Туган як

Җанга якын һөнәр табу өчен

Түбән Камада икенче мәртәбә үткәрелгән «Түбән Кама һөнәрләре дөньясында» фестивалендә 450гә якын үсмер катнашты. Иң сәләтлеләренә Дипломнар, призлар һ.б. тапшырылды. Тугызынчы класс укучыларын үзенә җыйган бу чараның максаты - бүгенге көндә ил хуҗалыгының барлык тармаклары да кытлык кичерә торган гади эшче һөнәрләренә яшьләрне җәлеп итү, шәһәребездәге һөнәри белем бирә торган...

Түбән Камада икенче мәртәбә үткәрелгән «Түбән Кама һөнәрләре дөньясында» фестивалендә 450гә якын үсмер катнашты. Иң сәләтлеләренә Дипломнар, призлар һ.б. тапшырылды.
Тугызынчы класс укучыларын үзенә җыйган бу чараның максаты - бүгенге көндә ил хуҗалыгының барлык тармаклары да кытлык кичерә торган гади эшче һөнәрләренә яшьләрне җәлеп итү, шәһәребездәге һөнәри белем бирә торган уку йортлары эше белән таныштыру аша, мәктәптә укыганда ук аларның киләчәк тормышлары өчен үзләренә эш-һөнәр сайлау-
ларына ирешү. Берьюлы унбер учреждениедә егерме бер юнәлештә оештырылган фестиваль барышында егетләр һәм кызлар үзләрен Түбән Кама өчен мөһим булган һөнәрләрдә сынап карадылар. Мәсәлән, Е.Королев исемендәге политехник колледжда -
яшь төзүчеләр; технология колледжында -
яшь тегүчеләр, повар егетләр; агропромышленность колледжында -
яшь механиклар; эретеп ябыштыру-монтаж колледжында - яшь эретеп-ябыштыручылар (сварщик-
лар) һ.б. үз сәләтләрен сынап карадылар. Әлеге фестивальдә 63нче һөнәр училищесында һәм, шулай ук, 18нче мәктәптә сәламәтлекләре чикле үсмерләргә - пешекче, тегүче, слесарь, балта остасы кебек һөнәрләр буенча үз-үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелде.
Совет системасы җиме-релү белән бергә эшче һөнәренең дәрәҗәсе дә бетте. Ә бит совет чоры теге яки бу тармак җитәкчесенә үзенә ышанып тапшырылган эшчеләр өчен зур җаваплылык өстәгән һәм җитәкче хезмәтенә түләүне гади эшченекеннән күпкә кимрәк итеп билгеләгән. Бу совет идеологиясен бергәләп (өстәгеләр - үз кесәләрен кайгыртып, ә гади халык - ачыгавызланып) тамырыннан йолкып ыргыттык. Яшьләрне кул пычратмыйча, кабинетта гына утыра торган менеджер, юрист, экономист итеп күрергә теләдек. Нәтиҗәдә, мәктәп партасыннан студент эскәмиясенә күчеп утыру һәм кулларына югары белем турындагы диплом керүгә үк, «ак эш» эзләү җаен караучы тәҗрибәсез һәм сәләтсез «белгечләр» үрчеттек. Бүгенге көндә шундый хәсрәт белгечләр аркасында халык үзе дә, илебез хуҗалыгы да зыян күрә.
Менә шуларны исәпкә алсаң, безнең Түбән Камадагы һөнәрләр фестивале, Россия мәктәпләренең укыту-тәрбия программасына кертелергә лаек. Шул ук вакытта, югары вазыйфалардан башлап, урта звено җитәкчеләр билгеләгәндә (вазыйфаны сатып алу яки туган-тумачалык буенча билгеләүне исәпкә алмыйк, анысын таләп итү өчен гадел законнар өстенлек итә торган гадел система булырга тиеш), һичьюгы бер таләпнең үтәлүе зарур - аларның шул тармакта гади эшчедән күтәрелүләре. Югыйсә, бүгенге көндә үзе җитәкли торган тармакның ни-нәрсә белән шөгыльләнүен күз алдына да китерә алмаучы түрәләр һәм ул тармак эшенә зарар китерүдән башка файдасы булмаган хәсрәт белгечләр күбәйде. Мисалы -
һәркайсыбыз эшли торган өлкә...
Фирая МОРАТОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: