Туган як

Арабызда булмаса да...

«Мин - шәһәрнең баш дворнигы». Фатих Котдусов белән якыннан аралашкан кешеләр бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын бик яхшы беләдер. Үз-үзең турында шулай юмор катыш әйтә алу өчен, нинди генә югарылыкка күтәрелсәң дә гади булып кала алу кирәктер. Фатих Кашапович, гәрчә шәһәр җитәкчеләреннән булса да, гади иде. Әле «Ильинка» мәйданчыгы төзелгәнче,...

«Мин - шәһәрнең баш дворнигы». Фатих Котдусов белән якыннан аралашкан кешеләр бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын бик яхшы беләдер. Үз-үзең турында шулай юмор катыш әйтә алу өчен, нинди генә югарылыкка күтәрелсәң дә гади булып кала алу кирәктер. Фатих Кашапович, гәрчә шәһәр җитәкчеләреннән булса да, гади иде. Әле «Ильинка» мәйданчыгы төзелгәнче, шәһәр Сабантуенда коеп яуган яңгыр астында концерт сәхнәсенә чыгып җырлаганы, хатыны Фирания белән халык арасында биеп йөргәннәре хәтердә... Газетага язма әзерләргә дип, янына кергәч, «Сабантуй өчен урынны, үз бакчасына якын булганы өчен, Котдусов Ильинка янында сайлады», дип әйтәләр, шуннан да матуррак урын буламы, вакыт җиткәч, халык аңлар әле дип, бераз хәтере дә калганрак кыяфәттә сөйләп торган иде.
Гадәттә, киткәннәр турында сөйләгәндә, һәркем аның үзенә эшләгән яхшылыгын яки начарлыгын уйлап куя. Безнең «Туган як» белән Фатих Котдусовны - милләтебезне олылау, халкыбызны үз туган телен дә, үз-үзен дә яратырга өйрәтү омтылышы бәйләгәндер, мөгаен. Газетаның биш еллыгыннан башлап «Туган як»ның юбилейларын билгеләп үткәндә генә түгел, ул безнең редак-циягә вакыт-вакыт сугылып чыгу җаен тапты. Шәһәр җитәкчелегеннән китеп икмәк комбинатында директор булып эшләгән елларында почта һ.б. оешмаларга булган бурычларны түләү мәсьәләсендә дә «Туган як»ка ярдәм кулы сузды, Өлкәннәр көне һ.б. бәйрәмнәрдә дә ветераннарыбызга татлы ризык бирү җае таба иде. Бер килүендә, шәһәрдәге бакчалар балаларына ашату өчен, үз комбинатыбыз пешергән икмәкне түгел, ә химия биләмәсендә әзерләнгәнен алуларын, «ипи бар исне дә үзенә сеңдерә, шуны ник аңламыйлардыр инде», дип, җаны әрнеп сөйләде. Икмәкнең файдасына кагылышлы язмалар да китерә иде ул редакциягә. Аның, кайда гына эшләсә дә, үз хезмәте өчен янып-көеп йөрүенә бер генә мисал бу.
Ул үзе Әтнә ягыннан булып, Казан химия-технология институтын тәмамлагач, юллама буенча, Түбән Кама химкомбинатына килә. Шәһәр җитәкчеләре яшь белгечнең оештыру сәләтенә ия икәнен күреп, эшкә чакыралар. Ризалаша Котдусов һәм 1979 елдан алып утыз ел дәвамында җирле җитәкчелектә төрле вазыйфалар башкара: шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, район һәм шәһәр администрациясе башлыгының беренче урынбасары, Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисенең беренче урынбасары.
Фатих Кашаповичның ул чордагы эшчәнлеген искә төшереп, 1нче ПАТПның директорлар Советы рәисе Әгътәс Галиәхмәтов түбәндәгеләрне сөйләде: «1992 елның гыйнварында Президентыбыз указы буенча администрация башлыгы булып билгеләндем һәм 120 депутат катнашкан шәһәр советы утырышында бу вазыйфага расландым. Район һәм шәһәргә - уртак бер администрация, әмма районның да, шәһәрнең дә үз Советлары. Фатих Кашапович, минем үтенеч буенча, Чистайга барып, аларның ике советны берләштергән шартларда эшне ничек алып баруларын карап-өйрәнеп кайтты. Без дә ике Советны кушарга ниятләдек. Һәм 1994 елның мартында җирле власть органнарына 45 депутат сайладык. Шул составтан депутатларның берләштерелгән Советын оештырдык. Бу эшне башыннан алып ахырына кадәр Фатих Котдусов башкарып чыкты. Берәштерелгән Советның беренче секретаре булып мин сайландым, ә Фатих Кашапович администрация башлыгының депутатлар белән эшләү буенча беренче урынбасары булды. Тырыш та, кешелекле дә иде Фатих».
Аңа кадәр, әле шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән чагында, шәһәр хуҗалыгын ныгытуга аерым игътибар бирә Фатих Кашапович. Аның турыдан-туры җитәкчелегендә, шәһәрдә торак-коммуналь, шулай ук, төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиеләре, торак инспекциясе, шәһәр мунчасы һ.б. төзелә. Үз сүзләре белән әйтсәк, «шәһәрнең баш дворнигы» булган Фатих Кашаповичны администрация башлыгының депутатлар белән эшләү буенча урынбасары итеп күчерәләр. Аның урынына администрация башлыгының шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары булып килгән Сәгыйть Вәлиуллин үзе өчен яңа тармактагы авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә, Котдусовка таяна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: