы булгандыр, дип уйлаштыргалыйм...

Атом бомбасын эшләүдә зур көч куйган мәшһүр совет физигы Игорь Курчатовны күрү дә насыйп булган Закир агага. Чөнки нәкъ менә шул вакытларда штабта – “яшерен” тамгасы салынган документлар белән эшләү бүлегендә хезмәт иткән ул.

Закир ага белән сөйләшкәннән соң мин интернеттан әлеге хәл турында җентекләбрәк таныштым. Ул өйрәнүләрдә 45000ләп хәрби, 600 танк һәм үзйөрешле артиллерия установкасы, 500 орудие һәм минометлар, 600 бронетранспортер, 320 самолет, 6 мең тягач һәм төрле билгеләнештәге автомобильләр катнашкан икән...

Закир ага 25 ел хәрби хезмәтен тутыргач, 1972 елда Түбән Камага килә. Шактый еллар “Таэнергострой” төзелеш берләшмәсендә эшли. Атом-төш афәтенең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күргән ветеран беркайчан да сугыш булмасын, дип тели иде. ”Кешенең бу дөньядагы максаты җимерү түгел, ә төзү, яңадан-яңа биналар сафка бастыру”, – дигән иде ул.

Әйе, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, илебездә сугыш җимереклекләрен торгызу белән беррәттән, илнең оборона куәтен ныгыту өстендә дә эшләгәнәр. АКШ  японнарның Херосима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ташлап, үзенең хәрби өстенлеген күрсәтмәкче булган. Тик барып чыкмаган.  “Андый дәһшәтле корал бездә дә бар ул”, – дигәндәй, безнекеләр дә үз көчләрен күрсәтеп, агрессия яратучы илнең “кикриген” бераз шиңдергәннәр. Бу да – сугыш. Салкын сугыш. Бөек Ватан сугышының  күпләргә мәгълүм булмаган бер ягы. Әнә шул сугышта, дәһшәтле коралның үтергеч көчкә ия булуына кармастан, совет солдатлары, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, “алгы сызыкта” булганнар. Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Закир Нәби улы Хәмидуллин шулар сафында йөргән...

Закир ага 9 Май бәйрәмен күкрәгенә медальләрен тагып каршылый иде. Ни кызганыч, быел Җиңү бәйрәмендә ул булмаячак инде.  

Фәрит Имамов.

Фотода: Закир ага Хәмидуллин Бөек Җиңүнең 30 еллыгында – 1975 елның 9 Маенда (ветеранның гаилә фотоальбомыннан). 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: