Туган як

Атом-төш коралын сынаганны күргән

Ул - һөнәри юлын хәрби хезмәттә узган кешеләрнең берсе. Дөрес, генерал дәрәҗәсенә ирешмәгән. Лаеклы ялга старшина булып чыккан. Ләкин рядовойның да, генералның да бурычы бер - Ватанны саклау. Язмам шәһәребездә яшәүче Закир Нәби улы Хәмидуллин турында. Чыгышы буенча Башкортстаннан ул. Шунда туып үскән, 8 класс белем алган. Үсмер чагы сугыш...

Ул - һөнәри юлын хәрби хезмәттә узган кешеләрнең берсе. Дөрес, генерал дәрәҗәсенә ирешмәгән. Лаеклы ялга старшина булып чыккан. Ләкин рядовойның да, генералның да бурычы бер - Ватанны саклау.
Язмам шәһәребездә яшәүче Закир Нәби улы Хәмидуллин турында. Чыгышы буенча Башкортстаннан ул. Шунда туып үскән, 8 класс белем алган. Үсмер чагы сугыш елларына туры килгәнлектән, ул заманның күп кенә егетләре кебек, тизрәк үсеп җитеп, фашистларны тар-мар итү турында хыялланып йөргән. Ниһаять, Ватан каршында изге бурычны үтәргә чират аңа да җиткән. Ул 1944 елның ноябрендә чакыру кәгазе ала.
Аны артиллерия час-тена җибәрәләр. Башта өйрәнүләр уза, укырга да туры килә. Хәрби техникадан файдаланырга, сугыш кораллары белән эш итәргә, теге-яки бу гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга - барысын да җентекләп өйрәнә Закир. «Өйрәнгәндә авыр булса, сугышканда җиңел булыр», дигән мәгълүм гыйбарәне онытмый.
Ләкин укып бетереп, фронтка эләкмичә кала, сугыш тәмамланып та куя. Әлбәттә, бик шатлыклы вакыйга. Дүрт елга сузылган авыр сугыш тәмамлануны барча совет кешеләре зур куаныч белән каршылый. Кулына корал тотып фашистларның арт сабак-ларын укыта алмаганга Закирның бераз кәефе төшә, билгеле. Ләкин тормыш дәвам итә. Ул үзенең хәрби әзерлеген, белемен яңа армиягә алынган егетләргә өйрәтә башлый. Отделение командиры була, яшь солдатларны сугыш серләренә өйрәтә.
Хезмәт срогын тәмамлагач та Закир Хәмидуллин, ике дә уйламыйча, армиядә калырга карар кыла. Бераздан ул ракета гаскәрләрендә хезмәт итә башлый...
Оренбург өлкәсендә урнашкан Тоцкий хәрби өйрәнүләр полигоны турында бик азлар беләдер, мөгаен. 1954 елның 14 сентябрендә анда атом-төш коралы сынаулары уздырылуы хакында белүчеләр дә күп түгелдер. Закир Хәмидуллин әнә шул «яшерен» тамгасы астында, кем әйтмешли, җиде йозак белән бикләнгән вакыйгаларның үзәгендә булган кеше. Әйтүләренчә, бу киң күләмле хәрби өйрәнүләр легендар шәхес - маршал Жуковның шәхсән үз күзәтчелеге астында уздырылган.
Атом бомбасын эшләүдә зур көч куйган мәшһүр совет физигы Игорь Курчатовны күрү дә насыйп була Закир агага. Чөнки нәкъ менә шул вакытларда штабта - «яшерен» тамгасы салынган документлар белән эшләү бүлегендә хезмәт иткән ул.
Хәзер бу өйрәнүләр турында төрле имеш-мимешләр йөри. Әле «яшерен» тамгасы астындагы материаллар тулысынча ачылмаган. Ләкин инде мәгълүм булганнары да күп нәрсәләр хакында сөйли. Чыннан да, 1954 елның 14 сентябрендә, якын-тирәдә яшәүчеләрне һәм мал-мөлкәтне алдан ук биредән эвакуацияләгәч, «Ту-4» самолеты 8000 метр биклектән 40 к.т. егәрлектәге РДС-2 атом бомбасы ташлый һәм бомба җиргә җитәрәк 350 метрлап кала шартлый.
Әлбәттә, соңыннан әлеге урыннарны карап йөргәндә, атом-төш коралының нинди зур көчкә ия булуын барысы да аңлый. Эпицентрга якынрак урыннарда хуҗалары калдырып киткән каралты-куралар, йорт-җирләр янып көлгә әйләнгән, юан-юан агачларны бәрмә дулкын шартлатып сындырган һ.б. Әлбәттә, бу вакытларда әле солдатлар тагын да куркынычрак булган радиация афәте турыда ныклап белеп тә бетермәгәннәр.
Әлеге өйрәнүләрдә 45000ләп хәрби, 600 танк һәм үзйөрешле артиллерия установкасы, 500 орудие һәм минометлар, 600 бронетранспортер, 320 самолет, 6 мең тягач һәм төрле билгеләнештәге автомобильләр катнашкан...
Закир ага 25 ел хәрби хезмәтен тутыргач, 1972 елда Түбән Камага килә. Ул шактый еллар «Татэнергострой» төзелеш берләшмәсендә көч куя. «Кешенең бу дөньядагы максаты җимерү түгел, ә төзү, яңадан-яңа биналар сафка бастыру», - ди ул. Сугыш елларының авырлыгын ишетеп кенә түгел күреп тә белгән, атом-төш афәтенең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күргән ветеран беркайчан да сугыш булмасын иде, дип, киләчәк буынга аяз күк йөзе тели.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотода: Закир ага Хәмидуллин Бөек Җиңүнең 30 еллыгында - 1975 елның 9 Маенда (ветеранның гаилә фотоальбомыннан).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: