Туган як

«Алтын уймак» конкурсында

«Альфа» мәдәният йортында шәһәр күләм «Алтын уймак» конкурсы уздырылды. Анда үзенчәлекле һәм заманча кием тегү яраткан шөгыльләре булган һәвәскәр модельерлар катнашты. Алар үзләре теккән өч төрле модель: бәйрәмдә кия торган, көндәлек һәм ирекле кием үрнәкләрен киеп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 90нчы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Елена Незамаева җиңүче дип табылды. Икенче һәм...

«Альфа» мәдәният йортында шәһәр күләм «Алтын уймак» конкурсы уздырылды. Анда үзенчәлекле һәм заманча кием тегү яраткан шөгыльләре булган һәвәскәр модельерлар катнашты.
Алар үзләре теккән өч төрле модель: бәйрәмдә кия торган, көндәлек һәм ирекле кием үрнәкләрен киеп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 90нчы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Елена Незамаева җиңүче дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарга да мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре Фәнзилә Гыйлаҗиева (61нче бакча) һәм Елена Демидова (Прости) чыктылар. Әле алай гынамы, «Уңышлы дебют» номинациясендә җиңүче дә - Югары Чаллы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гөлнур Гәрәева.
Калган ике номинациядә җиңү 10нчы мәктәпнең тугызынчы класс укучысы Евгения Соловьевага («Үзенчәлекле идея») һәм 32нче гимназиянең җиденче класс укучысы, конкурста катнашучылар арасында иң яше булган Элина Хәлиуллинага бирелде. «Нардуган» җыр һәм бию ансабле костюмершасы Елена Мартынова «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек булды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: