Туган як

Андый бәхет һәркемгә тәтеми

Үзен арттан төртүчегә аздан гына «аты-юлы» белән җавап бирмәде Әминә Фатыйховна. Җитешә алмый калды. Шулчак аны кемдер, берүк, ялгыш егылып китә күрмәсен дигәндәй, иңнәреннән йомшак кына тотып калды. Әминә ханым шунда гына кемнеңдер шаяртуын аңлап алды. Чыннан да, шулай икән. Артта елмаеп торучы кеше шәһәребезнең танылган кешесе - Фирдәвис әфәнде...

Үзен арттан төртүчегә аздан гына «аты-юлы» белән җавап бирмәде Әминә Фатыйховна. Җитешә алмый калды. Шулчак аны кемдер, берүк, ялгыш егылып китә күрмәсен дигәндәй, иңнәреннән йомшак кына тотып калды. Әминә ханым шунда гына кемнеңдер шаяртуын аңлап алды. Чыннан да, шулай икән. Артта елмаеп торучы кеше шәһәребезнең танылган кешесе - Фирдәвис әфәнде иде. Шәһәрнең беренче төзүчесе Әминә апа белән күптәннән күрешмәгән архитекторның урамдагы әлеге көтелмәгән очрашуы менә шулай килеп чыкты. Хәер, сүз бу турыда түгел, ләкин аны да игътибарсыз калдырып булмый кебек. Күрмичә, танымыйча узып китмиләр икән, ул аңа лаек.
Әйе, тирә-юньдә - нәрсәсе беләндер истә калган, кайчандыр үз куллары белән төзегән йортлар, мәктәпләр, мәдәният йорты һәм сәламәтлек саклау биналары. Шаулап-гөрләп яңа кала төзи башлаган вакытлар ничек онытылсын соң?! Менә бүген дә Әминә апа күл янындагы бакчасына бару юлында кабат шуларны исенә төшереп барды. Аның бакчасына килүчеләр, кереп чыгучы дуслары, танышлары күп. «Әминә Фатих кызы - Түбән Каманың беренче төзүчесе генә түгел, бик яхшы бакчачы да», - диләр алар безнең бакча күршебез турында. Әминә апа һәрчак үзенең бакча уңышларын күрсәтергә ярата, әңгәмәдәше белән рәхәтләнеп сөйләшә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Мәсәлән, быел хуш исле кыярны беренчеләрдән булып аныкын авыз итәргә насыйп булды.
Әминә апа янына килгән танышлары буш кул белән китми: ул аларга күчтәнәчләрен өләшә, киңәшләрен бирә, хәтта үсентеләр дә биреп җибәрә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, тиктормас Әминә апа язны сагынып көтеп ала, әле автобуслар йөри башлаганчы ук, йә бер улы, йә икенчесе белән бакчага килә башлый. Иң беренчеләрдән булып җирне әзерләп куялар. Ул җитешүгә утырту эшләре башлана. Шуңа күрә яшелчәсе, җиләк-җимеше вакытында өлгерә дә инде аның.
Кем генә үзенең балаларына карап шатланмый икән! Ике улы - ике канаты «әни-әни» дип,аны гел кайгыртып, читтә булсалар да, телефоннан һәрчак шалтыратып, хәлен белеп торалар. Шул зур бәхет түгелме?! Сөйләшкәндә берсенең шаяру катыш горурлану белән әнисе турында: «Әгәр әнинең Мактау кәгазьләрен стенага обой урынына ябыштырсаң, бер генә стена җитми», - дигәне бар. Ә икенчесе, шуңа өстәп: «Орденнары, медальләре белән әрҗә тулырлык», - дигән иде. Шуларга өстәп: «Узган гасырның алтмышынчы елларында, суык декабрь аенда, яңа шәһәр төзелешенә килгән унҗиде яшьлек кызның энергиясенә хәзер дә күз генә тимәсен, безне шатландырып, гел шундый булып калсын», - диясе килә.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди халык. Ул менә нәкъ бакча күршебез Әминә апага туры килә кебек. Ул үз бакчасында гына тәртип ясап калмый, безне дә һәрчак шуңа өндәп тора. Аны тыңламыйча, аның белән килешмичә мөмкин түгел. Ул бит төзелештә дә юкка гына беренче маляр булмаган. Тиз арада мастер, прораб һәм өч ел эчендә участок начальнигы дәрәҗәсенә ирешкән. Димәк, эшли дә, эшләтә дә белә. Кыскасы, бакчасында тәртип, күңеле көр Әминә апаның.
Тормыш аңа да гел генә елмаеп тормагандыр. Беренче төзелеш елларында кыенлыклар шактый була: баракта торулар, соңрак, өйдән үк резин итек киеп чыгып китүләр, күпме «чытырманлы» төзелеш юлларын җәяүләп үтү һ.б. Ләкин әле бүгенгә кадәр аның беркайчан да, авыр булды, дип сөйләгәнен ишеткәнем юк. Гел сагынып кына искә ала ул көннәрне, чордашларын мактый: «Миңа гел яхшы кешеләр очрады һәм шундыйлар белән эшләргә туры килде. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә очраштырып торадыр алар белән», - ди Әминә апа еш кына, хезмәттәшләрен сагынып искә алганда.
Вәсил КАМАЛОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: