Туган як

Алда безне ниләр көтә?

2018 ел ахырында НТР 24 телерадиокомпаниясе Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән «Туры элемтә» уздырды. Елдагыча, сораулар күп булды, аларга җавап бирер өчен хәтта ике сәгать вакыт җитмәде. Шуңа күрә калган сорауларга җавапларны ияләренә аерым хәбәр итәчәкләр. Биредә райондашларыбызны һәм шәһәрдәшләребезне иң кызыксындырган сорауларга җаваплар урнаштырабыз.

Бакчалар турында

Түбән Камада барлыгы 27 мең бакча исәпләнә. Бакчаларны рәсмиләштерү буенча закон кабул ителсә дә, әлегә сораулар күп. Мәсәлән, кешеләр «Строитель» бакчачылык ширкәтендә межалау уздырганнар, акчаларын түләгәннәр, әмма хәзерге вакытта кишәрлекләрен рәсмиләштерә алмыйлар, чөнки якында гына терлек күмү урыны урнашкан икән. 
– 2018 елның март аенда норма чикләрен катгыйландыручы закон кабул ителгән. Бу бигрәк тә якында санитар зона урнашкан урыннарга кагыла. Без бу чикләрне кыскартырга тырышачакбыз, шуңа күрә бу ысул күп бакчачыларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Әгәр дә рөхсәт ала алмасак, башка юлны табарга тырышачакбыз, – дип ышандырды шәһәр мэры.
Тапшыру барышында бакчачылык ширкәтләрендә ике ел дәвамында тормышка ашырылучы программалар турында да сөйләштеләр. Узган ел республикада иң яхшы бакчачылык ширкәтен ачыклау буенча бәйге дә уздырылган. Җиңүне нәкъ менә «Строитель» яулаган. Гомумән, бакчаларда эш дүрт юнәлеш буенча алып барыла. 2017 елда 75 миллион сумлык эшләр башкарылса, узган ел аларга 85 миллион сум тотылган. Быел исә 64 миллион сумлык эшләр гамәлгә ашырылачак. Юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк. Быел алар 106 д һәм 106 маршрутларында тәртипкә китерелер дип планлаштырыла. Акча булса, Корабельная рощага җитәргә дә исәпләре бар икән. 

Хуҗасыз хайваннар өчен йорт төзелмәячәк

Туры элемтәгә видеосораулар да кабул ителде. «Хуҗасыз хайваннарны тотып, агулап үтерүгә акча бүлеп биреләчәк дип ишеттек. Әмма бу чара мәсьәләне хәл итмәячәк. Алар өчен йорт төзелсә, ул мескеннәрне караучылар, табиблар булыр иде», – дип сөйләде бер ханым.
– Әлеге сорауны көннән-көн күбрәк бирәләр. Димәк, мәсьәлә, чыннан да, бик җитди һәм аны хәл итәргә кирәк. Әмма башта ачыклык кертик. Хуҗасыз хайваннарның көннән-көн арта баруы – кешеләрнең аларга карата мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Хайваннарны өйгә алуның никадәр җаваплы икәнлеген күпләр аңламый. Уйнап туялар да, чыгарып ташлыйлар, – дип шелтәләде Айдар Метшин.
Йорт мәсьәләсенә килгәндә, башка шәһәрләр тәҗрибәсе өйрәнелә. Әмма бина бирү белән генә ул хәл ителмәячәк. Чөнки аларны карау, дәвалау, шартлар тудыру  өчен акча кирәк. Түбән Кама башлыгы мәсьәләне чишү юлын табарга вәгъдә бирде. Әмма быел булмас.

Кама Аланында эш урыннары булырмы?

Камааланлылар да берничә сорау юллады. Мәсәлән, парклар, бассейн төзелсә дә, юллар начар. Бигрәк тә яңа бассейн тирәсендәге һәм ишегалдындагы юллар. Шулай ук эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә һаман кискен тора. Бигрәк тә бу хатын-кызларга кагыла.
– Кама Аланы – 15 мең кешелек торак пункты. 10 ел элек миңа анда бассейн булачак дип әйтсәләр, ышанмас идем. Пляж, яшьләр паркы бар, узган ел экопарк төзелешенең беренче өлеше тәмамланды. Дөрес, хәл итәселәр дә күп әле. Мәсәлән, бассейн янындагы бетон юлны тәртипкә китерү планда каралган, – дип ышандырды Айдар Метшин.
Эш белән тәэмин итүгә килгәндә, вахта белән йөреп эшләүчеләр күп. Шулай ук хәзерге вакытта  бистәдә сигез проект тормышка ашырыла, ә бу – яңа эш урыннары булачак дигән сүз. Мәсәлән, төзеләчәк теплица  хуҗалыгында 70 кеше хезмәт куячак.  

Әлеге дә баягы – транспорт

Шәһәр халкы инде берничә ел транспорт йөрешеннән канәгать түгел. Менә бу юлы да шәһәр мэрына автобусларны 40-50 минут көтүләренә зарландылар.
– НПАТП, ПАТП-1 предприятиеләре хәзерге вакытта авыр хәлдә. Автобуслар булса да, йөртүчеләр җитми. Нәтиҗәдә, һәр маршруттан икешәр автобус киметелгән. Нигездә, эштән 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр китә. Әмма чаралар табарга тырышабыз: мәшгульлек үзәге белән эшлибез, ДОСААФта автобус йөртүчеләр өчен бушлай курслар бар, НПАТПда хезмәт хакы да 20 процентка артты, – дип аңлатты Айдар Метшин. Шул ук вакытта яңа микрорайоннарга автобуслар йөрмәү дә зур кыенлыклар тудыра. Мәсьәләне хәл итәр өчен Санкт-Петербург белгечләренә мөрәҗәгать итсәләр дә, әлегә финанслау каралмаган. Шуңа күрә бу мәсьәлә Татарстан Президенты катнашындагы муниципаль берәмлекләр Советы президиумында күтәреләчәк. 

Юллар

Юлларны төзекләндерү эше барса да, башкарасылар күп әле. Өч ел дәвамында шәһәрдәге  219 ишегалды юлы тәртипкә китерелгән. Тагын 545 е үз чиратын көтә. 
– Бу юллар дистәләрчә еллар төзекләндерелмәде. Андый эшләрне тиз арада башкару мөмкин түгел. Быел Сүбәләк юлын яңартабыз, тимер юлны аркылы чыгу урыныннан алып Афанаска кадәр җитәчәкбез. 
Химиклар урамындагы юлларда да «колея» барлыкка килде, анда да эшләр көтә. Шул ук вакытта райондагы авылларны да онытмаячакбыз, – дип ассызыклады Түбән Кама башлыгы. 

Күпбалалы гаиләләргә җир бирелерме?

Түбән Каманың күпбалалы гаиләләр иҗтимагый оешмасы да үз сорауларын җиткерде. Беренче сорау гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында булды. Чөнки закон кабул ителсә дә, һаман ниндидер тоткарлыклар бар. Айдар Метшин исә чиратта торучыларның барысына да быел җир биреләчәк дип вәгъдә итте. 
Мәктәптә балаларны бушлай ашату турында да сорадылар. Хәзерге вакытта гаиләдә дүрт һәм аннан артык бала булса, алар бушлай ашый ала икән. Оешма җитәкчесе Дарья Хуҗина өч балалы гаиләләргә дә шундый мөмкинлек бирүне үтенде.
 – Бездә ташлама белән ашау мөмкинлегенә дүрт һәм аннан артык балалары булган гаилә балалары, ятим һәм инвалид балалар, аз керемле гаиләләр балалары, Чернобыль атом станциясендәге авария нәтиҗәләрен юкка чыгару эшендә катнашучыларның балалары – барлыгы 2808 кеше ия. Моңа бюджеттан 26 миллион сум акча бүлеп бирелә. Өч балалы гаиләләр тагын да күбрәк. Шуңа күрә бу мәсьәләне тикшерербез, әмма вәгъдә бирә алмыйм, – диде шәһәр мэры.

Республика каналлары да катнашты

Быел үз сорауларын республиканың ТНВ, Татарстан 24, Россия 1 һ.б. телевизион каналлары хәбәрчеләре дә җиткерде. Россия 1 каналында яңалыклар тапшыруын алып баручы якташыбыз Алмаз Хәкимов Кытай республикасы белгечләре тарафыннан төзелгән «КАМАсталь» предприятиесе турында сорашты.
– Түбән Камада кытай милләте кешеләре эшләячәкме? Катнаш гаиләләр булыр дип курыкмыйсызмы? Шәһәрдә төрекләр эшләгән вакытта мондый гаиләләр корылды бит, – диде ул.
Чыннан да, «Пионер» сәнәгать паркы нигезендә. Россия-Кытай предприятиесе ачылачак. Эшчеләр Түбән Кама белән кардәшлек мөнәсәбәтләре булган Мейшань шәһәреннән киләчәк. 
– Кардәшлек мөнәсәбәтләре мәдәният, икътисад өлкәләренә дә кагыла. Шул ук вакытта бу кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә ярдәм итәчәк. Төргәкле корычны буяу эше алып барачак әлеге предприятиедә 20 кеше эшләр. Алга таба түбәнкамалыларны урнаштырып, биш кытай белгечен калдырырга планлаштырабыз. Катнаш гаиләләр булуны да начар дип уйламыйм, – диде Айдар Метшин.
Хәбәрчеләрне Прости авылы янында урнашкан чүплек полигонындагы янгын нәтиҗәләре кызыксындырды. Түбән Кама мэры әйтүенчә, резин тәгәрмәчләр полигоны башта шин заводы балансында исәпләнгән. Чүплек ябылгач, мәйдан «Нефтехим-агропром» предприятиесе карамагына, аннары ниндидер фирмага күчкән. Соңгысы анда арчу эшләре башлаган. Казыганда тирәнлеге 20 метрга җиткән полигондагы пыскып яткан чүпкә кислород кергән, җил күтәрелгәч, янгын чыккан.  
– Янгын сүндерелде, әмма көн саен ул урынга техника һәм кешеләр җибәрәбез, һава пробаларын алып торабыз. Хәзерге вакытта куркыныч юк. Шулай да чүплекне юкка чыгарырга кирәк. Ә мәйдан зур – 1500 квадрат метр. Эш техник һәм биологик этаплар буенча башкарылачак, – дип тынычландырды Түбән Кама башлыгы.   

Табибларга – квартирлар

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең гомуми системасы 57 процентка, беренчел звеносы 75 процентка белгечләр белән тәэмин ителгән. Узган ел бирегә 46 белгеч килгән, 41 хезмәткәр эштән киткән. Соңгылары, нигездә, лаеклы ялга чыгучылар яки башка шәһәрләргә күченүчеләр. Түбән Кама хастаханәләренә һәм поликлиникаларына тагын 84 белгеч кирәк. 
– Татарстан Президентына мөрәҗәгать иткәч, арендалы торак программасына керү мөмкинлегенә ия булдык. Бирегә эшкә килүче табибларга яшәү өчен урын булачак. Өч ел дәвамында алар социаль ипотека программасына кертеләчәк. Мондый шартлар тудыру белгечләргә ихтыяҗны киметер дип ышанабыз, – дип сөйләде Айдар Метшин. 
Хәзерге вакытта алты медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалган. Шәһәр предприятиеләре ярдәме белән пешкәннәрне дәвалау үзәге төзеләчәк, «ТАИФ» һәм «СОГАЗ» предприятиеләре үз медицина үзәкләрен булдырачак. Шулай ук ашыгыч ярдәм станциясендә төзекләндерү эшләрен тәмамлау, районда яңа ФАПлар төзү планлаштырыла. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: