Туган як

Ашатам да, дәвалыйм да

Урамда калган песиләр турындагы тема озакка сузылды бугай. Бу көннәрдә редакциягә хатның чираттагысы - дүртенчесе килеп иреште. Бу хат белән теманы тәмамларбыз, чөнки һәр кешенең шәхси фикере бар һәм ул аннан баш тартырга теләми. Һәрхәлдә, бу очракта шулай булды. «Әлеге дә баягы - дәү әтинең таягы» диләрме әле? Газетада Фоат...

Урамда калган песиләр турындагы тема озакка сузылды бугай. Бу көннәрдә редакциягә хатның чираттагысы - дүртенчесе килеп иреште. Бу хат белән теманы тәмамларбыз, чөнки һәр кешенең шәхси фикере бар һәм ул аннан баш тартырга теләми. Һәрхәлдә, бу очракта шулай булды.
«Әлеге дә баягы - дәү әтинең таягы» диләрме әле? Газетада Фоат Мифтаховның «Башта куып чыгармаска өйрәник» дигән хатын укыгач, тагын язарга булдым.
Бүгенге көндә шәһәр урамнарында яшәүче мәче-этләрнең кадере юк, киресенчә аларны юкка чыгару өчен ниләр генә эшләнми. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында мәчеләрнең тычканнарны аулаулары кирәк түгел, янәсе, аларга каршы көчле агулар бар, диләр. Кош һәм хайваннарны кыру нәтиҗәсендә килеп чыккан бәлаләр турында тарихта фактлар җитәрлек, юкса.
XVIII гасырда Британия патшабикәсе Россия патшасыннан күп итеп песиләр җыеп җибәрүне үтенеп хат язган. Чөнки сараен күсе-тычканнар баскан булган. Узган гасырның 70нче елларында Кытайда чыпчыкларны кыра башлаганнар, чөнки алар басудагы игеннәрне ашыйлар. Менә берзаман басуларны корт баскан. Ил башлыгы чыпчыкларны чит илдән кайтартырга мәҗбүр булган.
Фоат Мифтахов песиләрне генә түгел, күгәрченнәнрне, ала каргаларны, саесканнарны җәмгыятькә файдасыз, дип атый. Дөрес, урамдагы канализация капкачларына салынган каткан ипиләрне, сөякләрне, азык калдыкларын кошлар да, песиләр дә, сукбай этләр дә ашый алмый. Шуңа күрә алар тирә-юньнең ямен бетерә. Бу кешеләр үзләренә гөнаһ кына җыялар, урам җыештыручыларга да артык эш өстәлә. Мин үзем ризык чыгарам икән, җан ияләре ашый алырлык итеп, артларыннан калмаслык итеп бирәм.
Минемчә, кош-хайваннарга карата мәрхәмәтлеккә өйрәнеп үскәннәр кешеләргә дә, якынарына да мәрхәмәтле була. Әйе, хайваннар авыру булырга да мөмкин. Мәсәлән, песиләрдә тимрәү (лишай) очраклар байтак. Мин андыйларны күрсәм, өйдән йод алып чыгып, яраланган урыннарына сөртәм. Урамнан чир кермәсен дисәң, өйгә кергәч тә кулны сабын белән яхшылап юарга кирәк. Моны үз оныкларыма да өйрәтәм. Песиләр һәм этләр өчен шәһәребездә приютлар ачсыннар иде, дип телим мин.
Лира ГАБИТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: