Туган як

Җанлы әңгәмә кордык

Шушы көннәрдә «Туган як» редакциясендә газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Күп кенә газеталар штаттан тыш хәбәрчеләр турында инде онытып барганда, «Туган як»та аларның бетмәве, киресенчә, хәбәрчеләр сафына яңалар да өстәлү - күңелле күренеш, әлбәттә. Мәснәви Һадиуллин Дөрес, бүгенге көндә газетага күбрәк урта һәм өлкән буын...

Шушы көннәрдә «Туган як» редакциясендә газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
Күп кенә газеталар штаттан тыш хәбәрчеләр турында инде онытып барганда, «Туган як»та аларның бетмәве, киресенчә, хәбәрчеләр сафына яңалар да өстәлү - күңелле күренеш, әлбәттә.
Мәснәви Һадиуллин
Дөрес, бүгенге көндә газетага күбрәк урта һәм өлкән буын кешеләре яза. Яшьләрнең соңгы елларда, нигездә, электрон мәгълүмат чыганакларына өстенлек бирүләрен уйласак, моңа гаҗәпләнергә кирәк түгел.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә штаттан тыш хәбәрчеләребездән иң активларын - Әлфия Хафизова, Мәснәви Һадиуллин, Суфиян Минһаҗев, Гүзәлия Гыйбадуллина, Нурзия Мирхазова,
Фәрит Вәгыйзов
Фәрит Вәгыйзов, Земфира Гарифуллина, Васил Камаловны чакырган идек. Алар төрле һөнәр ияләре - укытучы, китапханәче, балалар бакчасы тәрбиячесе, табиб, эчке эшләр органнары хезмәткәре, хәтта араларында гомерләрен журналистлыкка багышлаганнары да бар. Ә иң мөһиме: булганнан бар да була дигәндәй, шушы ук кешеләрнең күпчелеге - шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар. Шәһәр күләмендә уздырыла торган күпсанлы чараларда даими катнашып торганлыктан, алар бер-берсен бик яхшы беләләр.
Суфиян Минһаҗев
Шуңадыр, тартынып тору булмады, әңгәмәгә тиз кереп киттеләр. Моңа «Түгәрәк өстәл»не рәсми булмаган шартларда, ягъни чәй табыны артында оештыру да ярдәм иткәндер, билгеле.
Әлбәттә, чарада катнашучыларны, беренче чиратта, бүгенге көндә җәмгыятьтә баручы вәзгыять борчыды. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре - аксакаллар шурасы әгъзалары Мәснәви ага Һадиуллин һәм Суфиян ага Минһаҗев соңгы вакытта ана телебез турында барган шау-шулар хакында ачынып сөйләделәр. Телебезне саклап калу һәм киләчәктә аның дәрәҗәсен күтәрү өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиешлеген әйттеләр. Балаларыбызны татарча сөйләшергә өйрәтү, ана телебездәге милли-мәдәни чараларда актив катнашу, татарча газеталарга язылуны арттыру, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыруны алга сөрү кирәклеге турында сөйләделәр. Мондый чараларны түбәнкамалыларга газета аша яктыртып бару кирәклеге турында искәрттеләр. Бу уңайдан, «Өлкәннәр сүзе» дигән рубрика ачып җибәрү отышлы булыр иде, дигән фикерләр дә яңгырады.
Әлфия Хафизова
Әлфия Хафизова балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларындагы шәһәр һәм республика күләмендә уздырыла торган милли чараларга игътибар бирү кирәклеге турында ассызыклады. Татар теле укытучысы, үз мәктәбе кысаларында гына бикләнеп ятмыйча, башка уку йортлары белән төрле чаралар үткәрергә, үзара алдынгы тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы дип табылган чаралар турында газетага язып барырга тиеш дигән фикерен җиткерде...
Васил Камалов
Соңгы вакытларда төрле мәгълүмат чараларында таныш булмаган яңа сүзләр килеп чыга. Аларның кайберләре гади кешегә генә түгел, милли мәдәният дип янып-көеп йөрүчеләргә дә аңлашылып җитмәве турында да әйттеләр әңгәмәдә катнашучылар. Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, бәлки сөйләмгә яңарак үтеп кергән андый ят сүзләрнең мәгънәсен, ничек килеп чыгышын газета укучыларга аңлату өчен берәр рубрика ачарга кирәктер, дигән тәкъдим кертте. Инде әллә кайчан кулланыштан төшеп калган сүзләрнең кайберләре бөтенләй кирәк тә түгелдер, дигән фикер белдерүчеләр дә булды.
Гүзәлия Гыйбадуллина
Гүзәлия Шәйхразый кызы, үзенең тагын бер кызыклы тәкъдимен әйтте. Хәзерге китапханәләр яңа китаплар белән тулылана. Газета аша яңа китаплар белән таныштыру китап сөючеләргә файдалы булыр иде, диде ул. Әлбәттә китапханәчеләрнең бу эштә бик теләп ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Земфира Гарифуллина
Әңгәмәдә катнашучыларны газета битләрендә халык медицинасына кагылышлы материалларның аз булуы да борчый икән. Ә бит элек-электән халкыбыз дару үләннәрен, төрле дәвалау ысулларын киң файдаланган. Иң мөһиме: аларны кыйммәт бәяләргә әллә кайлардан сатып та аласы түгел, «яшел аптека» аяк астында гына, болыннарда, урманнарда үсүче дару үләннәрен иренмичә җыярга да, урынын белеп, тиешенчә файдаланырга гына кирәк. Ә моның өчен кайсы үләннең нәрсәгә файдалы булуы турында газета битләрендә язмалар урнаштырылса, яхшы булыр иде, диделәр.
Нурзия Мирхазова
Әңгәмә барышында яңгыраган күпсанлы тәкъдимнәр буенча, штаттан тыш хәбәрчеләребезнең шактый гына җитди, актуаль темалар язарга алынырга теләкләре булуын күрдек.
«Туган як» газетасының ел йомгаклары буенча штаттан тыш хәбәрчеләребезгә Түбән Камада чыккан беренче татар газетасы - «Ленин нурлары» редакторы Н.Кузнецов исемендәге бүләк бирү инде күптән матур гадәткә әверелде. Бу бүләк быел 28нче кешегә бирелергә тиеш. Хәбәрчеләр бергә җыелгач, форсаттан файдаланып, ул бүләкне шушы чара барышында тапшырырга булдык. Быел әлеге бүләккә Нурзия Рәшит кызы Мирхазова лаек дип табылды, аңа Диплом һәм редакциядән бүләк тапшырылды.
Дөрес, бер очрашуда сөйләшеп кенә, яңа проект башлау яисә рубрика ачу мөмкин түгел. Ләкин бу чара штаттан тыш хәбәрчеләребезнең күңеленә иҗат оеткысы салмыйча калмагандыр. Сөйләшүләрдән күренгәнчә, кешеләрнең көнкүрешләрен һәрьяклы яктыртуда алар ярдәменә дә исәп тотарга була.
Фәрит ИМАМОВ.
Лилия Заһретдинова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: